• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

        Кичә Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте Балтач районына оештырган сәфәрдә булып кайттылар. Һәр айның беренче чәршәмбесендә үткәрелә торган мәхәллә җыелышында алар шул сәфәрдән алган тәэсирләре, уй-фикерләре белән уртаклаштылар.

        Кичә Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте Балтач районына оештырган сәфәрдә булып кайттылар. Һәр айның беренче чәршәмбесендә үткәрелә торган мәхәллә җыелышында алар шул сәфәрдән алган тәэсирләре, уй-фикерләре белән уртаклаштылар.

        - Әлеге сәфәрнең төп максаты – Балтач районы мөхтәсибәте эшчәнлеге белән танышу иде. Башта республиканың баш казые, Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев Балтачның үзәк мәчете белән таныштырды.1992-1994 нче елларда төзелгән мәчет бинасы зурайтылып, бүгенге көндә анда Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсенең филиалы эшләп килә. Мәдрәсәдә балалар да, өлкәннәр дә гыйлем ала. Укулар ике сменада оештырылган. Районның бөтен имамнары шушы үзәк мәчет белән тыгыз элемтәдә торып эшлиләр, - дип сөйләде Нияз хәзрәт Сабиров. – Аннары ул Бөрбаш авылындагы “Ярдәм” фондының ярдәме белән ачылган пансионат эшчәнлеге белән таныштырды. – Бөрбашка барышлый берничә авылга тукталып, мәчетләрен карап чыктык. Шунысы сокландырды: хәзерге вакытта авыл мәчетләре дә зурайтыла, чөнки моңа ихтыяҗ бар. Ә Бөрбашның үзендәге пансионатта ир балалар дини тәрбия алалар. Пансионат бинасы шулкадәр уңайлы җирдә урнашкан – каршыда гына мәктәп, мәктәптән ерак түгел мәчет. Балалар көндез мәктәптә укыйлар, аннары пансионатка кайтып, дини тәрбия алалар, намаз укырга мәчеткә йөриләр. Балалар өчен биредә бөтен шартлар тудырылган, медпунктына кадәр бар. Пансионатка балаларны бөтен республикадан кабул итәләр, бүгенге көндә Түбән Камадан, Кукмарадан, Казаннан килеп укучылар бар. Пансионатта тәрбияләнүче малайлар белән бергә икенде намазын укыдык, соңыннан алар безгә матур итеп Коръән укып күрсәттеләр. Аннары Нияз хәзрәт мәхәлләдәшләрнең пансионатка кагылышлы сорауларына тәфсилләп җавап бирде. “Анда тәрбияләнүче балалар яхшы белем һәм әдәп-әхлак тәрбиясе алып чыгалар.Бүгенге көндә пансионатта урыннар бар - туганнарыгызга, танышларыгызга бу хәбәрне җиткерегез”, - диде ул.

        Әхмәт хәзрәт Сабиров:

        - Сәфәрнең нәтиҗәсе безнең өчен тәҗрибә ягыннан бик уңышлы булды, - дип белдерде. - Балтач районы мөхтәсибәте күркәм эшләр башкара. Район мәктәпләрендә татар телендә әхлак дәресләре алып барыла. Шуңа да игътибар иттек: районда берничә милләт халкы яши һәм барысы да бик матур итеп татарча сөйләшә. Үзәк мәчет каршындагы мәгариф үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар да әзерлек үтәләр – татар, рус, инглиз теле һәм башка дөньяви фәннәр белән бергә алар дини гыйлем дә алалар. 3-4 яшьлек сабыйларның Коръән сүрәләрен, тәҗвид белән дөрес итеп укулары сокландырды. Бу тәрбия үзәге эшчәнлеге - бик яхшы үрнәк. Әлхәмдүлилләһ, Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәбездә дә олылар һәм балалар өчен дини дәресләр дәвам итә. Без милли үзаңны үстерүгә дә әһәмият бирергә тырышабыз, чөнки дин милләтсез үсә алмый, аның йогынтысы алай ук булмый. Һәм, киресенчә, милләт тә динсез яши алмый, - диде Әхмәт Сабиров.

        Балтачлыларның гаилә мәсьәләләре буенча да кызыклы тәҗрибәләре бар икән. Анда имамнар гаиләләрне теркәү, саклау юнәлешендә ЗАГС бүлекләре белән бергәләп эшлиләр. Нәтиҗәдә, республика күләмендәгегә караганда Балтач районында аерылышучылар саны азрак.

        Җыелыш ахырында хәзрәтләр кайбер хуҗалык-оештыру мәсьәләләренә тукталдылар. Уңышлар белән уртаклаштылар. Мәсәлән, Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә бинасына газ кертелде. Хәзерге вакытта мәдрәсәдә ремонт эшләре дәвам итә. Апанай мәдрәсәсенең эшчәнлеген дини һәм милли юнәлешләрдә көчәйтергә кирәк, дигән фикергә килделәр, динебезне, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклау буенча да тәкъдимнәрен әйттеләр.

        - Җәлил хәзрәт, пансионатны күрсәткәндә, акча булмаганда да эшләргә туры килде, тырышсаң, Аллаһ Үзе юлын ача ул, дигән иде. Безгә дә алга барырга кирәк, ин шәә Аллаһ, нәтиҗәсе булыр, - дип, Нияз хәзрәт җыелышка йомгак ясады.