• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

17 нче декабрь көнендә, Саба мөхтәсибәтендә “Саба укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, шулай ук район башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова һәм башкалар катнашты.

Быел “Саба укулары"нда делегатлар Бигәнәй ишаны Вәлиәхмәт Мөхәммәтгали улы Галиевны (1848-1919) һәм Саба районының башка күренекле дин эшлеклеләрен искә алдылар. Конференция башланыр алдыннан кунаклар Бигәнәй авылы зиратында булдылар, анда алар Вәлиәхмәт Галиев рухына дога кылдылар. Аннары делегатлар Сатыш авылы мәдрәсәсе музеена бардылар. Конференция эшен гадәттәгечә Коръән-Кәрим аятьләре уку һәм дога кылу белән башладылар. Аннары сәламләү сүзләре белән конференциянең дәрәҗәле кунаклары мөрәҗәгать итте, ә делегатлар доклад белән чыгыш ясады.