Әгүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдү лилләһи раббиль гааләмиин вәс-саләәтү вәс-саләмү галә расулиһи Мөхәммәдин вә галә әәлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн.

И мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгалә дөньяны ислам нуры белән яктыртыр өчен, бөтен җир йөзендә булган барча мөэмин вә мөэминә хатын-кызларны көфер караңгылыгыннан коткарып, дөнья-ахирәт сәгадәтенә ирештерүче юлны күрсәтер өчен пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне җибәрде. Бөтен Гарәбстан голәмәте (галимнәре) бу айда, ягъни Рабигыль әүвәл аенда пәйгамбәребезнең тууын тәбрик итеп бәйрәм итәләр һәм махсус касыйдәләр укып, куркынычлы кыямәт көнендә шәфәгатен өмет итеп, салаватлар укыйлар һәм безләргә дә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган аен хөрмәт итеп бәйрәм итү, аның махсус касыйдәләрен уку, вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләү һәм куркынычлы кыямәт көнендә аның шәфәгатен өмет итеп, салават укулар – һәрбарча мөэмин-мөселманнарның изге бурычыдыр.

Менә бүген Наҗия (Исмәгыйль хәзрәтнең кызы) үзенең балалары белән ихлас күңелдән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган аен хөрмәт итеп, күп мәшәкатьләр чигеп, безне дә  чакырып мәҗлес үткәрде. Аллаһы Тәгалә аларның изге эшләрен кабул итсә иде.

И мөселман кардәшләр, Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә боерадыр: «Аллаһка гыйбадәт кылыгыз һәм һич нәрсәне Аллаһка ширек (тиңдәш) кылмагыз». И туганнар, Аллаһы сезне юктан бар кылды. Аналарыбызның карынында яралтты, әгъзаларыбызны җанландырып, чын кеше итеп, дөньяга чыгар хәлгә килгәнче, сезне анда тәрбия кылды, аннан дөньяга китерде. Аналарыбызның күңеленә шәфкать вә мәхәббәт салып, сезне тәрбия кылдырды. Аталарыбызның күңеленә мәрхәмәт вә мәхәббәт салып, сезнең өчен мал җыйдырды. Шул рәвешчә, ата- аналарыгызның мәхәббәт вә мәрхәмәт кочагында үстегез. Аллаһы Тәгалә сезләрне иң гүзәл рәвештә яралтты. Матур сүзләр сөйли торган тел, файдалы эшләр башкара торган кул, кирәк урыннарга йөри торган аяк, гүзәл тавышлар ишетә торган колак, бөтен тирә-юньне күрә торган күз, яхшы белән яманны, файда белән зыянны аера торган һәм тормышыгызда җитәкче була торган холык һәм акыл бирде. Дөньяда була торган нәрсәләрнең һәммәсен дә сезнең өчен яралтты. Әгәр сезгә берәрсе өй салып бирсә, яктылык керә торган тәрәзәләр куйса, түшәмнәрен яхшы буяулар белән буяса, кичке караңгыда яктырта торган лампалар элсә, келәм-җиһазларын алса һәм шул өйдә яшәү, ашау өчен кирәк булган нәрсәләрне хәзерләп бирсә, һич шик юктыр: сез ул кешедән канәгать булып, аңа рәхмәт укып бетерә алмас идегез. Бу кешенең эшен гадәттән тыш бүләк итеп кабул итеп, аңа гомер буе рәхмәтле булыр идегез. Дөресен әйтергә кирәк, ул кешенең сезгә салып биргән өе – ут, җил, су, яңгыр тәэсирендә заманнар узу белән туза торган өйдер.

И адәм угыллары, Аллаһы Тәгалә сезгә гаять олы вә күркәм бина салган ки: ул бинага ут, су белән зыян булмыйдыр, җил вә яңгыр белән тузмыйдыр, заманнар узу белән бетмидер, бәлки, алга таба яхшыра барадыр. Аллаһы Тәгалә бу өйнең түшәмен гаять яхшы буяу белән буяган, алтыннан вә алмаздан ныграк ялтырый, җем-җем итеп торган нурлы йолдызлар белән зиннәтләгән, гаять нурлы ай вә кояш яктырткычларын аскан, җирнең һәр тарафына татлы сулар агызган вә саф һавалы җилләрне йөрттергән...

Һич нәрсә өйрәнмәгән вә ялгызы читкә чыгып йөрмәгән, голәмәне күрмәгән, 40 яшенә кадәр гарәпләр арасында яшәгән, тугрылыгы вә ышынычлыгы өчен яшь чагыннан ук Әл-Әмин атамасы белән мәшһүр булган, гарәп углы булган хәзрәти Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм гүзәл бер көндә бөтен дөньядагы халыкның диннәрен кире кагып, яңа дингә өнди башлады. Аның авызыннан хикмәт вә мәгърифәт сүзләрен ишеттеләр. Бу хәлне күргәч, гарәпләр шашып калдылар. Гомерендә укымаган кешенең голәмәләр акылы җитмәгән  Тәүрат вә Инҗилдә булган хөкемнәрне ассызыклап сөйләвенә шундагы галимнәр дә хәйран булды. Инсафлылар ислам диненә килделәр, кояш чыккач шәмнәргә хаҗәт калмаган кебек, ислам нуры таралгач, башка диннәр тәгълиматына хаҗәт калмады. Ялгыз инсафсызлар гына, ярканат кояш нурын күрә алмаган кебек, хак сүзгә күз йомдылар, төрле вәсвәсәләргә чумдылар. Дөньяга яктылык килгәч, караңгылык каршы тора алмаган кебек, хак дин килгәч, батыйл диннәрнең кирәге калмады. Ислам бөтен галәмгә тарала башлады. Бу нур, бу яктылык безгә дә килеп җитте. Әлһәмдүлилләһ, Аллаһ без гөнаһлы бәндәләрен бу Хак дин белән бүләкләде һәм хәзрәти Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәте кылды.

И мөселманнар, безгә бүләк итеп никадәр гүзәл җирләрне вә күкләрне бирде. Моның кадәр матур дөньяда яшәгәндә  дөнья-ахирәт гыйлемнәрен өйрәтү өчен Аллаһ безгә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне юлбашчы итте. Аллаһы Тәгаләгә никадәр рәхмәт, никадәр камәт вә санә әйтсәк, никадәр коллык кылсак та аздыр. Боларның шөкеранасында үзебезнең гаҗиз икәнебезне, ниһаять, белдек. Мәүлид ае – хәзрәти Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең гуган аедыр, аңа хөрмәт кылыйк. Кыямәт көнендә куркуыбыздан җаныбыз бугазыбызга җиткән чакларда, хәзрәти Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хөрмәте өчен, Аллаһ безләрне төрле кыенлыктан коткарыр. Вә хәзрәти Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәфәгатенә ирешү барчаларыбызга да насыйп булсын. Әмин!