• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • lK8a8EZBO0o.jpg
  • yrjGKj98so8.jpg

Апанай мәчетенә 250 ел тула. Олуг юбилей уңаеннан 27 сентябрьдә ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында (Казан шәһәре, Батурин ур., 7А) мәртәбәле кунаклар, республиканың күренекле дин әһелләре, галимнәр катнашында «Апанай мәчете: тарихы һәм бүгенгесе» дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырыла.

Конференция кысаларында Апанай мәчетенең тарихы һәм бүгенгесе, татарларда дини мәгариф системасының формалашуы, Апанаевлар нәселе варисларының язмышы, Апанай мәчете карамагындагы “Касыймия” мәдрәсәсе тарихы турында чыгышлар ясалачак; Апанай мәчете турындагы фильмның презентациясе булачак.

Конференцияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан шәһәренең Апанай мәчете белән берлектә уздыра.

Апанай мәчете –  Казанда Екатерина II боерыгы белән 1768-1769 елларда төзелгән ике таш мәчетнең (беренчесе - Мәрҗани мәчете) берсе.  Ул вакытта Иске Татар бистәсендә яшәүчеләр Рәсәй патшабикәсеннән таш мәчетләр төзергә рөхсәт сорыйлар. Патшабикә уңай җавап бирә. Бу уңайдан бер кызыклы тарихи факт бар. Ул заманда мәчетләр төзелешенә каршы чыгучылар була, бигрәк тә манаралар биеклеге эчләрен пошыра. Шул чакта Әби патшаның: “Мин аларга җирдәге урыннарын күрсәттем, ә күк минем биләмә түгел!” - дигән сүзләре мәгълүм.

Апанай мәчете ТатҮБКПрезидиумының  карары нигезендә 1930 елда  ябыла. Совет чорында манара, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке як өч катка бүленә. Декоратив элементларның күбесе юк ителә. Бинада балалар бакчасы урнаштырыла.

1995 елда мәчетне мөселман мәхәлләсенә кайтаралар. Шул вакыттан алып фаҗигале төстә вафат булган көненә кадәр мәшһүр дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов мәчетнең имамы булып торды.

Апанай мәхәлләсе бөтен Россиягә билгеле булган “Иман” нәшрияты эшчәнлеген бүгенге көндә дә дәвам иттерә.