Билгеле булганча, татарлар китап бастыру эшен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр. 1787 елда Санкт-Петербургта Екатерина II рөхсәте белән татар мулласы Госман Исмәгыйль тарафыннан әзерләнгән беренче басма Коръән нәшер ителә. Әмма беренче Коръән Петербургта чыкса да, 1803 елда Казанда басылган Коръән беренче басма Коръән буларак кабул ителә. Мөселманнар тарафыннан нәшер ителгәнгә аңа ихтыяҗ зур була. Революциягә кадәр Казан типографияләрендә бик күп дини китаплар, татар дин галимнәренең ислам дине фәннәре буенча хезмәтләре басылып чыга.

Совет чорында дини китаплар нәшер ителмәде, дини гыйлем алырга мөмкинлекләр чикле иде, шуның аркасында татар дин галимнәренең күп хезмәтләре онытылды, ә кайберләре хәтта юк ителде. Шулай итеп, Россия мөселманнары үзләренең рухи тамырларыннан аерылды.

ХХ гасырның 80-90 нчы елларында җәмгыятьтә демократик үзгәрешләр башланды, дини объектлар халыкка кире кайтарылды, яңалары төзелеп сафка басты. Төрле дини чаралар үткәрелде.

Шул вакытта Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксына, зур тырышлык куеп, ул үзлегеннән туган телне өйрәнә, татар яшьләре белән күп аралаша. Ул татар халкының мең еллык тарихы ислам дине белән аерылгысыз булуын аңлый. Халыкны рухи һәм мәдәни мирасыбыз белән таныштыру өчен Вәлиулла Якупов «Иман» нәшрияты ачарга карар кыла. Шулай итеп 1990 елда «Иман» нщшрияты барлыкка килә. Бу нәшрият менә инде 30 ел дәвамында җәмгыятьне мәгърифәтле итүгә хезмәт итә.

«Иман» нәшриятында һәр мөселман өчен кирәк булган Ислам дине нигезләре, әхлагы турында китаплар, төрле догалыклар басыла.

Ул елларда китаплар нәшер итү генә мөселманнарның ихтыяҗларын канәгатьләндереп бетерә алмый. Вакытлы матбугат чыгару ихтыяҗы өлгереп җитә. Шулай итеп, «Иман» нәшрияты, Россиядә беренче буларак, һәм дистә еллар дәвамында вакытлы дини матбугат чыгара: 1992 елның аугуст аенда иске имлядә кушымтасы да булган татар телендә «Иман» газетасы теркәлә; 1993 елның октябрендә рус телендә «Вера» газетасы һәм татар телендә «Иман нуры» журналы теркәлә; 1994 елдан татар телендә «Мөселман календаре», ә 1998 елның мартыннан «Мусульманский мир» журналы чыга башлый. Хәнәфи мәзһәбе традицияләре нигезендә язылган дини әдәбиятка ихтыяҗ арта башлый. «Иман» нәшриятында хәнәфи мәзһәбе галимнәре китаплары татар һәм рус телләрендә басылып чыга. Мәсәлән, имам Әбү Хәнифәнең «әл-Фикһ әл-әкбәр», имам Җәгъфәр әт-Тахәвинең гакыйдә буенча китабы, ән-Нәсәфи гакыйдәсе, Мөхәммәд Гашыйкның «Әт-тәсһил әз-зарури ли-мәсәил Әл-Кудури» китабы, Борһанетдин әл-Маргинаниның «Һидәя» китабы, «Мохтасар аль-викая» һәм башкалар.

1993 елны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе кабаттан торгызылып эшли башлады. Шәкертләргә гыйлем алу өчен дәреслекләр, уку ярдәмлекләре кирәк иде. «Иман» нәшрияты мәдрәсәдә укыту процессларын торгызуда да мөһим роль уйнады. Мәдрәсәнең гыйльми шурасы карары белән гарәп теле, фикыһ, гакыйдә, сира, тәфсир, иске татар язуы һәм башкалар буенча уку ярдәмлекләре әзерләп бастырылды, белешмәлекләр һәм сүзлекләр чыкты. «Иман» нәшриятында басылган китапларны Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә әле дә кулланалар. Шулай ук «Иман» нәшрияты Казан мөхтәсибәте, Татарстан Дения нәзарәте белән тыгыз хезмәттәшлектә булды. Нәшрият Казан мөхтәсибәте белән берлектә режиссеры Вәлиулла хәзрәт Якупов булган «Знакомьтесь: Ислам» дигән телевизион тапшыру әзерләде, «Иман» нәшриятында шулай ук «Казанский мухтасибат» газетасы әзерләнде.

1998 елда Татарстан мөселманнарының берләшү корылтаеннан соң «Иман» нәшрияты мөфтиятнең мәгълүмати-нәшрият блогын формалаштыруда үз өлешен кертте. Нәшрият базасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге яктыртылып барылды; мөфтият уздырган корылтайларның, фәнни-гамәли конференцияләрнең карарлары, тезислары бастырылды. «Иман» нәшрияты Мәсгуть Гайнетдинов, Хатыйп Миңнегулов, Дамир Исхаков, Рәфыйк Мөхәммәтшин кебек билгеле галимнәр, тарихчылар, язучылар белән хезмәттәшлек итте, аларның хезмәтләрен нәшер итте. Бүгенге көндә «Иман» нәшрияты укучыларны татар халкының бай мирасы, аның күпгасырлык тарихы, галимнәрнең иске татар графикасыннан кириллицага күчерелгән хезмәтләре белән таныштыруны дәвам итә. 2014 елдан алып 2020 елга кадәр 50 артык яңа китап басылды. Мәсәлән, Сираҗетдин әл-Ошиның гакыйдә буенча «Әмәли» китабы, Шәһәр Шәрәфнең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләре турындагы «Әсхәб әл-кирам» китабы, «Нәвәдир» җыентыгы, татар галиме Әхмәтвәли Рәхиминең «Мишкат әл-мәсабих» һәм башка хәдисләр җыентыкларыннан туплаган Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 300 хәдисе, Салях Камалның «Тарих ислам» китабы, XVI гасыр татар галиме Аднаш Хафизның «Сираҗел-колюб» («Күңелләр яктыркычы») китабы, татар мәгърифәтчесе, танылган галим Хәбибрахман хәзрәт Зәбиринең (1880-1942) «Мөгаллимүл гыйбадәт» китабы һәм башкалар.

 

«Иман» нәшрияты җитәкчесе,

тарих фәннәре кандидаты

Нияз хәзрәт Сабиров