Апанай мәчете –  Казанда Екатерина II боерыгы белән 1768-1769нчы елларда төзелгән ике таш мәчетнең (беренчесе - Мәрҗәни мәчете) берсе.  Ул вакытта Иске Татар бистәсендә яшәүчеләр Рәсәй дәүләте башлыгыннан таш мәчетләр төзергә рөхсәт сорыйлар. Патшабикә уңай җавап бирә. Бу уңайдан кызыклы тарихи бер факт. Ул заманда мәчетләр төзелешенә каршы чыгучылар була, бигрәк тә манаралар биеклеге эчләрен пошыра. Шул чакта Әби патшаның: “Мин аларга җирдәге урыннарын күрсәттем, ә күк минем биләмә түгел!” дигән сүзләре мәгълүм.

apanay5

Апанай мәчете ТатҮБК Президиумының  карары нигезендә 1930 елда  ябыла. Совет чорында манара, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке як өч катка бүленә. Декоратив элементларның күбесе юк ителә. Бинада балалар бакчасы урнаштырыла.

apanay6

1995 елда мәчетне мөселман мәхәлләсенә кайтаралар. Шул вакыттан алып, фаҗигале төстә вафат булган көненә кадәр, мәчетнең имамы мәшһүр дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов булды. Апанай мәхәлләсе бөтен Россиягә билгеле булган “Иман” нәшрияты эшчәнлеген дәвам иттерә.

apanay1

Бүгенге көндә мәчетнең имам-хатыйбы булып 1999 елдан бирле Вәлиулла хәзрәт янында хезмәт иткән җөмһүриятебезнең билгеле дин әһеле Нияз хәзрәт Сабиров эшли. Мәчет Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибәтенә керә (мөхтәсиб – Мансур хәзрәт Җәләлетдинов).

apanay3

1997-2011 елларда Апанай мәчетендә комплекслы төзекләндерү эшләре үткәрелде. Манара, михраб, эчке яктагы ике этажы торгызыла.  Мәчет федераль әһәмияткә ия һәйкәлләр исемлегенә керә.

apanay10

Мәчет янында зур булмаган административ бина тора. Шул бинада ирләр һәм хатыннар өчен тәһарәтханәләр урнашкан.

0 a7a25 117d3153 XL

Мәчеттә ел дәвамында балалар һәм олылар өчен ислам нигезләре буенча дәресләр үткәрелә. Җәйге каникуллар вакытында мәктәп яшендәге балалар өчен әхлак дәресләре уздырыла. Әлеге дәресләрдә балаларга ислам нигезләрен һәм әхлак кагыйдәләрен өйрәтәләр. Шулай ук мәдәни чаралар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, уеннар оештырыла.

 Имам-хатыб: Нияз хәзрәт Сабиров

Адрес: 420022, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Каюма Насыри урамы, 27 йорт

Телефон: 8 (843) 293-42-92