Хөрмәтле укучылар!

Сезнең игътибарыгызга «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кичке бүлегендә укучы 1 курс шәкерте Марат Шакировның шигырьләрен тәкъдим итәбез. Шигырьләрдә автор үзенең уй-фикерләре, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең дәрәҗәсе, тарихы белән таныштыра.  

Билгеле булганча, татар халкы үзенең тарихи яшәешендә гаять бай рухи мирас тудырган, гомумкешелек мирасына үзеннән зур өлеш керткән. Меңьярым еллык язма әдәбиятыбыз бар. Шундый зур хәзинәгә ия булган халыклар дөньяда бик сирәк. Бу бай хәзинә ислам дине белән тыгыз бәйләнгән. Татар халкының бай мирасын өйрәнү, саклау һәм тарату өчен «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» 2019 елдан бирле эшли.

Әлеге оешма Вәлиулла хәзрәт Якупов җитәкләгән Казан шәһәре Ислам мәдәнияте «Иман» яшьләр үзәгенең дәвамы булып тора. «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең эшчәнлеге Казан шәһәре белән генә чикләнми, ә республика күләмендә алып барыла. Татарстан Республикасы «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге»нең төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы 2019 елның 11 декабрендә Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгында рәсми теркәлү узды.

«Иман» үзәге төрле юнәлешләр буенча эш алып бара. Мәсәлән: милли тарихны, рухи мирасны, мәдәниятне өйрәнү һәм өйрәтү; татар дин галимнәренең хезмәтләрен бастыру; гарәп язуын өйрәтү һ.б.

2019-2022 елларда үткәрелгән чаралар белән танышып алыйк.

Әгүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдү лилләһи раббиль гааләмиин вәс-саләәтү вәс-саләмү галә расулиһи Мөхәммәдин вә галә әәлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн.

И мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгалә дөньяны ислам нуры белән яктыртыр өчен, бөтен җир йөзендә булган барча мөэмин вә мөэминә хатын-кызларны көфер караңгылыгыннан коткарып, дөнья-ахирәт сәгадәтенә ирештерүче юлны күрсәтер өчен пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне җибәрде. Бөтен Гарәбстан голәмәте (галимнәре) бу айда, ягъни Рабигыль әүвәл аенда пәйгамбәребезнең тууын тәбрик итеп бәйрәм итәләр һәм махсус касыйдәләр укып, куркынычлы кыямәт көнендә шәфәгатен өмет итеп, салаватлар укыйлар һәм безләргә дә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган аен хөрмәт итеп бәйрәм итү, аның махсус касыйдәләрен уку, вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләү һәм куркынычлы кыямәт көнендә аның шәфәгатен өмет итеп, салават укулар – һәрбарча мөэмин-мөселманнарның изге бурычыдыр.

Исмәгыйль  Сәлимшах улы Сәлимшин (1893-1975) Башкортстанның Октябрьск шәһәре Нарыш авылында 1950-1975 еллларда  имамлык вазыйфаларын башкарып, совет чорында ислам динен, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга зур өлеш керткән дин әһелләренең берсе.

Хөрмәтле балаларым! Мин сезгә васыять язам, шуның буенча яшәсәгез, ин шә Аллаһ, ялгышмассыз.

Балаларым һәм барлык туганнарым! Мин хәзер картайдым инде. Әҗәл вакыты билгеле түгел, әмма шулай да, мин Аллаһтан сездән алда дөньядан китүемне сорыйм, шуның өчен дә сезгә беркадәр сүзләр язып калдырам.

Педагогика фәннәре кандидаты, доцент Сәхипова Разыя Әзһәр кызының 2021 елның 19 июль көнендә Апанай мәдрәсәсенең бинасында узган "Апанай мәдрәсәсе: тарих һәм хәзерге заман" темасына багышланган фәнни конференциядә укыган доклады

Халыкның педагогик традицияләре үзенчәлеге гасырлардан килгән тарихи шартлар һәм һәр халыкның аерым психологик халәте белән аңлатыла. Шунлыктан бүген дә халык мәгарифенең этник үзенчәлекләрен һәм тарихи үсешен өйрәнү мөһим.

Татарстанда мәгариф үсеше «Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы тарихына барып тоташа»1.

922 елда ислам динен рәсми рәвештә кабул итү болгарлар арасында гарәп язуы таралуны һәм мәдрәсәләр оешуны тизләтә.

1771 елда Казанда Апанай мәдрәсәсе ачыла. Мөселман дини мәгариф өлкәсендәге күп гасырлык тәҗрибәне барлау һәм шул чорда мәдрәсәләрдә белем алган затлы галимнәрнең хезмәтләрен тирәнтен өйрәнеп, хәзерге дини уку йортларында куллануны системалаштыру – безнең бурыч.

Татарстан Милли музеенда татар мәгърифәте ядкарьләрен саклаучы өлкән фәнни хезмәткәр Рәмзия Афзалинаның 2021 елның 19 июль көнендә Апанай мәдрәсәсенең бинасында узган "Апанай мәдрәсәсе: тарих һәм хәзерге заман" темасына багышланган фәнни конференциядә укыган доклады

Тарихи хәбәрләрне саклап, барлап бару, күркәм мөселман гадәте буенча, халыкның мәгърифәтче галимнәре, имам-мөдәррисләре эшчәнлеге аша эзлекле итеп алып барылган. Кемнең кемнән һәм кайсы мәдрәсәләрдә белем-тәрбия алганлыгы остазлык шәҗәрәсе – силсиләләрдә чагылыш тапкан. Ул силсиләләрдә галимнәр үзләренә кадәр Адәм галәйһиссәламнән башлап пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһис вәссәламнән соң кемнәр аркылы дөрес, тугры тәгълимат, күркәм холык үрнәкләре ирешкәнлекне 8-10 метрга кадәр сузылган төргәкле язмаларга теркәп калдырганнар. Шәҗәрәдә кан-кардәшлеге күрсәтелсә, силсиләдә остазлык чылбыры билгеләнгән.

Ислам фәннәре докторы, Казан ислам университеты мөгаллиме, «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафинның 2021 елның 19 июль көнендә Апанай мәдрәсәсенең бинасында узган "Апанай мәдрәсәсе: тарих һәм хәзерге заман" темасына багышланган фәнни конференциядә укыган доклады

Мөхәммәд-Садыйк Иманколый (1870-1932) дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь, Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүче һәм аңа аңлатма бирүче шәхес була. Ул 1870 елның 10 сентябрендә Казанда мулла гаиләсендә дөньяга килә. 

М-С.Иманколый башта Казан мәдрәсәләренең берсендә белем ала. Үсмер яшькә җиткәч, кесәсендә бер тиен акчасы булмаган хәлендә, 1886 елда Бохара шәһәренә укырга китә. Бу вакытта аңа нибары 16 яшь. Булачак галим анда бик күп остазлардан гыйлем ала. Монда ул шулай ук тәсаввуф (суфичылык) белән дә таныша һәм рухи остазлар булган мөршид-ишаннарны да күрә. Ләкин аның берәр суфичылык тарикатенә ияргәнме, юкмы икәнлеге билгесез. Бу хакта ул ачыктан-ачык бернәрсә дә әйтми.

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм, пәйгамбәрләр имамы буларак, барлык пәйгамбәрләрнең иң матур сыйфатларын үзендә туплаган. Аның югары дәрәҗәсе турында Аллаһы Раббыбыз «Гыймран» сүрәсенең 81нче аятендә болай дип әйтә: «Аллаһ пәйгамбәрләрне ант иттерде. Менә Мин сезгә Китап белән хикмәт бирдем. Бераздан сезнең кулыгыздагыларны раслау өчен тагын бер Пәйгамбәр киләчәк. Аңа шиксез иман китерерсез вә аңа һәрвакыт ярдәм итәрсез. Шушы шартларны кабул итәсезме? (Алар): «Кабул итәбез», — дип икърар кылдылар. (Аллаһ) әйтте: «Алайса, бер-берегез алдында шаһит булыгыз, Мин дә сезнең белән бергә шаһит», — диде». 

Ислам динендә гыйлем алуга зур әһәмият бирелә. Изге Коръәннең беренче аяте дә гыйлем алу турында бара. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Изге Рамазан аеның Кадер кичәсендә Җәбраил фәрештә аркылы Аллаһы Тәгалә Коръәннең беренче аятен иңдерә. Анда Аллаһы Тәгалә: «Галәмне бар иткән Раббыңның исеме белән укы!», дип әмер итә, ягъни белем ал, өйрән, уйлан, фикерлә! («Галәк» сүрәсе 1нче аять). Бу аять, иң беренче чиратта, Коръәнне һәм башка дини белемнәрне өйрәнергә куша. Шулай ук әлеге әмергә файдалы дөньяви гыйлемнәрне өйрәнү дә керә. Шуңа күрә һәр кеше гыйлемгә омтылырга тиешле.

Билгеле булганча, Ислам диненең ике төп чыганагы бар. Беренчесе – Аллаһы Тәгаләнең изге китабы Коръән, икенчесе – сөекле Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе булсын) хәдисләре (сөннәте), ягъни аның сүзләре һәм гамәлләре. Аллаһы Тәгаләнең кануннарын дөрес аңлар өчен, Раббыбыз Аллаһка дөрес гыйбадәт кылыр өчен, Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) сөннәтен өйрәнү – бик мөһим. Расүлебезнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) сөннәтен өйрәнмичә, тырышып үзләштермичә, Коръәнне дөрес аңлау мөмкин түгел. Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) хәдисләрен  өйрәнүнең әһәмияте турында изге Коръәннең күп кенә аятьләрендә әйтелә. Шуларның берничәсе белән танышып китик.

Билгеле булганча, татарлар китап бастыру эшен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр. 1787 елда Санкт-Петербургта Екатерина II рөхсәте белән татар мулласы Госман Исмәгыйль тарафыннан әзерләнгән беренче басма Коръән нәшер ителә. Әмма беренче Коръән Петербургта чыкса да, 1803 елда Казанда басылган Коръән беренче басма Коръән буларак кабул ителә. Мөселманнар тарафыннан нәшер ителгәнгә аңа ихтыяҗ зур була. Революциягә кадәр Казан типографияләрендә бик күп дини китаплар, татар дин галимнәренең ислам дине фәннәре буенча хезмәтләре басылып чыга.

Балалар – әти-әниләрнең сөенече һәм тормышның бизәге. Балаларыбызның рухи һәм физик сәламәтлегеннән, иминлегеннән җәмгыятебезнең киләчәге тора. Шуңа күрә балаларга яхшы белем генә түгел, күркәм тәрбия дә бирергә кирәк. Тәрбия – эзлекле рәвештә баланың әхлагын, рухи кыйммәтләрен камилләштерү ул.

Һәр бала бу дөньяга саф күңел белән, иманлы булып килә. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «һәр кеше фитри халәттә (иманлы булып) туа», – дигән (Бохари, Мөслим).  Һәркайсыбызга да, шул исәптән балаларыбызга Аллаһ тарафыннан бүләк ителгән рухи хәзинәне саклау һәм үстерү өчен дини тәрбия бирү – аеруча мөһим. Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә болай дип әйтә: «Әй, иманлы кешеләр, утын урынына кешеләр һәм ташлар ягылган Җәһәннәмнән үзегезне һәм гаиләгезне саклагыз» («Тәхрим» сүрәсе, 6 аять).

Тарих фәннәре кандидаты Әскәр Гатинның ٌ Апанай мәдрәсәсенең бинасында "Иман"  нәшриятының 30 еллык юбилеена багышланган фәнни конференциядә ясаган доклады

Казан йортын яулап алудан – чукындыру чорына кадәр мәчетләр турында кайбер хәбәрләр

Казан ханлыгы чорында шәһәребез ислам дөньясының бер мәдәни үзәге буларак билгеле була. Шәһәрдә мәчетләр, мәдрәсәләр, мөселман зиратлар булуы турында чыганаклар хәбәр итә. Барысы 1552 елда үзгәрә... Казан яулап алынгач, яңа рус хәкимияте тарафыннан шәһәр эчендәге мәчетләр хуҗалык биналары буларак файдалана башлый, соңрак җимерелә. Шулай ук безгә Корәеш бистәсендә Отуч мәчете булуы турында билгеле. Ул мәчет таштан салынган дип санала. Ләкин ул да, бер фараз буенча, 1742 елда Казан епархиясе тырышлыгы белән җимертелә.*

XIX гасыр һәм ХХ гасырлар башы мәшһүр татар дин галимнәре белән билгеле. Алар арасында олуг галимебез, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани дә бар. Ул 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында дөньяга килә. Мәрҗанинең әти-әнисе биргән чын исеме – Һарун. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗан авылына нигез салучы була, шуннан башлап Мәрҗанинең бабалары үзләрен «әл- Мәрҗани», ягъни «Мәрҗан авылыннан булучы», дип атый башлыйлар.

Мәрҗанинең әнисе Бибихөбәйбә  зирәк акыллы, башкалар белән уртак тел таба белүче, тәкъва хатын була. Ул 29 яшендә ахирәткә күчә. Мәрҗани ана назыннан бик иртә – 5 яшендә үк мәхрүм кала.

Мәрҗанинең әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да бабалары укымышлы, белемле кешеләр булганнар, күп шәкертләр укытканнар. Аның әтисе Баһаветдин хәзрәтнең хәзерге Арча районы Ташкичү авылында үз мәдрәсәсе булган. Анда Мәрҗани башлангыч белемне алган.

 Һәркайсыбыз үзебезнең  нәсел-тамырларыбызны, бай мирасыбызны яхшы белергә тиеш. Бу белемнәр безне адашудан, чит-ят гадәтләргә иярүдән, югалудан саклый. Хикмәт ияләре әйтеп калдырганнар бит:

Илен белмәгән – игелексез,

Халкын белмәгән – холыксыз,

Нәселен белмәгән – нәсәпсез.

Мәчкәрә авылында армый-талмый хезмәт иткән мөхтәрәм галимнәр, олуг шәхесләр үзләреннән соң бай мирас калдырганнар.  Мәчкәрә мәдрәсәсен күп кенә мәшһүр дин әһелләре, фән вәкилләре һәм җәмәгать эшлекләре тәмамлаган. Шундый мәртәбәле шәхесләрнең берсе – Габденнасыйр хәзрәт Курсави.  Аның тулы исеме – Әбүннәср Габденнасыйр бин Ибраһим бин Ярмөхәммәд бин Иштирәк әл-Болгари әл-Курсави. 

Аллаһыга мең шөкер, менә быел да хисапсыз әҗерләр алыр вакыт – изге рамазан ае килеп җитте. Бу мөбарәк айны ничек уздырырга, бөтен дөньяда бәндәләрнең сыналу чоры булган бүгенгебездә Аллаһының рәхмәтенә ирешер өчен ниләр кылыр­га? Бу хакта шәһәребезнең Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт САБИРОВ белән әңгәмә кордык.

    Бүген бик күп илләрдә Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, күп кенә оешмалар, уку йортлары вакытлыча ябылды, карантин игълан ителде. Халык арасында курку һәм хәвеф (паника) таралды. Без, мөселманнар буларак, шундый очракларда үзебезне ничек тотарга, сынауларга ничек җавап бирергә кирәклеген белергә тиешбез. 

    Бөтен вакыйгалар, шул исәптән барлык эпидемияләр – Аллаһның тәкъдире. Төрле авырулар, бәла-казалар кешеләрнең итагатьсезлеге, гөнаһлары, рухи һәм матди чисталыкка тиешле игътибар бирмәүләре  аркасында барлыкка килә. Раббыбыз Аллаһ «Шура» сүрәсенең 30 нчы аятендә болай дип әйтә:  «Сезгә ирешкән бәла-казалар үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер. Шуңа да карамастан, (тәүбәгә килгәннәрнең) күбесен (Аллаһ) ярлыкаячак».

Болгар заманыннан ук татарның көндәлек милли киеме булган күн читекләр тормышыбыздан төшеп, сәхнә киеме генә булып калды.

Миңа әби белән үсү бәхете эләкмәде. Бер әбием миңа 2 яшь тулганчы ук вафат булган, икенчесе исә еракта яши иде. Әбидән калган ике пар читекне әни, “Әнинең төсе итеп кисеннәр” дип, туган тиешле апаларга бүләк итте. Әле дә хәтерлим, аларның берсе кызыл төстә, матур чигүле, икенчесе гади генә, кара төстә иде. Шуның белән безнең гаиләдә читек киючеләр чылбыры өзелде. Әти-әни эшкә киткәндә, мине күршебездәге Рәхилә әбигә кертеп калдыралар иде. Ул һәрвакыт читектән йөри: иртән киеп куя да көне буе салмый. Ашка-фәләнгә барасы булса, өйдә кия торганын салып, кызгылт-көрән яңа читеген кия. Еллар узды, ул әбиләр буыны картаеп, мәңгелеккә күчте, әниләр буыны инде читексез иде... Болгар заманыннан ук татарның көндәлек милли киеме булган күн читекләр тормышыбыздан төшеп, сәхнә киеме генә булып калды.

Мәгълүм булганча, Ислам шәригате боерыклардан һәм тыюлардан тора. Бу кануннар безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән. Фани дөньядагы һәм ахирәттәге тормыш бәхетле, тыныч, матур булсын өчен кеше шул илаһи кануннар буенча яшәргә тиеш. Шәригатебездә тыелган яман гамәлләрнең берсе – ялган.

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча,

уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм

бәхетле булырга өйрәнсәк иде.

 Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның нинди фикерләргә таянганын аңларбыз.