• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

21 апрельдә, Ураза Гаете көнендә, Җомга намазыннан соң Апанай мәчете җитәкчелеге  мәхәллә кешеләренә Иске татар зиратына экскурсия оештырды. Биредә Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Гарифулла Гайнуллин, Каюм Насыйри һәм башка татар дин галимнәре каберләре зиярәт ителде.

19 апрель көнне Апанай мәчетендә Апанай мәдрәсәсенең мөгаллимәләре, шәкертләре һәм аларның әти-әниләре катнашында күркәм мәҗлес узды. Шәкертләр ел дәвамында Апанай мәдрәсәсендә алган белемнәрен күрсәттеләр, Коръән сүрәләрен укыдылар, иман кәлимәләрен әйттеләр, 40 фарыз турында сөйләделәр. Һәр балага бүләкләр бирелде.

15 апрельдә Яңа бистә зиратында Габдулла Тукайны искә алу чарасы узды. Әлеге чарада дәүләт вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, танылган шагыйрьләр, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм дин әһелләре катнашты.

9 апрель көнне Апанай мәдрәсәсендә татар милләтенең олуг хатын-кызларына багышланган күркәм чара узды. Әлеге мәҗлестә Коръән укылды, Рамазан аена багышланган мөнәҗәтләр көйләнде, мәдрәсәнең тарихы, атаклы милләт аналарының тәрҗемәи хәлләре турында сөйләнде, кул эшләре күргәзмәсе оештырылды, һәрбер кунакка матур бүләкләр бирелде, догалар кылынды.

22нче март көнне Ястү намазы алдыннан Апанай мәчетендә ике атналык "Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләре" курсларын тәмамлаучы мөселманнарга сертификатлар тапшырылды.

15 март көнне Казан шәһәренең Комсомольская 1 адресы буенча урнашкан «Сабыйлар» үзәгендә шәҗәрәгә багышланган чара узды. Бу күркәм чарада Апанай мәдрәсәсенең җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабыр һәм «Апанай» апайлары" дип исемләнгән иҗат төркеме катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Сабыйлар»  үзәгендә алган белемнәрен күрсәттеләр. Апанай мәдрәсәсенең иҗат төркеме мөнәҗәтләр башкарды, сабыйларны татар халкының киемнәре, гореф-гадәтләре белән таныштырды.