Тарих фәннәре кандидаты Әскәр Гатинның ٌ Апанай мәдрәсәсенең бинасында "Иман"  нәшриятының 30 еллык юбилеена багышланган фәнни конференциядә ясаган доклады

Казан йортын яулап алудан – чукындыру чорына кадәр мәчетләр турында кайбер хәбәрләр

Казан ханлыгы чорында шәһәребез ислам дөньясының бер мәдәни үзәге буларак билгеле була. Шәһәрдә мәчетләр, мәдрәсәләр, мөселман зиратлар булуы турында чыганаклар хәбәр итә. Барысы 1552 елда үзгәрә... Казан яулап алынгач, яңа рус хәкимияте тарафыннан шәһәр эчендәге мәчетләр хуҗалык биналары буларак файдалана башлый, соңрак җимерелә. Шулай ук безгә Корәеш бистәсендә Отуч мәчете булуы турында билгеле. Ул мәчет таштан салынган дип санала. Ләкин ул да, бер фараз буенча, 1742 елда Казан епархиясе тырышлыгы белән җимертелә.*

XIX гасыр һәм ХХ гасырлар башы мәшһүр татар дин галимнәре белән билгеле. Алар арасында олуг галимебез, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани дә бар. Ул 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында дөньяга килә. Мәрҗанинең әти-әнисе биргән чын исеме – Һарун. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗан авылына нигез салучы була, шуннан башлап Мәрҗанинең бабалары үзләрен «әл- Мәрҗани», ягъни «Мәрҗан авылыннан булучы», дип атый башлыйлар.

Мәрҗанинең әнисе Бибихөбәйбә  зирәк акыллы, башкалар белән уртак тел таба белүче, тәкъва хатын була. Ул 29 яшендә ахирәткә күчә. Мәрҗани ана назыннан бик иртә – 5 яшендә үк мәхрүм кала.

Мәрҗанинең әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да бабалары укымышлы, белемле кешеләр булганнар, күп шәкертләр укытканнар. Аның әтисе Баһаветдин хәзрәтнең хәзерге Арча районы Ташкичү авылында үз мәдрәсәсе булган. Анда Мәрҗани башлангыч белемне алган.

 Һәркайсыбыз үзебезнең  нәсел-тамырларыбызны, бай мирасыбызны яхшы белергә тиеш. Бу белемнәр безне адашудан, чит-ят гадәтләргә иярүдән, югалудан саклый. Хикмәт ияләре әйтеп калдырганнар бит:

Илен белмәгән – игелексез,

Халкын белмәгән – холыксыз,

Нәселен белмәгән – нәсәпсез.

Мәчкәрә авылында армый-талмый хезмәт иткән мөхтәрәм галимнәр, олуг шәхесләр үзләреннән соң бай мирас калдырганнар.  Мәчкәрә мәдрәсәсен күп кенә мәшһүр дин әһелләре, фән вәкилләре һәм җәмәгать эшлекләре тәмамлаган. Шундый мәртәбәле шәхесләрнең берсе – Габденнасыйр хәзрәт Курсави.  Аның тулы исеме – Әбүннәср Габденнасыйр бин Ибраһим бин Ярмөхәммәд бин Иштирәк әл-Болгари әл-Курсави. 

Аллаһыга мең шөкер, менә быел да хисапсыз әҗерләр алыр вакыт – изге рамазан ае килеп җитте. Бу мөбарәк айны ничек уздырырга, бөтен дөньяда бәндәләрнең сыналу чоры булган бүгенгебездә Аллаһының рәхмәтенә ирешер өчен ниләр кылыр­га? Бу хакта шәһәребезнең Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт САБИРОВ белән әңгәмә кордык.

    Бүген бик күп илләрдә Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, күп кенә оешмалар, уку йортлары вакытлыча ябылды, карантин игълан ителде. Халык арасында курку һәм хәвеф (паника) таралды. Без, мөселманнар буларак, шундый очракларда үзебезне ничек тотарга, сынауларга ничек җавап бирергә кирәклеген белергә тиешбез. 

    Бөтен вакыйгалар, шул исәптән барлык эпидемияләр – Аллаһның тәкъдире. Төрле авырулар, бәла-казалар кешеләрнең итагатьсезлеге, гөнаһлары, рухи һәм матди чисталыкка тиешле игътибар бирмәүләре  аркасында барлыкка килә. Раббыбыз Аллаһ «Шура» сүрәсенең 30 нчы аятендә болай дип әйтә:  «Сезгә ирешкән бәла-казалар үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер. Шуңа да карамастан, (тәүбәгә килгәннәрнең) күбесен (Аллаһ) ярлыкаячак».

Болгар заманыннан ук татарның көндәлек милли киеме булган күн читекләр тормышыбыздан төшеп, сәхнә киеме генә булып калды.

Миңа әби белән үсү бәхете эләкмәде. Бер әбием миңа 2 яшь тулганчы ук вафат булган, икенчесе исә еракта яши иде. Әбидән калган ике пар читекне әни, “Әнинең төсе итеп кисеннәр” дип, туган тиешле апаларга бүләк итте. Әле дә хәтерлим, аларның берсе кызыл төстә, матур чигүле, икенчесе гади генә, кара төстә иде. Шуның белән безнең гаиләдә читек киючеләр чылбыры өзелде. Әти-әни эшкә киткәндә, мине күршебездәге Рәхилә әбигә кертеп калдыралар иде. Ул һәрвакыт читектән йөри: иртән киеп куя да көне буе салмый. Ашка-фәләнгә барасы булса, өйдә кия торганын салып, кызгылт-көрән яңа читеген кия. Еллар узды, ул әбиләр буыны картаеп, мәңгелеккә күчте, әниләр буыны инде читексез иде... Болгар заманыннан ук татарның көндәлек милли киеме булган күн читекләр тормышыбыздан төшеп, сәхнә киеме генә булып калды.

Мәгълүм булганча, Ислам шәригате боерыклардан һәм тыюлардан тора. Бу кануннар безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән. Фани дөньядагы һәм ахирәттәге тормыш бәхетле, тыныч, матур булсын өчен кеше шул илаһи кануннар буенча яшәргә тиеш. Шәригатебездә тыелган яман гамәлләрнең берсе – ялган.

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча,

уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм

бәхетле булырга өйрәнсәк иде.

 Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның нинди фикерләргә таянганын аңларбыз.

Аллаһы Раббыбыз – һәрнәрсәне белүче, чиксез мәрхәмәтле һәм кодрәтле зат. Ул безне тышкы сурәт, физик мөмкинлекләр, матди дәрәҗә буенча төрлечә яраткан. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне болай гына, буш максат белән генә дөньяга китермәгән. Безнең төрле булуыбызда зур хикмәт бар.

Кеше хакында гамәлләренә карап фикер йөртәбез. Динебез исә рухи халәт, бар гамәлләрнең этәргече булган ният турында да онытмаска өнди. Уйларыбыз вә эшләребез ни дәрәҗәдә тәңгәл? Ният гамәлдән өстен була аламы? Бу хакта Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров белән сөйләштек.

Кайс бин Мәхрамнан (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырыла, ул әйтте: «Мин һәм Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм Фил елында тудык» (Тирмизи). Бу хәдистә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Фил елында туган. Гарәпләрдә тарихи чорларны елның бөек вакыйгалары белән билгеләү гадәте булган, шундыйларның иң мәшһүре — филләр белән бәйле булган вакыйга.

Хикмәт ияләре әйткәннәр: «Бу дөнья – Ахирәтнең иген кыры. Бу дөньяда нәрсә чәчсәң, Ахирәттә шуны урачаксың». Шуңа күрә иманлы кеше изгелек кылырга тырыша, мәңгелек дөньяга әзерләнә. Изге гамәлләрнең уңай нәтиҗәләрен, җимешләрен бу дөньяда гына түгел, Ахирәттә дә күрер өчен, ул изгелекләрне беренчедән, Аллаһ ризалыгы өчен, икенчедән, Коръәнгә һәм сөннәткә таянып башкара.

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров быел хаҗга Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан төркем җитәкчесе буларак җибәрелгән иде. Хаҗ гамәлен кылып исән-имин туган илгә әйләнеп кайткач, ул мәчет коллективын, мәдрәсә мөгаллимнәрен, “Иман” нәшрияты хезмәткәрләрен җыеп, хаҗ истәлекләре белән бүлеште.

2 август - һиҗри календарь буенча Зөлхиҗҗә аеның беренче көне. Бу ай - хаҗ ае, сугышлар һәм кан коюлар тыелган дүрт изге айның берсе. Бу айның беренче ун көне аеруча да фазыйләтле. Әлеге көннәрнең бөеклегенә Коръәндә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтендә күрсәтмәләр бар.

1552 ел. Казан ханлыгы Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яуланган. Шәһәр халкы чебен урынына кырылган, асылган-киселгән... Казандагы барлык мәчетләр җимереп ташланган. Исән калган татарлар шәһәрдән куылган. Аларга шәһәргә кайтырга рөхсәт юк, Кабан күле артыннан чокыр-чакырлы, сазлыклы җирләрне бүлеп бирәләр. Бу биләмәләрне биек койма белән бүлеп куялар. Татарларга шәһәрнең төп өлешенә чыгып йөрергә ярамый. Ләкин тормыш дәвам итә. Көл өстендә гөлләр үсеп чыккан кебек, Кабан артындагы әрәмә-сазлыкларда Татар бистәсе үсеп чыга. XVI гасырда калыккан бистә XVII-XVIII гасырларда татар милли сәнгатенең, рухи тормышының оазисына әйләнә.

Раҗәб аеның 26 нчы көненнән 27 сенә каршы кичә Мигъраҗ дип атала. Бүген кояш баегач, мөбарәк Мигъраҗ кичәсе башлана. «Мигъраҗ» күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышында олуг могҗиза булып санала. Раҗәб аеның 27 нче төнендә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһның кодрәте белән гадәти булмаган сәфәр кыла.

        Кызганыч, бүген безнең илдә ришвәт бик киң таралган. Ришвәтчелекне бөтен дәүләт учреждениеләре системасында да очратып була. Алар мәктәптә, балалар бакчасында, югары уку йортларында, шифаханәләрдә, полициядә, түрәләр арасында да бар. Бу проблема турында күп сөйлиләр, ришвәтне бетерү өчен төрле юллар кулланып карыйлар, әмма шуңа карамастан, ришвәтчеләр саны елдан-ел үсә бара.

        Рәгаиб кичәсе – изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган мөбарәк кичә. Быел Рәгаиб кичәсе 7 март киченә туры килә. Бу кичә сөекле Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе – Ваһаб кызы Әминәнең никахы булып, тәүге тапкыр кавышкан көне. Ни өчен бу кичәне билгеләп үтәбез соң? Җавабы гади: шушы никах нәтиҗәсендә галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән.

        Бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм Тәрбиячесе булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә мактауларыбыз һәм олуглауларыбыз булса иде. Барча пәйгамбәрләрнең имамы булган Аллаһның Расүле – Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә һәм барлык сәхабәләренә сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

        Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәү нияте белән мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезне динебезнең күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

        Безне ир һәм хатын итеп яралткан, арабызга бәхет чыганагы булган ихлас мәхәббәт урнаштырган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз һәм олуглауларыбыз булса иде. Һәркайсыбыз өчен иң күркәм үрнәк булган, безне дөрес һәм матур яшәргә өйрәткән сөекле Пәгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә һәм барлык сәхабәләренә сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешер өчен ерак һәм якын җирләрдән килеп, мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезне динебезнең күркәм сәләме белән сәләмлим: әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!