Балалар – әти-әниләрнең сөенече һәм тормышның бизәге. Балаларыбызның рухи һәм физик сәламәтлегеннән, иминлегеннән җәмгыятебезнең киләчәге тора. Шуңа күрә балаларга яхшы белем генә түгел, күркәм тәрбия дә бирергә кирәк. Тәрбия – эзлекле рәвештә баланың әхлагын, рухи кыйммәтләрен камилләштерү ул.

Һәр бала бу дөньяга саф күңел белән, иманлы булып килә. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «һәр кеше фитри халәттә (иманлы булып) туа», – дигән (Бохари, Мөслим).  Һәркайсыбызга да, шул исәптән балаларыбызга Аллаһ тарафыннан бүләк ителгән рухи хәзинәне саклау һәм үстерү өчен дини тәрбия бирү – аеруча мөһим. Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә болай дип әйтә: «Әй, иманлы кешеләр, утын урынына кешеләр һәм ташлар ягылган Җәһәннәмнән үзегезне һәм гаиләгезне саклагыз» («Тәхрим» сүрәсе, 6 аять).

Коръәнне иң яхшы белүче сәхабәләрнең берсе Габдулла ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булсын) әлеге аятьне болай дип аңлаткан: «Гаиләгезне Җәһәннәм утыннан саклар өчен балаларыгызга дини тәрбия бирегез», – дигән.

Балаларыбызга кечкенәдән үк дини тәрбия бирә башларга кирәк. Хак динебез әхлакый тәрбиянең дөрес, кулай ысулларын кулланырга өйрәтә. Кайбер ата-аналар: «Әлегә балабызга дини тәрбия бирми торабыз, ул әле сабый, балигъ булганчы рәхәтләнеп калсын, үскәч, динне үзе сайлар», – дип уйлыйлар һәм тәрбия эшен үз агымына куеп калдыралар, шулай итеп үз-үзләрен алдыйлар. Шуны истә тоту бик мөһим: әти-әнинең сөйләгән сүзләре, ашаган ризыклары, кылган гамәлләре балага уңай яки тискәре йогынты ясарга мөмкин. Балалар әти-әниләренең гадәтләрен кабатлап үсәләр, шуңа күрә әти-әни бала өчен иң әүвәл күркәм үрнәк булырга тиеш. Бала – әти-әнисенең көзгесе ул!

Кайвакыт балалар үзләренең кирелеге, сүз тыңламаулары белән безне (өлкәннәрне) ачуландырырга да мөмкин. Шундый вакытта начар сүзләр, әшәке кушаматларны кулланудан нык сакланырга кирәк. Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә: «Бер-берегезгә әшәке кушаматлар такмагыз», – ди («Хөҗүрәт» сүрәсе, 11нче аять). Бала әти-әнидән шундый сүзләрне ишетеп үссә, аларны киләчәктә бала үзе кулланырга мөмкин.    

 Әгәр балаларыбыз ярамаган эш эшләсәләр, аларга матур итеп  ул эшнең зыянлы булуын аңлатырга һәм Аллаһ һәрнәрсәне күреп, ишетеп торганын искә төшерергә кирәк. Изге Коръәндә болай дип әйтелгән: «Сез кайда гына булсагыз да, Аллаһ сезнең янда булыр. Аллаһ гамәлләрегезне күреп тора» («Хәдид» сүрәсе, 5нче аять).   Балаларыбызга күңел белән Аллаһы Тәгалә якын, Ул минем белән бергә, Ул мине һәрвакыт күрә, дип әйтергә күнектерергә кирәк. Пәйгамбәрләр, изгеләр турында аларга гыйбрәтле кыйссалар сөйләргә киңәш ителә. Шундый кыйссаларның берсе белән танышып китик.

Бөек ислам галиме Җүнәйд Багдадиның бик тырыш егерме шәкерте бар иде. Ул аларны бик хөрмәт итә торган булса да, араларыннан берсен – Габдулланы артыграк сөя һәм ихтирам итә иде.

Көннәрнең бер көнендә дәрес беткәннән соң, унтугыз шәкерт бергә җыелып, Җүнәйд хәзрәт янына килделәр һәм: «Хөрмәтле хәзрәтебез, бер нәрсәне һичничек аңлый һәм тыныч кына кабул итә алмыйбыз. Нигә сез Габдулланы барыбыздан да артыграк сөясез һәм аңа күбрәк хөрмәт күрсәтәсез? Ул сезнең шәкертегез булган кебек, без дә сезнеке бит. Ул да яхшы укый, без дә артта калмаска тырышабыз. Бәлки арабыздан аннан да яхшырак укучыларыбыз бардыр?» – дип әйттеләр. Җүнәйд хәзрәт аларның сорауларына: «Әй, шәкертләрем, сабыр булыгыз, әлеге сорауга җавапны тиздән үзегез дә ишетерсез», – дип җавап бирде.  Хәзрәтнең бу сүзләре, әлбәттә, шәкертләрне канәгатьләндермәде. Һәммәсе дә, таралышып, өйләренә кайтып киттеләр.

Шулай итеп, берничә атна үтеп тә китте. Шәкертләрнең күбесе, хәзрәтләренә биргән сорауларын оныткан иделәр инде.

Бер көнне, дәрес тәмамланганнан соң, хәзрәт шәкертләренә шундый сүзләр белән эндәште: «Әй, хөрмәтле, нурлы йөзле шәкертләрем! Сезгә бер өй эше бирәм. Бүген барыгыз да өегезгә кайтып киткән вакытыгызда мәдрәсә сараеннан берәр тавык алыгыз, аннан шуларны, беркем дә күрмәгән җирдә суеп, чистартып миңа китерегез», – диде.

Шәкертләр бик сөенеп, җиңел булып күренгән һәм кызык кебек тоелган өй эшен хәтерләренә салып кайтып киттеләр.

Икенче көнне иртәнге дәрескә шәкертләр өй эшләрен хәзерләп килделәр: тавыклары суелган, чистартылган иде. Араларыннан берсе Габдулланың гына тавыгы кулында кыткылдап тора. Һәммәсе дә аңа карап сәерсенделәр: «Ничек инде хәзрәтебез кушканны эшләп килмәгән», – дип уйлап торганда, Җүнәйд хәзрәт аңардан: «Әй, Габдулла, нигә син өй эшен үтәмәдең? Беркем дә күрмәгән җирдә тавыкны суеп, чистартып килмәдең?» – дип сорап куйгач, ул: «Гафу ит, сөекле остазым, мин Аллаһы Тәгалә күрмәгән җирне таба алмадым», – дип җавап кайтарды. Моны ишеткән Җүнәйд хәзрәт шатланып елмайды һәм Габдулланы кочаклап алды да: «Ни өчен Габдулланы безгә караганда күбрәк сөясең?» – дип әйткән шәкертләренә: «Әй, шәкертләрем, минем аны ни өчен артыграк сөйгәнемне белдегезме инде? Ул Коръәнне һәм хәдисләрне генә ятлап чикләнми, гыйлемен арттыру белән бергә, ихласлылыгын һәм Аллаһка мәхәббәтен дә арттыра. Чын шәкерт, чын Аллаһ бәндәсе белеме һәм гамәле белән бергә ихласлылыгын да арттырырга тиеш», – дип әйтте.

Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Балаларыгызга җиде яшь тулгач, намаз укырга өйрәтегез. Ун яшь тулгач, намазларын калдырмасыннар, укырга теләмәсәләр, аларга сугыгыз (җәза бирегез) һәм ятакларыгыздан аерыгыз», – дигән (Тирмизи).

Олуг галимнәребез бу хәдискә таянып тәртипне (дисциплинаны) саклар өчен һәм балаларны начарлыктан ерагайтыр өчен физик җәзаны кулланырга ярый дип әйтәләр. Әмма динебез физик җәзалауны рөхсәт итсә дә, аның бөтен төрләрен кулланырга ярый, дигәнне аңлатмый.  

    Галимнәребез балаларыбызга җәза бирү буенча түбәндәге махсус принципларны һәм кагыйдәләрне тирәнтен уйлап кабул иткәннәр.

  1. Җәзаны зарурлык булганда гына куллану.
  2. Җәза балага җитди зыян салмаска тиеш.
  3. Җәза баланың күңелендә әти-әнисенә карата үпкә, рәнҗү хисен тудырмаска тиеш.
  4. Җәза баланы төшенкелеккә һәм явызлыкка китермәскә тиеш.
  5. Җәза баланы тәртипкә өндәүдә җитәрлек, билгеле бер чикләрдә булырга тиеш.
  6. Җәза бала түзә алмаслык булырга тиеш түгел.
  7. Таяк һәм башка предметлар куллану тыелган, ягъни кулларны гына файдаланырга мөмкин. Баланың битенә һәм башына сугарга ярамый.
  8. Ачу халәтендә яки үч алу нияте белән балага җәза бирергә ярамый.

      Шәригатебездә физик җәза рөхсәт ителгән булса да, балаларга тәрбия бирүдә җәзаның идеаль ысулы түгел икәнлеген истә тотарга тиешбез. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бөтен кешеләргә яшенә карамастан, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булган. Аллаһның расүле болай дип әйткән: «Олыларны хөрмәт итмәгән, кечеләргә миһербанлы булмаган кеше бездән булмас» (Тирмизи, Әбү Давыд).

                   Бүгенге көндә күп кенә илләрнең кануннары, шул исәптән безнең илебезнең кануннары да мәктәпләрдә физик җәзалауны тыйганнарын күздә тотарга кирәк. Шундый җәзаны кулланган әти-әнине ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

Шулай итеп физик җәзалау шәригатебездә билгеле дәрәҗәдә рөхсәт ителгән һәм шундый җәзаны югарыда китерелгән принциплардан чыкмыйча җитди сәбәп булганда гына кулланырга мөмкин.

Физик җәза бирүнең максаты баланың хокукларын бозу түгел, ә аны тәртипкә өйрәтү булырга тиеш. Моннан тыш, балаларга карата булган мөнәсәбәтнең иң яхшы ысулы – аларга Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кебек шәфкатьле булу.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: Шәригать буенча тән җәзалары каралган булса да, без барлык дини кануннарга, кагыйдәләргә таянып эш итәргә тиешбез, башкаларга кыенлык тудырмыйча гына бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк.

Гомумән, шундый четерекле эштә зирәклек күрсәтергә, тирә-юньдәгеләргә, шәхси мәсьәләдә аек акыл белән эш итәргә кирәк.

Аллаһы Раббыбыз балаларыбызга, оныкларыбызга һәм укучыларыбызга күркәм тәрбия һәм файдалы белемнәр биреп, алар өчен ике сөенеп яшәргә насыйп итсә иде.

Нияз хәзрәт Сабиров,

Апанай мәчетенең имам-хатыйбы,

тарих фәннәре кандидаты