• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

25 июль көнне Кукмара районы Зур Сәрдек авылының Югары мәчет мәхәлләсе мөслимәләре Апанай мәчетен һәм мәдрәсәсен зиярәт иттеләр.

23 июль көнендә Минзәлә шәһәренең мәчетендә Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Мөхәррәм аеның фазыйләтләре, рухи тәрбия мәсьәләләре турында вәгазь сөйләде, Минзәлә мөселманнарының сорауларына җаваплар бирде. Кичәдә Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков та катнашты.

15нче июльдә Апанай мәдрәсәсендә ир балалар өчен узган курсларның тәмамлануына багышланган бай бәйрәм чарасы, шул исәптән Сабан туе уеннары һәм ярышлар узды. Балалар татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның туган җирен – Яшел үзән районы Кече Шырдан авылын зиярәт итте.

2023 елның 7-8 июль көннәрендә Россия Федерациясе Чиләбе өлкәсенең Троицки шәһәрендә танылган галимнәр, Дәүләт вәкилләре, дин әһелләре катнашында «Расулев укулары: Рәсәйнең тарихында һәм бүгенгесендә ислам» темасына IV Халыкара һәм XIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды.

3 июль көнне Апанай мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге ир балалар өчен Ислам нигезләре буенча ике атналык курслар ачылды.

 20 июнь көнне Апанай мәдрәсәсендә «Шаян ТВ» телеканалы булып китте. Кунаклар балаларга «Шаян ТВ»ның иҗаты турында сөйләделәр, таныштыру роликларын күрсәттеләр, конкурслар оештырдылар, бүләкләр бирделәр, матур шигырьләр укыдылар, баларларның сорауларына җаваплар бирделәр, интервью алдылар.