• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Мәдрәсә шәкертләре өчен уку ярдәмлеге эзләп йөри торгач, бер китап кибетенә юлыктым. Хәйран калып карап торам: дивар буйлап идәннән түшәмгә кадәр тезелеп киткән шүрлекләрдә, өстәл өсләрендә, хәтта идәндәге тартмаларда да китап... Әбүгалисина мәгарәсе диярсең. Бу «Иман» нәшриятының Апанай мәчетендә урнашкан китап кибете булып чыкты. Татарстанда әлеге нәшриятта басылып чыккан китапларны укымаган татар кешесе юктыр, дип беләм.

{xtypo_dropcap}M{/xtypo_dropcap}әдрәсә шәкертләре өчен уку ярдәмлеге эзләп йөри торгач, бер китап кибетенә юлыктым. Хәйран калып карап торам: дивар буйлап идәннән түшәмгә кадәр тезелеп киткән шүрлекләрдә, өстәл өсләрендә, хәтта идәндәге тартмаларда да китап... Әбүгалисина мәгарәсе диярсең. Бу «Иман» нәшриятының Апанай мәчетендә урнашкан китап кибете булып чыкты. Татарстанда әлеге нәшриятта басылып чыккан китапларны укымаган татар кешесе юктыр, дип беләм.

Билгеле булганча, егерменче гасырның 80-90 нчы елларында дингә ирек бирелгәч, дәүләтнең ярдәме белән мәчетләр ачыла, иске мәдрәсәләр торгызыла башлады. Әмма халыкның әлифнең таяк икәнен белерлек гыйлеме, тотып укырлык китабы юк иде әле. Шул вакытта милләтпәрвәр шәхес Вәлиулла хәзрәт Якупов дингә булган рухи ихтыяҗны күреп алды; тарихыбыз, динебез, гореф-гадәтләребез турындагы мәгълүматны милләттәшләребезгә тизрәк җиткерергә кирәклекне аңлады. 1990 елның 29 ноябрендә ул «Иман» яшьләр үзәген оештырды. Шунда тарихчыларны, дин әһелләрен, яшьләрне җыя иде. Һәм алар динебезне, мирасыбызны халыкка җиткерү өчен китаплар бастыра, газеталар чыгара башларга кирәк, дигән карарга килә. Шулай итеп, 1992 елның августында татар телендә «Иман» газетасы чыга башлый. Соңрак рус телендә «Вера» дигән газета, татар телендә «Иман нуры» дигән журнал, татарча мөселман календаре, 1998 елда «Мусульманский мир» журналы дөнья күрә.

Вәлиулла хәзрәт хәнәфи мәзһәбе мирасын да халыкка җиткерергә тырыша. «Иман» нәшрияты Татарстан мөфтияте, Казан мөхтәсибәте, төрле уку йортлары һәм дини оешмалар белән һәрчак тыгыз элемтәдә тора. 1992 елның 6 ноябрендә Апанай мәчете мәхәлләсе оешып, шушы мәчет каршында «Иман» нәшрияты догалар, хөтбәләр, намаз шартлары, ураза тәртипләре кебек һәр мөселманга кирәкле китапчыклар бастыра башлый. 1993 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ачылганнан соң, шәкертләр өчен беренче дәреслекләр дә нәкъ менә «Иман» нәшриятында әзерләнә (әле хәзер дә кайбер фәннәр шушы нәшриятта бастырылган китаплар буенча укытыла). Шулай ук нәшриятның Мәсгут Гайнетдин, Хатип Миңнегулов, Дамир Исхаков, Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башка мәшһүр татар галимнәре белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә милләттәшләребезгә бик тә кирәкле тарихи мәгълүмат җиткерелә. Революциягә кадәр иске татар телендә язылган китапларны хәзерге татар теленә күчереп бастыру, бай мирасыбызны халкыбызга кайтару исә бүгенге көндә дә дәвам итә.

Нәшриятның хәзерге директоры, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров үзен Вәлиулла хәзрәтнең шәкерте дип саный.

- Мин Вәлиулла хәзрәт белән 90 нчы еллар уртасында таныштым. Ул чакта мәктәп укучысы, мәчеткә йөреп, дини белем ала идем. Вәлиулла хәзрәт уздырган чараларда катнаштым. Ул җитәкләгән нәшриятта хезмәт иттем, «Иман» һәм «Вера» өчен мәкаләләр яздым, тәрҗемә иттем. Вәлиулла хәзрәт миңа бик файдалы киңәшләрен бирде, инде менә аның эшен дәвам итәргә насыйп булды, - дип сөйли Нияз хәзрәт. – Нәшриятның бүгенге көндәге эшчәнлегенә тукталсак, соңгы ике елда 50 дән артык китап бастырдык. Тәвәккәлләп, ислам дөньясында шактый мәшһүр дин галимнәре хезмәтләренә алындык. Әбү Габдулла Мөхәммәд бин Сәламә әл-Кудагыйның «Дәкаик әл-әхбәр» («Һәр мөселман өчен кирәкле мөһим хәбәрләр») хезмәтен бастырдык. Аны гарәп теленнән татарчага Галиәсгар Камал тәрҗемә иткән булган.

Танылган ислам галиме, җәмәгать эшлеклесе, Мисыр мөфтие Мөхәммәт Габдоның 30 нчы җүз тәфсирен бастырдык. Аның кайбер фәтвалары күпчелек сөнни галимнәрнең фәтваларына ихтилафлы булса да, танылган татар галиме Шәйхелислам әл-Хәмиди Мөхәммәд Габдоның шушы тәфсиренең әһәмиятен күреп, татар теленә тәрҗемә иткән. Теле авыр, ләкин бу безнең мирас. Шулай ук «Әмәли» китабын бастырдык. Бу китап әһле сөннәт һәм җәмәгать гакыйдәсе буенча бик әһәмиятле хезмәт булып тора. Әлеге әсәр шигъри юллар белән язылган һәм безне Имам Әбү Мансур Мәтуриди мәзһәбе гакыйдәсе белән таныштыра.

«Әмәли» китабының авторы – Фирганә өлкәсе Ош шәһәрендә туган мәшһүр галим Сираҗеддин Габделхәсән Гали бин Госман әл-Оши (һиҗри ел исәбе буенча 569 елда үлгән). Кыска гына вакыт эчендә хәнәфиләр арасында бу әсәр мәшһүрлек ала һәм хәзерге көндә дә ул Хәнәфи мәзһәбе мәдрәсәләрендә яттан өйрәнелә.

Кадими булган татар мәдрәсәләрендә бу китап уку-укыту программасына мәҗбүри кертелгән һәм танылган галим Шәйхелислам әл-Хәмиди тарафыннан татар теленә дә тәрҗемә ителгән. Күптән түгел «Нәвадир» (Хикмәтле хикәяләр җыентыгы) тәрҗемәсен бастырдык. Әлеге хикәяләр урта гасыр гарәп әдәбиятының бер өлеше булып тора. Ул хикәяләрдә пәйгамбәрләр, изгеләр, олуг шәхесләр белән бәйле булган төрле вакыйгалар тасвирлана, үгет-нәсыйхәтләр бирелә. Кайбер хикәяләр бүгенге көндә дә үз әһәмиятен югалтмаган. Казанда берничә мәртәбә басылган. Мәшһүр татар дин әһелләре турында китаплар әзерләүне дәвам итәбез.

Гарифулла ишан Гайнуллин, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин турында китаплар чыгардык, Габделхәбир хәзрәт Яруллин турында Җәгъфәр Мөбарәк язган китап басыла.

- Бу кадәр күләмле эшне алып бару өчен әзерлекле белгечләр булу да кирәк...

- Безгә иң зур ярдәм күрсәткән шәхесләрнең берсе - Әхмәт хәзрәт Сабиров. Заманында ул Вәлиулла хәзрәтнең урынбасары, киңәшчесе иде. Хәзерге вакытта да «Иман» нәшриятында хезмәт итә. Нәшрият бүлеген тәҗрибәле белгеч - Радик Әдһәмов җитәкли. Без күбрәк галимнәр белән эш итәбез.

Аллаһка шөкер, китаплар басыла һәм үзегез дә күреп гаҗәпләндегез - безнең кибеттә беркайда да сатылмаган, беркемдә дә булмаган китаплар бар. Бу – зур хәзинә. Хәтта галимнәр, аспирантлар да фәнни хезмәтләрен язганда, кирәкле әдәбиятны эзләп, безгә киләләр.

НӘҮБӘҺАР КӘБИРОВА

КАЗАН ШӘҺӘРЕ