• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Апанай мәчетендә 17 февраль көнне ястү намазыннан соң Миграҗ кичәсенә багышланган чара узды.

Бу күркәм мәҗлестә Коръән аятьләре укылды, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Миграҗ кичәсенең тарихын, намазның әһәмиятен бәян итте. Шуннан соң мөнәҗәтләр көйләнде, салаватлар әйтелде, догалар кылынды.

Апанай мәдрәсәсендә "Мәетне соңгы юлга озату" курсларын һәм "Гыйбәдәт исламия" китабы буенча намаз кагыйдәләрен өйрәнү буенча курсларны тәмамлаучы шәкертләргә сертификатлар тапшырылды.

Апанай мәдрәсенең җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабыр изге Раҗәб аеның фазыйләтләре турында һәм шулай ук 17 февраль көнне туган, Апанай мәдрәсәсендә укыган һәм укыткан олуг галим Галимҗан Баруди хәзрәтләре тормышы турында сөйләде.