• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Узган җомгада ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Апанай мәчетенең 250 еллыгы уңаеннан “Апанай мәчете: тарихы һәм бүгенгесе” дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференциядә мәртәбәле кунаклар, республиканың күренекле галимнәре, Апанаевлар нәселенең варислары катнашты.

Конференция кунакларын ТР ФА вице-президенты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты директоры Рафаил Сибгат улы Хәкимов; Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе Фәрит Фәиз улы Мифтахов; Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге мөдире Айдар Әхбәр улы Карибуллин; Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Рөстәм Рафаил улы Гыйльметдинов; Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының вице-консулы Мурат Ташдемир сәламләде. Апанай мәчетенең тарихы һәм бүгенгесе, татарларда дини мәгариф системасының формалашуы, Апанай мәчете карамагындагы “Касыймия” мәдрәсәсе тарихы турында чыгышлар ясалды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ярдәме белән төшерелгән Апанай мәчете турындагы фильмның презентациясе булды.