Кайс бин Мәхрамнан (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырыла, ул әйтте: «Мин һәм Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм Фил елында тудык» (Тирмизи). Бу хәдистә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Фил елында туган. Гарәпләрдә тарихи чорларны елның бөек вакыйгалары белән билгеләү гадәте булган, шундыйларның иң мәшһүре — филләр белән бәйле булган вакыйга.

Кайс бин Мәхрамнан (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырыла, ул әйтте: «Мин һәм Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм Фил елында тудык» (Тирмизи). Бу хәдистә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Фил елында туган. Гарәпләрдә тарихи чорларны елның бөек вакыйгалары белән билгеләү гадәте булган, шундыйларның иң мәшһүре — филләр белән бәйле булган вакыйга.

Аның кыскача тарихы түбәндәгедән гыйбарәт.

Абиссиния (Эфиопия) Йәмән илен яулап алганнан соң, абиссин патшасы Йәмәннең хәлифәсе итеп Әбрәхә әл-Әшрама дигән кешене билгеләгән. Әбрәхә барлык абиссиннар кебек насара динендә булган. Сана шәһәрендә бер зиннәтле чиркәү төзеткән һәм аны Калийс дип атаган. Ул гарәпләрне Кәгъбәтуллага түгел, ә шул чиркәүгә хаҗ кылырга мәҗбүр итәргә тырышкан. Бу эш уңышсыз булганга күрә, Әбрәхә үз максатына көч кулланып ирешергә карар кылган. Ул Кәгъбәтулланы җимереп, барлык кешеләрне үз чиркәвенә юнәлдерергә теләгән. Моның өчен зур гаскәр җыйган һәм сугышка кирәк булган барлык әйберләрне әзерләгән. Әбрәхә гарәпләрнең күңелләренә курку салыр өчен, күпсанлы филләр белән Мәккә тарафына юнәлгән. Юлда бернинди киртәләр очрамагач, ул Мәккәгә Таиф шәһәре ягыннан якынайган һәм үз гаскәре белән Мугаммис дигән җирдә туктаган. Шуннан соң Әбрәхә Мәккәгә юлчабарын җибәргән һәм аңа шәһәрнең аксакалын алып килергә кушкан. Юлчабар шунда барган һәм Кораеш кабиләсенең аксакалын — Габделмутталибны алып кайткан. Аксакал озын буйлы, зур гәүдәле һәм тәэсирле кыяфәткә ия булган.

Әбрәхә аны күргәч, сокланган, үз тәхетеннән торып Габделмутталиб янына килгән. Келәмгә утырып, тәрҗемәчесенә әйткән:

— Сора аннан, ул миннән нәрсә теләр иде?

— Синең сугышчыларың минем 200 дөямне урлап киттеләр, аларны миңа кайтар, — дип әйткән Габдел­мутталиб.

Шунда Әбрәхә тәрҗемәчесенә болай дип әйтергә кушкан:

— Мин кыяфәтеңне күреп сокланган идем, ләкин сүзләреңне ишеткәч, сиңа карата фикерем үзгәрде. Мин Кәгъбәтулланы — динегезнең мөбарәк йортын җимерергә килдем, ә син 200 дөяңне сорыйсың, — дигән.

— Мин — дөяләрнең хуҗасы, ә Кәгъбәтулланың үз хуҗасы бар. Ул аны үзе саклаячак, — дип җавап биргән Габделмутталиб.

— Миннән саклый алмас, — дип әйткән Әбрәхә.

— Ничек телисең, шулай эшлә, — дигән Габделмутталиб.

Аңа дөяләрен кайтарганнар.

Мәккәгә әйләнеп кайтканнан соң, Габделмутталиб барлык кешеләргә тауларга китәргә әмер биргән, үзе белән берничә кеше Кәгъбәтулла янына килгәннәр һәм капкасының боҗраларын тотып дога кылганнар, Аллаһтан ярдәм сораганнар.

Әбрәхә үзенең гаскәрен һәм филләрен җыеп, Кәгъбәтулланы җимерү нияте белән, юлга чыккан. Кинәт, ниндидер сәбәп аркасында, филләр җиргә ятканнар һәм торырга теләмәгәннәр. Кире тарафка алар бик теләп барганнар, әмма Кәгъбәтуллага борганда, барудан баш тартканнар.

Көтелмәгәндә, Аллаһның ихтыяры буенча, төркем-төркем кошлар очып килгән һәм дошманнарга ташлар ыргыта башлаганнар. Таш эләккән һәр сугышчы шунда ук һәлак булган. Гаскәр тулысынча тар-мар ителгән, ә Әбрәхәнең тәне тарала башлаган. Аны Сана шәһәренә алып кайтканнар, шунда ул үлгән.

Нәкъ менә шул елны Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм анасының карынында иде. Шул вакыйга Әбрәхә гаскәренең җиңелүенә сәбәп булды. Бу Пәйгамбәребезнең бөек шәхес булуына ишарәли.

Бу вакыйга турында Аллаһы Тәгалә «Фил» сүрәсен иңдерде.

أَلَمْ تَرَ كَيْفَ فَعَلَ رَبُّكَ بِأَصْحَابِ الْفِيلِ أَلَمْ يَجْعَلْ كَيْدَهُمْ فِي تَضْلِيلٍ وَأَرْسَلَ عَلَيْهِمْ طَيْرًا أَبَابِيلَ تَرْمِيهِم بِحِجَارَةٍ مِّن سِجِّيلٍ فَجَعَلَهُمْ كَعَصْفٍ مَّأْكُولٍ 1.

Раббыңның фил хуҗаларын нишләткәнен күрмәдеңмени? (2) Аллаһ аларның мәкерле теләкләрен юкка чыгармадымыни? (3) Аллаһ аларның өстенә төркем-төркем Әбабил кошларын җибәрде. (4) Алар өстенә кызган утлы ташлар яудырды. (5) Соңыннан Ул аларны орлыгы сугып алынган салам кебек тет­кәләп бетерде.

Дошман тар-мар ителгәннән соң, Аллаһның чиксез рәхмәте һәм рөхсәте белән бөтен дөньяда изге нур балкыды. Бу нур — сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууы.

Әминә, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне тудырганда, башка хатыннарда була торган бернинди авырлыклар сизмәде, ләкин ул изге төшләр күрде. Аларда хәбәр бирелде: «Дөреслектә, син үзеңдә бу өммәтнең бөек кешесен йөртәсең. Аңа Мөхәммәд дигән исем бирерсең» Шундый төшләрне Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бабасы Габделмутталиб та күрде.

Фил гаскәрен Аллаһы Тәгалә һәлак иткәннән соң илле көн узгач, Әминә бөтен галәмнәргә сөенеч, шатлык, бәхет китерүче изге, нурлы бала тудырды. Әлеге бөек көн — Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче көне иде. Бу мөбарәк көнне кешеләр күп кенә гадәти булмаган вакыйгаларга шаһит булдылар.

1. Сыннар, потлар урыннарыннан кузгалды, ә кайберләре сәҗдә кылды, чөнки аларны җимерәчәк кеше дөньяга килде.

2. Мәккәдән чыккан нур Шам (Сүрия) сарайларын нурландырды, чөнки бөтен дөнья буенча иман нурын таратучы кеше туды.

3. Хишам бин Урва сүзләре буенча, бу көнне бер яһүди — Мәккә сәүдәгәре — кораешлар утырган урынга килде һәм әйтте: «Әй кораешлар, бүген сездә бер бала тумадымы?» Алар: «Белмибез», — диделәр. Яһүди әйтте: «Аллаһу әкбәр! Белмәсәгез, белегез. Мин әйткән сүзләрне истә калдырыгыз. Бүген бу өммәтнең пәйгамбәре дөньяга килде. Аның ике калак сөяге арасында бер билге бар», — диде.

4. Хассан бин Сабит (Аллаһ аннан разый булсын) сөйләде: «Миңа җиде-сигез яшь иде. Мин күргән һәм ишеткән нәрсәләрне аңлый идем. Бер көнне иртә белән Ясрибта (хәзерге Мәдинә шәһәре) бер яһүд кешесе кычкырып әйтте: «Әй яһүдиләр!» Аның янында кешеләр җыелды. Мин аларның сорауларын ишеттем: «Нәрсә булды сиңа, бичара?» Ул әйтте: «Дөреслектә, бүген Әхмәд (Пәйгамбәребезнең икенче исеме) исемле йолдыз балкыды, ул бүген төнлә туачак», — диде.

5. Мәхзум бин Хани әл-Мәхзуми сөйләве буенча, Пәгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган төнне фарсылар патшасы Хәсрәүнең террасасы тетрәнде, унике балконы җимерелде. Утка табынучыларның мең еллар дәвамында өзлексез янган утлары сүнде.

6. Аллаһның Расүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган елда яңгыр күп яуды: игеннәр, җиләк-җимешләр башка елларга караганда күпкә уңышлырак булды.

Ошбу сүзләр кемгәдер сәер булып күренергә мөмкин, ләкин бу — хаклык. Ул вакыйгалар төрле тарихчылар тарафыннан өйрәнелде. Алар барысы да бу вакыйгаларның бернинди арттырусыз булганлыгын раслады. Әлеге вакыйгалар Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең киләчәктә бөек шәхес булачагын күрсәтте.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бабасы Габделмутталиб, оныгының тууын белгәч, бик сөенде, тизрәк аны күрергә ашыкты. Оныгын кулына алып үпте, шуннан соң аны саклык белән изге Кәгъбәтулла янына алып килде. Габделмутталиб Аллаһка шөкер итте, оныгы өчен дога кылды, аннары аңа Мөхәммәд дигән исем кушты.

Барчабызга сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтләрен үтәп яшәргә насыйп булсын!

                                                                                                                                      Нияз хәзрәт Сабиров,

                                                                                                                                  Апанай мәчетенең имам-хатыйбы,

                                                                                                                                        тарих фәннәре кандидаты