Бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм Тәрбиячесе булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә мактауларыбыз һәм олуглауларыбыз булса иде. Барча пәйгамбәрләрнең имамы булган Аллаһның Расүле – Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә һәм барлык сәхабәләренә сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

        Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәү нияте белән мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезне динебезнең күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

 

        Бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм Тәрбиячесе булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә мактауларыбыз һәм олуглауларыбыз булса иде. Барча пәйгамбәрләрнең имамы булган Аллаһның Расүле – Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә һәм барлык сәхабәләренә сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

        Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәү нияте белән мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезне динебезнең күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

        Мөхтәрәм мөселманнар! Әгәр: “Мөселман нинди булырга тиеш?” – дигән сорау бирелсә, без: “Ул әдәпле, әхлаклы булырга тиеш,” – дип җавап бирәчәкбез. Әдәп – ул тәрбиялелек, эчке культура. Яхшы холыкка ия булган, үз-үзен тота һәм башкалар белән аралаша белә торган кешегә әдәпле диләр.

        Әдәп – ул эчке байлык. Ул кешенең тышкы гамәлләрендә күренә. Әдәп белән инсан Аллаһы Тәгаләнең башка мәхлукларыннан аерылып тора. Аллаһы Раббыбызның дуслары, әүлияләр нәкъ менә әдәпле булу аркасында югары рухи дәрәҗәләргә ирешкәннәр, чөнки алар әдәпне бөтен галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәхәммәд галәйһиссәлләм хәзрәтләреннән өйрәнгәннәр. Аллаһның расүле гәләйһиссәлләм үз чиратында әйткән: “Миңа тәрбияне Аллаһ үзе бирде, һәм бу тәрбия нинди күркәм булды”, – дигән (Суюти “Җәмиг әс-сәгыйрь”). Сәхабәләр Пәйгамбәребез галәйһиссәлләмнең күркәм яшәү рәвешен, әдәбен күреп бик сокланганнар. Әнәс бин Мәлик (Аллаһ аннан разый булса иде) дигән сәхабә әйткән: “Мин Аллаһның расүле гәләйһиссәлләмгә ун ел хезмәт кылдым. Бер мәртәбә дә ямьсез сүз сөйләгәнен ишетмәдем. Беркайчан да: ”Бу эшне ник болай эшләдең?” – дип ачуланганын күрмәдем”, – дигән (Мөслим).

        Хөрмәтле җәмәгать! Әгәр кеше үзен иманлы дип саный икән, димәк, ул әдәпле, әхлаклы булырга тиеш. Мөселманнарның бөек шагыйре, хикмәт иясе Җәләлетдин Руми хәзрәтләре (Аллаһ аны үз рәхмәтеннән аермаса иде): “Әй, кардәшем, ач күзләреңне һәм Аллаһы Тәгаләнең кәләмен баштан ахырга кадәр укы. Коръәннең һәрбер аяте әдәпкә өйрәтә”, – дигән. Мәшһүр Ислам галиме Әхмәд Фарук Сирхинди (Аллаһы Тәгалә аны үз рәхмәтеннән аермаса иде) әйткән: “Әгәр кеше әдәп кагыйдәләрен үтәмәсә, ул Аллаһы Тәгаләнең юлында югары дәрәҗәләргә ирешә алмас, Раббысына якын була алмас, чөнки хак мөселманның билгесе – әдәп”, – дигән.

        Әдәп – ул иманлы кешенең иң зур байлыгы, хәзинәсе. Ул кешене Аллаһның рәхмәтенә һәм ризалыгына илтә. Танылган әүлияләрнең берсе Хуҗа Бәһаэддин Нәкышбәнди хәзрәтләре (Аллаһы Тәгалә аны үз рәхмәтеннән аермаса иде) әдәп кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәргә тырышкан. Ул әйткән: “Остазым миңа һәрвакыт ятимнәргә, фәкыйрьләргә, мохтаҗларга, авыруларга ярдәм итәргә, аларга хезмәт итәргә куша иде. Җиде ел буе Аллаһның мәхлукларына хезмәт иттем, аларга карата әдәпле булырга тырыштым һәм шушы әдәп аркасында Аллаһы Тәгалә калебемне ачты. Мин мәхлукларның Аллаһка ялваруларын ишетә башладым”, – дигән.

        Мөхтәрәм мөселманнар! Әдәпкә ия булыр өчен рухи тәрбия кирәк. Рухи тәрбия бирү һәрбер ата-ананың, укытучының, тәрбияченең изге бурычы. Әдәп темасы бик киң һәм ул үз эченә түбәндәгеләрне ала:

        - Аллаһы Тәгаләгә карата әдәп;

        - Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлләмгә әдәп;

        - Пәйгамбәребез галәйһиссәлләмнең варисларына, ягъни галимнәргә һәм әүлияләргә карата әдәп;

        - бөтен мәхлукларга карата әдәп.

        Аллаһы Тәгаләгә карата әдәп. Шуны истә тотарга кирәк, Иблис зур белемнәргә ия булып, фәрештәләрнең остазы булса да, Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм булган, чөнки ул Аллаһы Тәгаләгә карата әдәпсезлек кылган. Белеме булган, ләкин әдәбе булмаган. Шайтанга каршы булган төп коралларның берсе – әдәп. Җәләлетдин Руми язган: “Адәм галәйһиссәлләмгә сәҗдә кылмагач, Иблис әйткән: “Мин бит уттан яратылганмын, ә Адәм исә - балчыктан гына. Мин Адәмнән өстенрәк, ни өчен мин аңа сәҗдә кылырга тиеш?” – дигән. Шулай итеп, Иблис әдәпсезлек кылган, Аллаһның әмерен үтәмәгән, Раббысы белән бәхәсләшкән”. Әүлияләр әйткән: “Әдәпне әдәпсезләрдән өйрәнегез”. Без дә шайтанның әдәпсезлегеннән гыйбрәт алырга тиеш.

        Мөхтәрәм мөселманнар! Аллаһы Тәгаләгә карата әдәпле булган кеше начар, гөнаһлы гамәлләрдән ерак була, ул үзенең хаталарын, кимчелекләрен төзәтергә тырыша. Ул үзенең яхшылыклары белән алданмый. Кешедә изге гамәлләр никадәр күп булса да, алар Аллаһның рәхмәте, юмартлыгы каршында диңгезгә чүлмәктән түгелгән су кебек, ягъни Аллаһы Тәгаләгә аның нигъмәтләре өчен тулысынча шөкрана кылып бетерә алмыйбыз, шуңа күрә Аллаһка карата әдәпле булган кеше үз Раббысына һәрдаим шөкрана кыла, изге гамәлләр башкара. Ул Раббысы язган тәкъдиреннән зарланмый. Әгәр аңа бер авырлык килсә, ул гаепне әүвәл үзендә эзләячәк. Бәлки мин Аллаһка карата әдәпсезлек кылганмын, бәлки мин нәфескә ияргәнмен, дип уйлаячак. Галәмнәр Раббысына әдәпле булган кеше Аллаһ хозурында булганын һәм барлык нәрсәнең хуҗасы Бөек Аллаһ икәнлеген онытмый.

        Беркөнне ниндидер галим яшь Баязид Бистамины күргән. Егет, яшьлегенә карамастан, тирә-якта үзенең сәләте һәм тәкъвалыгы белән танылган. Галим, бу егетне сынар өчен, аңа шундый сорау биргән: “Әй, егет! Син намазны җиренә җиткереп укый аласыңмы?” – дигән. Баязид Бистами аңа: “Әйе, Аллаһның рәхмәте белән укый алам”, – дип җавап биргән. Галим дәвам итеп: “Ничек укыйсың?” – дип сораган. Баязид Бистами: “Намаз укыр алдыннан мин әйтәм: “Йә Раббым! Минем намазамны кабул кыл. Синең әмереңне үтәр өчен каршыңа бастым”. Шундый хисләр белән мин: “Аллаһу әкбәр!” – дип әйтәм. Шуннан соң әкрен генә Коръән укыйм, аннары Аллаһны олылап рөкүгъ, сәҗдә кылам һәм сәлам биреп намазны тәмамлыйм, – дип җавап биргән. Галим әйткән: “Әй, Аллаһның колы! Шундый аңың була торып, ни өчен син башка кешеләргә үз башыңны сыйпарга рөхсәт бирәсең? Аларның мактаулары синдә тәкәбберлекне уятырга мөмкин, бу сыйфатны булдырмаска тырышырга кирәк”. Баязид Бистами галимгә: “Алар бит мине сыйпамый, ә Аллаһ миңа биргән чәчнең матурлыгына соклана. Үземнеке булмаган әйбергә орынмагыз дип әйтә алмыйм”, - дигән”. Аллаһы Тәгаләгә карата әдәпле булган кеше, намаз укыганда гына түгел, башка вакытта да әдәпле, ихласлы булып кала.

        Давыд Таи дигән галим сөйләгән: “Мин егерме ел буе бөек галим Әбү Хәнифә белән тордым. Шул вакыт эчендә мин бер мәртәбә дә аның кешеләр арасында һәм ялгыз булганда баш киемсез булганын һәм ял итәргә теләсә, беркайчан да аякларын сузып утырганын күрмәдем”. Бервакыт сорадым: “Хәзрәт, ни өчен сез үзегез генә булган вакытта да аякларыгызны сузып утырмыйсыз?” – дидем. Ул җавабында: “Һәрвакыт, бөтен җирдә Аллаһы Тәгаләгә карата әдәп кагыйдәләрен үтәргә тырышам, чөнки Ул мине һәрдаим күреп тора”, – диде. Шулай итеп, Аллаһка якын булган кешеләр һәрвакыт үзләрен Аллаһ янында булганлыкларын истә тоталар. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә Үзенең китабында болай ди: يَعْلَمُ مَا يَلِجُ فِي الْأَرْضِ وَمَا يَخْرُجُ مِنْهَا وَمَا يَنزِلُ مِنَ السَّمَاء وَمَا يَعْرُجُ فِيهَا وَهُوَ مَعَكُمْ أَيْنَ مَا كُنتُمْ وَاللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ

“Җирдән ни чыга, Җиргә ни керә, Күктән ни иңә, Күккә ни менә – барысын да Ул белеп тора. Сез кайда гына булсагыз да, Аллаһ сезнең янда булыр. Аллаһ гамәлләрегезне күреп тора” (“Хәдид” сүрәсе, 4нче аять).

        Сөләйман Швайгер дигән бер христиан дине әһеле үзенең сәфәр көндәлегендә: “Мөселманнар хәтта мунчада да үз гаурәтләрен каплап юыналар. Нинди бөек әхлакка ия бу кешеләр! Без варварлар дип атаган бу кешеләрдән әдәп кагыйдәләрен өйрәнергә тиеш”, - дип язган.     

        Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хәзрәтләренә карата булган әдәп. Сәхабәләр сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә карата һәрвакыт әдәпле булганнар. Алар: “Без Аллаһның расүле галәйһиссәләмнең нәсыйхәтләрен тыңлаганда, күңелләребез Раббыбыз Аллаһка һәм Аның пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәләмгә карата мәхәббәт һәм әдәп белән тула иде, әйтерсең лә башларыбызга кошлар кунган һәм әгәр без хәрәкәтләнсәк, ул кошлар очып китәр иде”, - дигән (Ибн Мәҗә).

        Сәхабәләр Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә сорау бирергә һәм аның күзләренә туры карарга да оялганнар. Хәтта Аллаһның расүле Мөхәммәд галәйһиссәләм янәшәсендә еш булган сәхабәләр дә, аңа карата әдәп саклап, аның күзләренә ачык карый алмаганнар. Имам Тирмизи (Аллаһның рәхмәтендә булсын) хәбәр иткәнчә, бары тик Әбү Бәкер белән Гомәр (Аллаһ алардан разый булсын) генә аның күзләренә карап сөйләшә алганнар, калган сәхабәләр Пәйгамбәребез галәйһиссәләм белән сөйләшкәндә күзләрен читкә ала иделәр.

        Гамр бин Гас (Аллаһ аннан разый булсын) үз гомеренең соңгы минутларында сөйләгән: “Мин озак вакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәләм янында тордым, ләкин аны бик хөрмәт иткәнгә һәм оялганга күрә, башымны күтәреп аңа озак карый алмадым. Әгәр бүген миннән аның йөзе турында сорасалар, ышаныгыз миңа, сөйләп бирә алмас идем”, – дигән (Мөслим).

        Коръәндә пәйгамбәрләрнең исемнәре китерелгән булса да, Аллаһы Тәгалә соңгы пәйгамбәргә бер тапкыр да “Йә Мөхәммәд” дип мөрәҗәгать итмәде. Аллаһы Раббыбыз аңа “Йә нәби”, “Йә Расүл”, дип эндәште. Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарга Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә карата әдәпле булырга боерды. Бу турыда “Нур” сүрәсенең 63нче аятендә әйтелгән: لَا تَجْعَلُوا دُعَاء الرَّسُولِ بَيْنَكُمْ كَدُعَاء بَعْضِكُم بَعْضًا قَدْ يَعْلَمُ اللَّهُ الَّذِينَ يَتَسَلَّلُونَ مِنكُمْ لِوَاذًا فَلْيَحْذَرِ الَّذِينَ يُخَالِفُونَ عَنْ أَمْرِهِ أَن تُصِيبَهُمْ فِتْنَةٌ أَوْ يُصِيبَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ “Бер-берегезне чакырган кебек, Пәйгамбәрне дә шулай чакырмагыз. Арагыздан бәгъзеләрегез юкны сылтау итеп, мыштым гына (рөхсәтсез) качып киткәннәрне Аллаһ белә. Аң булыгыз, Аның әмереннән качып китеп (бу дөньяда) үзегезгә фетнә-бәла чакыра күрмәгез яки (Ахирәттә) андыйларга бик хәтәр җәза китереп сугуы бар”.

        Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булсын) бу аять турында болай дигән: “Кешеләр Аллаһның расүле галәйһиссәләмгә “Йә Мөхәммәд”, “Йә Әбүлкасыйм” дип эндәшәләр иде. Аллаһы Тәгалә аның дәрәҗәсен күтәрер өчен, алай дип әйтергә тыйды, шуннан соң кешеләр Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә “Йә нәби”, “Йә Расүл”, дип мөрәҗәгать итә башладылар.

        Бер солтан тормышыннан мисал китерәм. Габделгазиз исемле солтан авырып, урын җирендә яткан вакытта, аңа нурлы Мәдинә шәһәреннән хәбәр килә. Ул үз ярдәмчеләрен чакыртып: “Миңа аякка басырга ярдәм итегез. Мәдинә шәһәреннән килгән хәбәрне басып тыңларга тиеш. Аллаһның расүле галәйһиссәләмнең күршеләрен ятып тыңлау ярамас”, – дип әйткән. Нурлы Мәдинәдән хат килгән саен, бу солтан тәһарәтен яңартып, кулына хат алып, аны үбеп, маңгаена куеп: “Бу хатта нурлы Мәдинәнең тузаны”, - дигән һәм шуннан соң гына хатны укыган.

        Галимнәргә, изгеләргә карата булган әдәп. Пәйгамбәрләрнең варислары булган галимнәргә һәм изгеләргә карата да әдәпле булырга тиешбез. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: “Мөэминнең зирәклегеннән куркыгыз, чөнки ул Аллаһның нуры белән карый”, – дигән (Тирмизи).   

        Мөхтәрәм җәмәгать! Чын галимнәр безгә Аллаһы Тәгаләнең кануннарын җиткерәләр, аларның тырышлыклары белән динебез көчәя һәм тарала. Алар турында хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары” (Әбү Давыд). Әгәр кеше Аллаһы Тәгаләгә карата, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм галимнәребезгә карата әдәпле булса, ул барлык мәхлукларга карата да әдәпле булырга тырышачак. Аллаһы Раббыбыз һәркайсыбызга әдәпле, әхлаклы булып, рухи камиллеккә ирешергә насыйп итсә иде.

                                                                                                           Нияз хәзрәт Сабиров,

                                                                                               Апанай мәчетенең имам-хатыйбы