• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

17 нче декабрь көнендә, Саба мөхтәсибәтендә “Саба укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, шулай ук район башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Һиҗри исәп буенча 1441-1442 нче ел, ягъни Милади белән 2020 нче ел өчен мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәрнең билгеле булуы хакында хәбәр итә. 

4 ноябрь көнне Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе узачак. Башлана 18:30 да.

Әлеге кичәдә Изге Коръән аятьләре, салаватлар, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында касыйдәләр һәм мөнәҗәтләр укылычак, татар һәм рус телләрендә күркәм вәгазьләр сөйләнәчәк.

Узган җомгада ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Апанай мәчетенең 250 еллыгы уңаеннан “Апанай мәчете: тарихы һәм бүгенгесе” дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференциядә мәртәбәле кунаклар, республиканың күренекле галимнәре, Апанаевлар нәселенең варислары катнашты.

Апанай мәчетенә 250 ел тула. Олуг юбилей уңаеннан 27 сентябрьдә ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында (Казан шәһәре, Батурин ур., 7А) мәртәбәле кунаклар, республиканың күренекле дин әһелләре, галимнәр катнашында «Апанай мәчете: тарихы һәм бүгенгесе» дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырыла.

Узган җомгада Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ачык ишекләр көне узды. Апанай мәчете хәзрәтләре, мәдрәсә мөгаллимнәре катнашкан әлеге чарага дини гыйлем алу юлына аяк баскан байтак мөселман кардәшләр - өлкән яшьтәгеләр, балалар килгән иде. Коръән аятьләре укып дога кылганнан соң, килгән кунакларны Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сәламләде