Татарстан Милли музеенда татар мәгърифәте ядкарьләрен саклаучы өлкән фәнни хезмәткәр Рәмзия Афзалинаның 2021 елның 19 июль көнендә Апанай мәдрәсәсенең бинасында узган "Апанай мәдрәсәсе: тарих һәм хәзерге заман" темасына багышланган фәнни конференциядә укыган доклады

Тарихи хәбәрләрне саклап, барлап бару, күркәм мөселман гадәте буенча, халыкның мәгърифәтче галимнәре, имам-мөдәррисләре эшчәнлеге аша эзлекле итеп алып барылган. Кемнең кемнән һәм кайсы мәдрәсәләрдә белем-тәрбия алганлыгы остазлык шәҗәрәсе – силсиләләрдә чагылыш тапкан. Ул силсиләләрдә галимнәр үзләренә кадәр Адәм галәйһиссәламнән башлап пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһис вәссәламнән соң кемнәр аркылы дөрес, тугры тәгълимат, күркәм холык үрнәкләре ирешкәнлекне 8-10 метрга кадәр сузылган төргәкле язмаларга теркәп калдырганнар. Шәҗәрәдә кан-кардәшлеге күрсәтелсә, силсиләдә остазлык чылбыры билгеләнгән.

Касыймия (Апанай) мәдрәсәсендә белем алган Олы Ачасыр авылы имамы Габделхәбир хәзрәт Тахири китапханәсен Татарстан Милли музеена кабул иткән вакыт XX гасырның 90 нчы елларына туры килә. Төрле кәгазьләр арасыннан хәзрәтебезнең 1977 елның 9 февралендә улы Габбас Хәбировка урында ятканда әйтеп торып яздырып калдырган үзе белән бергә Мөхәммәдкасыйм хәзрәттән гыйлем алган шәкертләр исемлеге (1897-1918)  сакланып калган. Бу исемлектәге 166 кеше арасында 164 нче номерлысы – үзе дә бар.

Бу исемлектәгеләрнең күбесе Җәбәлстан – Тау ягы авылларыннан, Спас өязе, Уфа, Горький, Әстерхан, Ульяновск якларыннан. Кайберләренең имам булган әтиләренең исемнәре дә, исемлекнең әле 1975 елда гына төзелүен исәпкә алганда, Габделхәбир хәзрәт кемнең кая хезмәт итеп, нинди өлкәләрдә билгеле эз калдыруларын да әйтеп китә. Исемлектәге 77-78 нче номерлы Габделкәрим һәм Габдеррахман Габделгалләм уллары Зәбировлар, 75-76 нчы номерлы Габдулла һәм Габделкаюм Габделгалләм уллары Айбаштан дип күрсәтелгән. Халыкка билгеле булган кешеләрдән Камил Мотыйгый, Афзал Шамов, Нургали Надиев исемнәре бар. Бик күп исемнәрне дөресләп укый алмадык, шуңа күрә гарәп хәрефләре нинди эзлеклелектә язылган, ничек укый алдык, шулай яздык: белгән кешеләр аларны дөресрәк итеп укый алырлар. Бу исемлек Касыймия мәдрәсәсе тарихы өчен генә түгел, ә бәлки бөтен Россия: элекке Советлар Союзында хезмәт иткән гыйлемле кешеләр турындагы белешмәләре өчен дә кадерле. Бәлки кайберләүләр үзләренең якын кешеләре кемнәр кайда белем алганлыкларын белми дә торган булуы мөмкин.

  1. Мәрхүм мөхтәрәм Хөрнәфулла (хәлфә Такталы карьясе Сабык Спас өязе).
  2. Мулла Габдулла Насреддин улы Әмирханов (Дус авылы) Бишбалта имамы, 2 нче мәчет.
  3. Һади хәлфә Әхсәнов Гөбнәдә имам (бу көндә сау-сәламәт).
  4. Мәрхүм Шакир хәлфә Әхсәнов Бишбалтада беренче мәхәлләдә мәзин.
  5. Мәрхүм Габдерраззак хәлфә Дәҗ карьясендә (?) имам (Ватаны Спас өязе).
  6. Мәрхүм Зариф хәлфә (Казан арты ... ).
  7. Мәрхүм Гәрәй Карый хәлфә Садыйк (Ленинград ... ).
  8. Мәрхүм Фәхрелислам Хәмидулла улы.
  9. Мәрхүм Хәсән хәлфә Дәҗ имамы (Ватаны Уфада).
  10. Мәрхүм Шаһизадә хәлфә Заһир хәзрәт улы (Бу хәле Казан әтрафында Әлә Козаклар, Мамадыш өязе, Әмир авылы).
  11. Мәрхүм Габделбарый хәлфә Нәбиулла хаҗи хәзрәт улы Күккүз карьясендә имам (Тәтеш өязе).
  12. Мәрхүм Нутфулла хаҗи Габидулла хәзрәт улы, Күккүз карьясендә имам.
  13. Мәрхүм Мохәммәд карый дамелла Әбүбәкер карый хәзрәт улы, Шәйморза карьясендә имам.
  14. Мәрхүм Фәйзеррахман карый, Шәйморза карьясендә имам.
  15. Мәрхүм Миргазим карый Галим хәзрәт улы, Шәйморза карьясендә имам йәрсиф.
  16. Мәрхүм Шаһҗиһан Галим хәзрәт улы.
  17. Фәхри Галим хәзрәт ул Бәриев.
  18. Мирза галим хәзрәт улы Фәранд.
  19. Габдеррахман (Наратбаш карьясе, Тәтеш өязе).
  20. Бәдреддин – куйлында камәт кылган.
  21. Мәрхүм Фәим абзый, Әби авылында имам.
  22. Мәрхүм Шоһин, Әби авылы хөкүмәтендә хөрмәтендә горым нбдр.
  23. Нәҗип Вәлиев (Тәтеш, Яңа Сала авылы).
  24. Мәрхүм Фатих хәлфә, мулла Зариф улы, Яңа сала карьясендә имам, (Минзәлә өязе Яхшибай авылында).
  25. Мәрхүм Нәҗип мулла Зариф улы (Яңа Сала).
  26. Касыйм (Каратай авылы, Тәтеш).
  27. Имам Гыйниятулла Габделгаффаров (Ульяновск шәһәреннән).
  28. Мәрхүм Фаяз хәзрәт Мөхәммәтҗан хәзрәт улы Енгалычев, Саратов шәһәрендә имам һәм учитель.
  29. Мәрхүм Габдулла хәзрәт Әхмәтҗан хәзрәт улы, Сталинград шәһәрендә имам.
  30. Мәрхүм Садреддин, Әстерханда имам.
  31. Мәрхүм Мөхәммәтрахим, Әстерханда укытучы.
  32. Җәлал, Әстерханда театр сәхнәсендә хезмәт итте.
  33. Хисам, Әстерханда.
  34. Әмирзаәкрам Садреддин хәзрәт улы, Корнури Фәреддин хәзрәт углының улы.
  35. Мәрхүм Шаһҗамаледдин улы, бәргиф эшләрендә.
  36. Мәрхүм Ибраһим Җәләй хаҗи улы.
  37. Әхмәтхан Сираҗеддин улы Бәхтиев.
  38. Мәрхүм Һидиатулла (Срхб карьясендә туа).
  39. Мәрхүм Зариф Җәмаледдин улы, Урмай карьясе.
  40. Хәбибулла Шәфиулла хәзрәт углы (Тәтеш, Тәүгилде).
  41. Шәфигулла, укытучы Тәүгилде.
  42. Мәрхүм Габделкәрим (Кече Бакырчы, Тәтеш).
  43. Мәрхүм Зәки (Кече Бакырчы).
  44. Шакир Минһаҗеддин хәзрәт улы (Урта Балтай).
  45. Хөҗҗәтелислам Габделхалим углы Дәвеш карьясе.
  46. Фәхрелислам Габделхәким углы (Дәвеш).
  47. Мөхәммәтгали Хаким улы Сөләйманов (Дәвеш).
  48. Мәрхүм Габдулла Харис углы (шагыйрь, Ябалак карьясе).
  49. Мәрхүм Зәки ... (Сембер, Ульяновск).
  50. Мәрхүм Зияддин (Чынлы карьясе, Ульяновск).
  51. Хөҗҗәт Чынлы, Зыя мәрхүм бездәдер.
  52. Кәрим (Кишер Аксуы карьясе).
  53. Бадамша Ногман улы (Мөрәле).
  54. Закир Ногман улы (Мөрәле).
  55. Сафа Баһауддин улы (Мөрәле).
  56. Гыйрфан Минһаҗеддин улы Рахматуллин (Имәле Башы).
  57. Борһан Хәертдин улы (Кошман).
  58. Барый Вахидов Гатаулла улы (Кече Өтәк авылы).
  59. Габдулла Гатаулла улы (Кече Өтәк).
  60. Габделмәлик Исмәгыйль хәзрәт улы (Сатмыш).
  61. Мәрхүм Габделгазим ... углы Әнгари (Күгәй авылы).
  62. Габдеррауф Шәмседдин Җугари улы (Күгәй авылы).
  63. Мәрхүм Гарифҗан Шакирҗан углы Халидов (Җәке).
  64. Нәҗип Борһанеддин улы (Җуынчы).
  65. Мөхәммәтхан Әшрафхан улы Насыйбуллин (Әрә авылы, орденлы хөкүмәтнең ихтибарлы мөдәдбәсе).
  66. Мелла Мөхәммәтбари Һади улы (Әрә авылы).
  67. Мәрхүм Минһаҗеддин Сәләхеддин улы.
  68. Мәрхүм Габделгани Габделхәй улы (Күгеш).
  69. Харис Мөхәммәтгали улы (Күгеш).
  70. Мирсадыйк Нигъмәтҗан улы (Кармыш).
  71. Мәрхүм Габдулла Минкин (Шырдан, Каюм Насыйри авылы).
  72. Мәрхүм Хасибан Зәйнулла улы Гайнуллин (Танай авылы).
  73. Афзал Шиһаб улы Шамов (язучы Танай).
  74. Сәйфулла Сафиулла улы Максудов (Күлбаш авылы).
  75. Мәрхүм Габдулла Габделгалләм углы (Айбаш).
  76. Мәрхүм Габделкаюм Габделгалләм углы (Айбаш).
  77. Габделкәрим Габделгалләм углы Зәбиров.
  78. Габдеррахман Габделгалләм углы Зәбиров.
  79. Мәрхүм Габдеррахман (Чуаш Иле).
  80. Мәрхүм Салих (Карахуҗа авылы).
  81. Нәҗию Мәхдияров (Уразлы).
  82. Шәйхулла (Кавал авылы).
  83. Мәрхүм Җарулла (Казан Башы).
  84. Мәгъсум абзый.
  85. Мәрхүм Барый (Кушлавыч, Матур Бари дип мәшһүр).
  86. Мәрхүм Фатыйх Гариф улы Мәмәдияров (Җәке авылы, Мәзкүр халимнәрдән хөкүмәт әһле кадерле әвали иде).
  87. Габделбари Максудов.
  88. Мәрхүм Сәлим карый (Кыллар карьясеннән).
  89. Нәҗиб Җәгъфәров.
  90. Нәҗиб (Комыргуҗа карьясеннән).
  91. Галләм (Комыргуҗа).
  92. Нургали Надиев, мәшһүр укытучылардан.
  93. Борһан Ирсакаев (Саратов укытучы).
  94. Морад Ирсакаев (Саратов).
  95. Салаһид (Саратов).
  96. Мохтар (Саратов).
  97. Солтан (Саратов).
  98. Зыятдин Хуҗаши, мөгътабар галимнәрдән.
  99. Мәрхүм Насреддин (Бәсреддин) Хуҗаши (мәгариф эшендә зур хезмәт иткән, Ташкент әтрафында зур урыннарда гыйльми хезмәте булган, Саратов).
  100. Габделгазиз (Казакстан, инкыйлабтан соң казах телендә гәзитә чыгарган дип мәгъруз).
  101. Җәмаледдин Гумәр хәлфә улы, казах.
  102. Мәрхүм Габделгаффар Шәмседдин улы, казахта укыта.
  103. Вәли Мәхмүд (Мөхәммәд) хәлфә (Спас өязе, шәкертләре күп).
  104. Вәли Мөхәммәд Тәрҗеманов (Уфа Диния нәзәрәтендә).
  105. Кәшшаф Тәрҗемани Саев (Спас өязе).
  106. Галиәхад Кандалый (Спас).
  107. Гаяс (төлке ләкабе. Көек авылы, Нурулла хәлфә улы).
  108. Мәрхүм Зыятдин Нурулла хәзрәт улы – Көек авылы.
  109. Фасыр Турай хәзрәт улы Саев (Спас).
  110. Укытучы Хгум бар иде. Фикере бик яңа иде. 5нче елларда Мәхмүд укытучылар илә якындаш дус булды. Мәрхүм Кәшшаф Абраров. Сабы Спас Сембер әтрафында 5нче елгы революциядә шәкерт арасында күп хөрмәте булды. Татар әдәбиятында хезмәте күп булды «Көндәш фаҗига (фаилә)» шул исемдә сәхнә китабы язды Галимҗан Сәйфетдинов дуслар, Куләхмәдов дуслары.
  111. Габдулла Гыйззәтулла улы.
  112. Мәрхүм Гыйбадулла Гыйззәтулла. Ләкабе «Куш Мәдинәти». (Кыйраат кылган, Рамазан-шәрифтә мәсбих мәсчеттә Коръән укучы).
  113. Камил Мотыйгулла хәзрәт углы (мәшһүр Камил Әл Мутыги – кайгы).
  114. Мәрхүм Мостафа Фәтхелислам хәзрәт улы, әмин.
  115. Ибраһим Фәтхулла хәзрәт улы (мәшһүр Шиһаб хәзрәт әсәсенең нәселе).
  116. Ибраһим хәлфә (Уфа вилаяте).
  117. Берадар Хәмид (Уфа вилаяте).
  118. Җырмахуҗа (Башкорт).
  119. Касыймнан Җиандар Касыйм углы (Таң аты иде. Уфа).
  120. Ибраһим Кирлау хәзрәт улы.
  121. Исмәгыйль шул ук хәзрәт баласы.
  122. Катибу Котбеддин Рахмәтулла улы (5 нче елда Самрансуң карьясендә имам булып торганда сәяси гаепләнеп, иске хөкүмәт заманында сөргенгә җибәрелде).
  123. Хәлфә Садыйк мәрхүм (Сабы, Спас өязе).
  124. Габбас Мәмсә улы.
  125. Мәрхүм Госман Бәширов (Ашына (?) карьясендә).
  126. Бәдигъ Бәсиров.
  127. Мөхәммәд Юдныш, бу көндә Чистай шәһәрендә имам.
  128. Хәлил, Малмыж өязе Бәрәзкә карьясендә саҗик, Мәскәү имамы.
  129. Мәрхүм Шаһимәрдән (Сабы, Горький имамы).
  130. Гомәр Садыйк углы (Горький вилаяте, Куесу авылы).
  131. Юныс (Горький вилаяте, Анда авылы).
  132. Харис (Горький вилаяте).
  133. Фазыл Мөхәррәм улы (Муфазу карьясе).
  134. Сафиулла (Саралдан карьясеннән, әмин).
  135. Габдулла (Майдан карьясе, Спас).
  136. Фазыл (Майдан карьясе, авылда мөгаллимлек кылган).
  137. Хафиз (Сухари дип мәшһүр, Солтан карьясе).
  138. Нәбиулла Сафиулла улы (Тигәнәле).
  139. Мотыйгулла Сәйфулла улы (Тигәнәле).
  140. Җарулла Сәйфулла улы (Тигәнәле).
  141. Зәки (Салман авылы).
  142. Ибраһим (Фәси Ибраһим дип мәшһүр, имам, укытучы, Минзәлә әтрафында мәдрәсәдә укыта, Учительский мәктәпне тәмамлап хокук алды).
  143. Хафиз Рангазыр (Ядык (ярык) (?) байбәде өязендә).
  144. Мирсалих (Минзәлә әтрафы).
  145. Миргазиз (Минзәлә).
  146. Хадис – шул әтрафныкы.
  147. Кәрим Зариф хаҗи улы.
  148. Кыям карый (Спас әтрафыннан).
  149. Габдрахман (Чаллы авылы Фалылкын (?)).
  150. Галимҗан (Кавал авылы).
  151. Кәримҗан Әшрафҗан углы, Ленин ордены белән бүләкләнгән.
  152. Нурмөхәммәд Балтачев (Ульяновск шәһәреннән).
  153. Мәрхүм Габидулла Таһиров (Ульяновск вилаятеннән. Мәшһүр укытучылардан иде. Күп орденнар алды).
  154. Мәрхүм Габдрахман Сәгъид улы (Саба авылы, гали укытучылардан булды).
  155. Галимулла (мәшһүр Кыям карый берадаре).
  156. Мансур хәлфә, Истамак хәрби укыту йортында укытты.
  157. Габделхак Яуширмә Фазыл хәзрәт.
  158. Закир хәлфә (Гаделша авылы, Чистай өязе).
  159. Габдулла Сибгатулла улы (төп чыккан авылы, ягъни атасыннан Чынлы Камат Солтан авылында. Бүген дә хөкүмәт эшендә).
  160. Борһанеддин ... (?)
  161. Шамил, Мәдинәдә торып кайтты.
  162. Борһан (ләкабе Спас, Мәдинәгә һиҗрәт кылган).
  163. Гарифҗан мулла Шакирҗан улы.
  164. Габделхәбир бин Гыйрфанеддин (Татарстан, Норлат районы, Зөя өязе. Олы Ачасыр авылы карьясе).
  165. Рәкыйб ... (Борһан берадаре).
  166. Кол Мирфәрит.

Язды: Габбас. Якшәмбе, сәгать 11 сәгать 55 минутта тәмам булды. Әтиемнең истәлеге, сакларга. Мәрхүм Касыйм хәзрәттән гыйлем алган адәмнәрнең исемлеге. 9.02.1975 ел.

Шул ук вакыт Габбас абый Хәбиров миңа Мөхәммәдкасыйм хәзрәтне күмгән көнне кабере өстендә төшкән фотоны биреп, әтисен утыручылар арасында сулдан икенче дип әйткән.

Габделхәбир Тахири мәдрәсәне бетереп, хәзерге Зеленодольск районы Олы Ачасыр авылында имам була (танылган мәгърифәтче Шакирҗан Тахири туганы). Сакланып калган китапханәсенә карый, авылда мәхәллә тоткан, үзе салган мәдрәсәдә авыл халкына белем-тәрбия биргән, шуның өстенә зур тарихчы-галим булганлыгы күренә.

Габделхәбир Тахириның Татарстан Милли музее мирасханәсендә саклана торган шәхси китапханәсе:

      I. 1. Ш. Марджани «Мустафадель-ахбар…», 5-266 с.

      II. 1. З.Кадири. Книга по исламской философии, Уфа, 1328 х., 144 с.

      2. Х.Забири. Мөгаллим-әш-шәрига. Казань, 1908, 67 б. (кәсеп, никах, талак, сату-алу һ.б. ислам хөкемнәре)

      3. Журнал «Дин вә әдәб», 1913, № 23

      4. Рисаләи-нурнамә (книга о пророке). Казан, 1908, 42 б.

      5. Имам Касим Биккулов «Тарих әнбия» (история пророка) 1 часть, Казань, 1918.6. Габидулла Фәйзи-Буби «Мохтасар гыйлем хәл» (краткая история ислама), 19-139 б.

 

      III. 1. Хәсән Гата бин Мелла Мөхәммәд әл-Габаши. «Тарих каум төрки». Уфа, 1909, 216 б.

      IV. 1. Каюм Насыйри «Мәҗмәгул-әхбәр» (хәбәрләр җыентыгы) (Книга о Пророке, сахабах, последователях и ученых-шейхах), Казань, 1895, 173 с.

      2. Һади Атласи «Казан тарихы». «История Казани», 7-344 с.

       V.  1. Книга о положении мектебов и медресе (в форме ответов на вопросы), 62 с

       2. Книга по религиозным вопросам, 5-66 с.

       3. М.Мәрҗани. Папалар вә меллалар (из истории средних веков), Оренбург, 1909, 46 с.

  1. Закир Кадири. Книга об исламском мировоззрении, 84 с.
  2. Җиһангир Абзгильдин. Книга о понимании исламском. «Рух», 48 с.
  3. Р.Фәхретдин. Книга по хадисоведению, 1327 х. Оренбург, 114 с.
  4. Закир Кадири «Ислам», 1908, 47 с.
  5. Книга о различных календарях, 5-110 с.
  6. Ахмадзаки Валиди. Татар әдәбияты хакында (о татарской литературе), Оренбург, 1913, 47 с.

       VI. 1. Ислам мәҗәлләсе. Журнал. № 8, 1926, Уфа       

  1. Журнал «Ислам мәҗәлләсе», № 6, 1926, Уфа
  2. Джордж Зейдан «Ислам мәдәнияте тарихы». «История мусульманской культуры» (пер. Закира Кадири), Уфа, 1913, 1 том, 2 и 3 часть, 62, 67-220 с.
  3. Гыйлем хәл. Книга в форме вопросов и ответов по многим религиозным вопросам, 3-176 с.
  4. Мохтасар аль-Кудури (пер. Асадулла аль-Хамиди), Казань, 1911. Книга по мус.юриспруденции, 386 с.  

      VII. 1. Книга религиозных вагазов (проповедей), 114 с.

  1. Ислам мәҗәлләсе, № 12, 1927, Уфа
  2. Ислам мәҗәлләсе, № 4, 1926, Уфа  

      VIII. 1. Общая история. Древние люди. Бик борынгы кешеләр. 182 с.

  1. Книга по истории (средние века), 17-104 с.
  2. Төрек-татар тарихы, 15-92 с.

      IX. 1. Ш. Марджани «Мустафадель-ахбар…», 2 том, Казань, 1900, 368 с.

Шул китапханәдәге Ш.Мәрҗанинең «Мостафадел-әхбар» (1885, 1900) китапларының хашиясенә үзе белгән, хәтерләгән мәгълүматларны теркәп, аңлатып калдырган. Ш.Мәрҗани язган галимнәр исемнәре янына аларның кайсы як кешеләре икәнлекләрен, мөһим булган тарихи вакыйгаларның кайсына игътибар юнәлтергә кирәклекне күрсәтеп бара. Бу исемлек һәм фото аның чын тарихчы буларак чыганакларга бик игътибарлы булуын һәм мәгълүматларның тарих өчен мөһимлеген тоемлап, улы Габбас абый Габделхәбир улы: «Әтием истәлеге, сакларга», язуы белән билгеләп калдыра. Әткәй һәм бөтен авыл остазы Габделхәбир Тахири Гыйрфанеддин улының остазы Мөхәммәдкасыйм Габделгалләм улы Салихов һәм алардан алда килеп киткән, бездән дога өмет иткән остазларның рухлары шат, гыйлем-тәрбияләре дәвамлы, Аллаһ Тәгалә барыбыздан да разый, җәмгыятькә һәм һәрбер кешегә шифалы файдасы тисен иде.