• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Узган җомгада Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ачык ишекләр көне узды. Апанай мәчете хәзрәтләре, мәдрәсә мөгаллимнәре катнашкан әлеге чарага дини гыйлем алу юлына аяк баскан байтак мөселман кардәшләр - өлкән яшьтәгеләр, балалар килгән иде. Коръән аятьләре укып дога кылганнан соң, килгән кунакларны Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сәламләде

Узган җомгада Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ачык ишекләр көне узды. Апанай мәчете хәзрәтләре, мәдрәсә мөгаллимнәре катнашкан әлеге чарага дини гыйлем алу юлына аяк баскан байтак мөселман кардәшләр - өлкән яшьтәгеләр, балалар килгән иде. Коръән аятьләре укып дога кылганнан соң, килгән кунакларны Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сәламләде:

- Быел мәчетебезгә 250 ел тула, Апанай мәчете - Мәрҗани мәчете кебек үк Казанның иң борынгы мәчете. Әлхәмдүлилләһ, менә шушы мәчетебездә ел саен дини дәресләр үткәреп киләбез, бабаларыбыздан калган традицияне дәвам итәргә тырышабыз. Олуг галимәребез шушы мәчеттә, мәчет каршындагы мәрдрәсәдә хезмәт иткәннәр. Мәгълүм булганча, Апанай мәдрәсәсендә Әхмәтһади Максуди, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев, Хөсәен Фәезканов кебек мәшһүр галимнәребез укыган һәм укыткан. Сезгә менә шушындый изге, бәрәкәтле җирдә уку мөмкинлеге бар, моннан файдаланып калырга кирәк. Изге Китапта: “Мин җеннәрне һәм кешеләрне миңа гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка китердем”, - диелә. Без Аллаһка якынаер өчен, Аллаһның күркәм сыйфатларын таныр өчен, чын бәхеткә, мәңгелек бәхеткә ирешер өчен гыйбадәт кылырга тиешбез. Ә дөрес гыйбадәт кылыр өчен дөрес гыйлемнәр кирәк. Андый гыйлемне без мәдрәсәләргә, мәчетләргә барып гыйлемле кешеләрдән, мөгаллимнәрдән генә ала алабыз. Без бүген интернет заманында яшибез, күп кешеләр мәгълүматны интернеттан ала. Әмма анда дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар да була. Хак юлдан тайпылмас өчен, Пәйгамгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм юлыннан барыр өчен, дөрес гыйбадәт кылыр өчен гыйлемне мәдрәсә тәмамлаган мөгаллимнәрдән алырга кирәк. Әлхәмдүлилләһ, бездә күп еллар дәвамында мәдрәсә тәмамлаган остазлар армый-талмый үзләренең гыйлемнәрен шәкертләргә сеңдерергә тырышалар. Төп максатыбыз - белем белән бергә әдәп-әхлак тәрбиясе дә бирү.

Рәсүлебезнең (с.г.в.) гыйлем алу турындагы хәдисләрен исегезгә төшереп үтәсем килә: “Белем алу һәрбер мөселманга фарыз”; “Әгәр дә бер кеше белем алыр өчен, Аллаһ динен өйрәнер өчен өй дән чыгып, мәчеткә, мәдрәсәгә барса, шул вакытта һавадагы кошлар, диңгездәге балыклар, Аллаһтан, бу синең колың белем алырга юлга чыкты, аның гөнаһларын кичер, дип аның өчен дога кылып торырлар”. Мәчеткә килеп гыйлем алу, гыйбадәт кылырга өйрәнү - бик зур бәхет ул, мәңгелек бәхет. Күп кешеләр бәхетне матди дөньяда гына күрә. Безнең максат – шәкертләребезнең игътибарын рухи дөньяга, рухи байлыкка юнәлдерү. Матди әйберләр дә кирәк, әмма беренче урында рухи кыйммәтләр булырга тиеш, чөнки тәнебез - вакытлы әйбер, рухыбыз - мәңгелек. Рухи дөньябызга күбрәк игътибар бирсәк, бу дөньяда да, мәңгелек дөньяда – Ахирәттә дә бәхетле булачакбыз, иншаллаһ.

Барчабызга да рухи дөньябызны баету, белемнәребезне арттыру насыйп итсен! Шул гыйлемнәргә таянып, изгелекләр кылып яшәсәк иде!

Аннары сүз психолог Марсель Сүлтиевкә бирелде. Ул “Балалар турында сөйләшик “ дигән темага бик кызыклы лекция сөйләде, әниләрнең бала тәрбиясенә кагылышлы күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Әниләр-әбиләр лекция тыңлаган, уку тәртибе, мөгаллимнәр белән танышкан арада балалар төрле мавыктыргыч уеннар уйнарга, дини викторинада катнашырга өлгерде. Алар өчен каллиграфия, күн мозаикасы буенча мастер-класслар үткәрелде. Ачык ишекләр чарасы яңа уку елын башлап җибәрүгә багышланган җыелыш һәм табын артында җылы аралашу белән тәмамланды.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Исегезгә төшерәбез: Апанай мәдрәсәсендә Ислам дине һәм гарәп теле нигезләре курсларына 2019-2020 уку елына укырга язылу дәвам итә. Дәресләр октябрь аеннан апрель ахырына кадәр атнага бер тапкыр үткәрелә. Укырга язылу өчен түбәндәге төркемнәрнең берсен сайлап алырга, исем-фамилиягезне, яшегезне һәм үзегез өчен уңайлы көнне, вакытны әйтеп, 8 987 2615875 номерына смс җибәрергә кирәк. Шулай ук мәчеткә килеп язылырга, вахтада анкета тутырып калдырырга да була. Мәчетнең адресы: Каюм Насыйри урамы, 27 йорт.

Дәресләр расписаниесе

Мәктәп яшендәге кыз балалар өчен:

якшәмбе – 09:00 – 13:00 (башлангыч төркем, Мәрьям остаз);

шимбә – 14:00 – 18:00 (дәвам итүче төркем, Венера остаз);

якшәмбе –09:00 – 13:00 (дәвам итүче төркем, Венера остаз).

Мәктәп яшендәге балалар өчен (катнаш төркем):

пәнҗешәмбе (Алсу остаз).

Мәктәп яшендәге ир балалар өчен:

якшәмбе – 09:00-13:00 (башлангыч төркем, Нәсимә остаз);

шимбә – 14:00 – 18:00 (дәвам итүче төркем, Нәсимә остаз);

якшәмбе - 09:00 – 13:00 (дәвам итүче төркем, Фуат остаз).

Хатын-кызлар төркемнәре (укулар татар телендә алып барыла):

шимбә – 10:00 – 13:30 (дәвам итүче төркем, Зөлхәбирә остаз);

якшәмбе – 09:00 – 13:00 (башлангыч төркем, Нурия остаз);

якшәмбе – 09:00 – 13:00 (дәвам итүче төркем, Гөлсинә остаз).

Хатын-кызлар төркемнәре (укулар рус телендә алып барыла):

шимбә – 09:00 – 13:00 (дәвам итүче төркем, Фәүзия остаз);

якшәмбе – 13:30 – 15:30 (башлангыч төркем, Алсу остаз);

якшәмбе – 15.30 – 17.30 (дәвам итүче төркем, Алсу остаз).

Ир-атлар төркеме:

якшәмбе – 09:00 – 13:00 (башлангыч төркем, Дамир остаз).