Ислам диненең төп максаты – кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә безгә шәригать кануннарын иңдергән. Әгәр без шушы илаһи кануннар буенча яшәсәк, фани дөньядагы һәм ахирәттәге тормыш бәхетле, тыныч, матур булачак.
Ислам диненең төп максаты – кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә безгә шәригать кануннарын иңдергән. . Әгәр без шушы илаһи кануннар буенча яшәсәк, фани дөньядагы һәм ахирәттәге тормыш бәхетле, тыныч, матур булачак.
Кешене бәхетсез итә торган сыйфатларның берсе – көнчелек. Бу сыйфат аркасында кеше үзенә һәм башкаларга зыян китерә. Белгәнебезчә, дөньяда беренче гөнаһ шул сыйфат аркасында эшләнде. Адәм галәйһиссәләмнең улы Кабил көнләшеп, үзенең бертуган кардәшен Һабилне үтерде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Ут утынны яндырган кебек көнчелек изге гамәлләрне юкка чыгара” (Әбү Давыд, Бәйһәкый). 100 елдан артык яшәгән бер хикмәтле кешедән сораганнар: “Озак яшәүнең сере нәрсәдә?” “Аллаһка шөкер кылып, көнчелек сыйфатыннан ерак булуда”, – дигән.
Икенче хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: “Бер-берегездән көнләшмәгез, бер-берегезне алдамагыз, бер-берегезгә нәфрәтләнмәгез, артыгыз белән борылмагыз, кардәшләр булыгыз. Дөреслектә, мөселман икенче мөселманга кардәштер. Ул аны рәнҗетергә, ярдәмсез калдырырга, ялганда гаепләргә тиеш түгел. Аның намусына, малына һәм тормышына кул сузу – хәрамдыр. Тәкъвалык менә монда! – Аллаһның расүле өч тапкыр калебенә төртеп күрсәткән дә әйткән: “Әгәр берәү мөселман кардәшен кимсетсә, рәнҗетсә, аңа бу гамәл җитәрлек зарар булыр” (Мөслим).
Динебез тарафынннан рөхсәт ителгән көнчелек бар, аны башкача ак көнчелек дип әйтәләр. Мондый көнчелек кешене изгелеккә этәрә, рухи яктан үстерә, камилләштерә. Бу хакта Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Ике төрле кешедән генә көнләшергә ярый: беренчесе – Аллаһы Тәгалә аңа Коръән байлыгын биргән һәм шуның белән көн-төн мәшгуль булган кеше, икенчесе – Аллаһы Тәгалә аңа күп нигъмәтләр биргән һәм ул шул байлыгын изге юлда сарыф иткән кеше”, – дигән (Бохари, Мөслим). Түбәндәге хәдисне истән чыгармаска кирәк! Бер көнне сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең сәхабәләренә шундый сорау бирде: “Кем ул банкрот?” – диде. “Безнең аңлаубызча бу сүз товарның, акча юклыгын аңлата”, – дип җавап кайтардылар сәхабәләр. Аллаһның расүле әйтте: “Минем өммәтемнән булган банкрот кеше шул булыр – кем Кыямәт көнендә ул укылган намазлары, тотылган уразалары, бирелгән сәдәкалары белән килер ләкин шуның белән бергә ул кемнедер орышкан, кемнедер хур иткән, хаксыз кемнеңдер малын кулланган, кемнеңдер канын түккән, кемгәдер суккан. Һәм шул начар гамәлләр өчен аңа үзенең изге гамәлләре белән түләргә кирәк булачак. Әгәр аның саваплары бетсә, ул рәнҗетелгән кешеләрнең гөнаһларын үзенә алачак. Шуннан соң ул җәһәннәмгә ташланачак”, – диде (Мөслим). Көнчелек сыйфатыннан пакъланыр өчен нишләргә кирәк? – Дини гыйлемнәрне арттырырга; Аллаһның чиксез рәхмәте турында уйланырга; Изге, күркәм холыклы кешеләр белән дус булырга кирәк. Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә: يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُواْ اتَّقُواْ اللّهَ وَكُونُواْ مَعَ الصَّادِقِينَ «Әй, иман китергән кешеләр, Аллаһ каршысында гөнаһ кылудан куркыгыз һәм тугры кешеләр белән бергә булыгыз» (“Тәүбә” сүрәсе, 119нчы аять). Борынгылар әйткәннәр: “Яхшы белән юлдаш булсаң, җитәрсең син моратка, яман белән юлдаш булсаң, калырсың син оятка”. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга үзебездә күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итсә иде.
Нияз хәзрәт Сабиров