Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча,
уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм
бәхетле булырга өйрәнсәк иде.
Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның нинди фикерләргә таянганын аңларбыз.
Еш кына кеше үз бәхетенә үзе каршы чыга, үзенең нинди бәхетле икәнен аңларга, танырга теләми. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Берәүләр өчен ул – байлык, икенчеләр өчен – дәрәҗә, өченчеләр өчен - матурлык, уңышка ирешү, танылган булу һ.б. Мондагы исемлекне тагы да тулыландырып була, әмма мин берсен генә мисал итеп китереп үтәм.
Әйе, бик күп кеше бәхетне матди яктан җитеш тормышта яшәүдә күрә. Әмма бәхет – ул тотып карый торган матди әйбер түгел. Кеше тормышының билгеле бер этабында матди яктан авырлыкларда яшәсә дә, үзен бәхетле тоярга һәм җитеш тормышта яшәгән вакытта да күңеленә тынычлык, рәхәтлек тапмыйча яшәргә мөмкин. Күпләр тормышның мондый очракларында калганы бар. Килешәсезме, чыннан да, кеше бөтенләй дә бәхетле булырга “тиеш булмаган” вакытта бик бәхетле гомер кичерергә мөмкин һәм киресенчә.
Димәк, бәхет күпкә зуррак, мәгънәлерәк төшенчә. Бәхет – ул халәт, ул кешенең эчке дөньясыннан риза булып, канәгать йөрүе.
Шуңа да кайбер кеше бәхетне саулык-сәламәтлектә, күңел тынычлыгында, үзе яшәгән җирлектә иминлек-тынычлык хакимлек итүендә, өсте бөтен, тамагы тук булуда күрә. Менә шушы төшенчәләр бәхет хакындагы билгеләмәгә якынрак та инде. Тик монда да үз нечкәлекләре бар.
Динебез Исламда һәрбер сорауга җавап әзер.
Әгәр уйлансак, кеше тормышын, аның күзаллауларын, бу дөньяга карашын тәртипкә китерер өчен берничә аятьне һәм хәдисне үзеңә девиз итеп алу җитә. Тик бу, укыдым да – оныттым булырга тиеш түгел. Шуларның берничәсен карап үтик:
1. “Шиксез, Ул – Аллаһы барча мәхлукатны ризыкландыручы вә бик олуг куәт ияседер”.
«Зарият / Таратучы», 51:58
Кеше тормышында югарыга менү чорлары да, түбәнгә тәгәрәү вакытлары да була. Көчле рухлы мөэмин-мөселман һәрвакыт авырлыкларның вакытлыча гына булганын һәм Аллаһыдан сынау икәнлеген аңлый, сабырсызлык, ашыгучанлык күрсәтми. Хәтта Җир йөзендәге барлык кеше аңа каршы булган очракта да, Аллаһының рәхмәте булса, Ул колын ташламаячак, ризыксыз калдырмаячак.
2. “Аллаһы беркемгә дә көченнән килмәслек нәрсә йөкләми”.
«Әл-Бәкара / Сыер», 2:286
Тормышының иң авыр вакыты дип уйлап, төшенкелеккә бирелгән кеше Коръәндәге әлеге аятьне исенә төшерә. Әгәр дә сиңа берәр авырлык килде икән, бел: Аллаһы адәм баласына күтәрә алмаслык сынау бирми. Сорау бер: ул сынау аңа нәрсә өчен бирелде һәм аны лаеклы рәвештә үтәр өчен нишләргә?
3. “Һичшиксез, (чиккән һәр) авырлыктан соң җиңеллек бар”.
«Инширах / Ачмак», 94:5
Булган борчу-мәшәкатьләреңнең очы-кырые күренмәгәндә, бу аятьне исеңә төшер. Һәр авырлыктан соң җиңеллек килә, яңгырдан соң салават күпере чыга.
Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең хәдисләре кешенең бәхеткә, гомумән тормышка карата булган карашын уңай якка үзгәртә, уй-фикерләрен тәртипкә китерә.
Кайбер хәдисләрне карап үтик:
1. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Кем иртә белән иминлектә, саулыкта, бер көнлек ризыгы булган халәттә йокыдан уянса, ул җир йөзенең бөтен байлыгына ия кеше кебек булыр”, – дигән.
Гадәттә адәм баласы иртә белән күзен ачу белән үк көн дәвамында хәл итәсе проблемаларын, борчу-мәшәкатьләрен исенә төшерә. Еш кына әллә нәрсәләр уйлап, үзенчә фаразлап, үзен җир йөзендәге иң күп авырлыклары булган кеше итеп фикер йөртә башлый. Бер мизгелгә генә тукталыйк әле. Без сау-сәламәт көе, иминлектә йокыдан уяндык. Ә йокыдан уяна алганбыз икән, димәк, безгә Аллаһы Тәгалә тагын бер көн гомер биргән. Һәм аны ничек үткәрүебез безнең бары үзебездән генә тора. Йокыдан уяну-уянмавыбыз Аллаһыдан торса, көнебезнең ни рәвешле узачагы бары безнең үзебезгә бәйле. Көн дәвамында юкка-барга зарланып йөрибезме, әллә Аллаһыга булганына шөкер итеп, яңа туган көннең ямен күрергә тырышабызмы?! Һәркем үзенчә хәл итәчәк, билгеле.
2. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Үзегездән югары булганнарга түгел, ә түбән булганнарга карагыз. Бу сезгә Аллаһы сезгә биргән нигъмәтләрне ким итеп күрмәскә булышыр”, – дигән.
Еш кына адәм баласы шөкерсезлек күрсәтә. Инсан дигән сүз дә гарәпчәдән нәсийә, ягъни онытучы, дип тәрҗемә ителә. Кеше Аллаһының биргән нигъмәтләренең кадерен белми, ә кадерен белеп, рәхәтен күреп яшәгәндә авырлыклар килсә, бәхетле чакларын бик тиз оныта. Бүген җитеш, мул халәттә яшәп, иртәгә берникадәр авырлыклар белән очрашса, зарлана башлый, үзен иң бәхетсез кеше дип саный. Ә бәлки кеше, тормышының бу вакытларында аннан да авыррак хәлдә калучылар барлыгын истә тотарга тиештер?! Ә бәлки бүген кеше ия булган, әмма кадерен белмәгән нигъмәтләр турында берәүләр көн-төн Аллаһыга дога кылып ялвара, шуның хакта хыялланып яшидер? Бүгенге заман кешесенә нәкъ менә болар хакында уйлану җитми дә инде.
3. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Байлык – мал күплеге түгел, хакыйкый байлык – күңел байлыгы”, – дигән.
Кем соң ул күңеле бай булган кеше? Ул нинди сыйфатларга ия? Аның өстенлеге нидә? Күңеле бай кеше – ул күркәм холыкка ия булып, тәкәбберлек, саранлык, икейөзлеләнү һ.б. кебек начар гадәтләрдән ерак булган, һәрдаим шөкер кылып яшәүче. Андыйларны фани дөньяның юк-бар борчулары, берәүләрнең уңышлары хафага салмый. Алар башка кешеләрдәге бәхетне үзенеке кебек итеп кабул итә, әйләнә-тирәдәгеләр өчен куана, кирәк вакытта ярдәм итә белә. Башкалар ярдәмгә мохтаҗ булганда, моннан үзләренә файда көтмичә, ихластан булыша. Үзләре авырлыкка төшкәндә ярдәмне Аллаһыдан гына сорап, сабыр була, сабырсызлык күрсәтеп, бөтен дөньясын гаепли башламый. Бу кешеләр, чыннан да бәхетле, чөнки моңа һәркем ирешә алмый. Чынлыкта, бу бик зур сабырлык, тырышлык таләп итә. Бу пәйгамбәрләр, изге кешеләрнең халәте. Һәм әгәр Аллаһының рәхмәте белән син әлеге сыйфатларны үзеңдә табасың икән, син бик тә бәхетле булырга тиеш.
Югарыда бәхет төшенчәсенә кагылышлы бары тик берничә аять, хәдис кенә китерелде, ә алар бихисап. Тормышыбызны яхшы якка үзгәртергә теләсәк, боларны белү дә җитәдер. Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.
Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый, дидек. Килешерсез. Әмма, ничек кенә аңлатырга тырышсак та, кеше күңеле тыныч булганда гына тулаем бәхетле була ала. Ә нәрсә соң ул күңел тыныч булу? Ул – җаныңның синең кылганнарыңнан канәгать булуы, чөнки җан – ул кешенең нигезе, асылы. Җаннар без бу дөньяга җибәрелгәнче ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылганнар. Аларга да ризык кирәк. Җанның ризыгы – үзен яратучыга табынып, аңа шөкер итеп, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәве. Тән нәфескә ияреп хаталар кылып яшәгәндә җан моңа риза булмый, ә җан риза булмаган очракта күңел тынычлык таба алмый. Ә бәхет – күңел тынычлыгында, дидек. Боларны кабул итү-итмәү һәркемнең үз эше. Әмма нәрсә генә дисәк тә, барыбызның да бәхетле буласы килә.
Айсылу Юлдашева