• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Ин шәә Ллаһ, 17нче февраль көнне Ястү намазыннан соң сәгать 18.30да Апанай мәчетендә Мигъраҗ кичәсенә багышланган мәҗлес үткәреләчәк.

Шушы мәҗлестә Пәйгәмбәребезнең (сәллаЛлаһу галәйһи үә сәлләм) изге сәфәре, намазның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнәчәк, Коръән аятьләре һәм мөнәҗәтләр укылачак.

Теләгән һәр кеше шушы мәҗлестә катнаша ала, рәхим итегез!

25нче гыйнварда Апас районы мәдәният йортында “Халкыбызның чал тарихын, гореф-гадәтләребезне саклау – безнең бурыч” дип исемләнгән дини чара үткәрелде. Әлеге җыенда Апас районы хакимияте башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан мөфтие беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, район мөселманнары, имамнар, абыстайлар, мөгаллимнәр, остабикәләр, көньяк-көнбатыш төбәге мөхтәсибләре катнашты.

26нчы гыйнвар көнне Икенде намазыннан соң Апанай мәчетендә Раҗәб аена һәм Рәгаиб кичәсенә багышланган кичә үткәрелде.

Шушы чарада изге Коръән аятьләре укылды, Раҗәб аеның һәм Рәгаиб кичәсенең фазыйләтләре турында вәгазь сөйләнде, салаватлар әйтелде, "Апанай апайлары" исемле иҗат төркеме дини мөнәҗәтләр башкарды. Кичәнең мөхтәрәм кунаклары арасында Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәуф Хәсәнов, танылган мөнәҗәтче, Татарстанның халык артисты Мингол Галеев, Татарстан мөфтияте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Аюпов һ.б. булды.

26нчы гыйнвар көнне Икенде намазыннан соң сәгать 14.30да Апанай мәчетендә Раҗәб аена һәм Рәгаиб кичәсенә багышланган мәҗлес үткәреләчәк.

Шушы мәҗлестә Пәйгәмбәребез сәллаЛлаһу галәйһи үә сәлләм турында вәгазьләр сөйләнәчәк, Коръән аятьләре һәм мөнәҗәтләр укылачак.

Теләгән һәр кеше шушы мәҗлестә катнаша ала, рәхим итегез!

25 гыйнвар көнне "Апанай" мәдрәсәсендә мөселманнар өчен мәрхүмнәрне соңгы юлга озату кагыйдәләре буенча курслар ачылачак. Курсларда Хәнәфи мәзһәбе буенча мәрхүмне юу, кәфенләү, аның өчен Коръән уку, дога кылу кагыйдәләре өйрәтеләчәк. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат биреләчәк.

17 декабрьдә Апанай мәчетендә җәмәгатьчелеккә татар дин галиме Галимҗан хәзрәт Барудиның “Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган икенче китап" дип аталган китабы тәкъдим ителде.

Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров бу китапны гарәп теленнән хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә иткән һәм кайбер хәдисләргә аңлатмалар биргән.