Кеше хакында гамәлләренә карап фикер йөртәбез. Динебез исә рухи халәт, бар гамәлләрнең этәргече булган ният турында да онытмаска өнди. Уйларыбыз вә эшләребез ни дәрәҗәдә тәңгәл? Ният гамәлдән өстен була аламы? Бу хакта Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров белән сөйләштек.

 

Кеше хакында гамәлләренә карап фикер йөртәбез. Динебез исә рухи халәт, бар гамәлләрнең этәргече булган ният турында да онытмаска өнди. Уйларыбыз вә эшләребез ни дәрәҗәдә тәңгәл? Ният гамәлдән өстен була аламы? Бу хакта Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров белән сөйләштек.

–Нияз хәзрәт, нидер ниятләгәндә,бу хакта телдән әйтү мәҗбүриме, әллә уйлап кую гына да җитәме?

–Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Һәр мөселман ниндидер гамәл кылыр алдыннан, иң элек аны күңеле белән ниятләргә тиеш. Тел белән әйтү мәҗбүри түгел. Кайбер гамәлләрне башкарыр алдыннан исә телдән әйтү хәерлерәк була. Мәсәлән, намаз укыр алдыннан без күңелдән дә ниятләргә тиеш, телдән әйтергә дә киңәш ителә. Ниндидер гамәл кылганчы, һәр мөселман уйларга тиеш: ул аны нинди максат белән, ни өчен башкара?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Дөреслектә, гамәлләр нияткә карап бәяләнә» (Бохари). Ягъни кеше изгелек кылса да, ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булырга да, булмаска да мөмкин. Әгәр ул изгелек дөрес ният белән башкарылса, аның өчен кеше бик күп әҗер-саваплар ала. Әгәр инде башка ният икән, әйтик, кеше күрсен, мактасын өчен, яисә ниндидер дәрәҗәләргә ирешер өчен, матди байлыкка ирешер өчен яхшылык кылып йөрсә, аның кабул булуы икеле.

Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: «Мөэминнең нияте аның гамәленнән хәерлерәк» (Суютый «Җәмиг әс-сәгыйрь»). Мөэмин кеше изгелекне гел Аллаһ ризалыгы өчен башкарырга тырыша. Әгәр дә ул ниндидер сәбәпләр аркасында ниятләгән изгелеген кыла алмаса да, аңа әҗер-саваплар язылачак. Бу гыйбадәтләргә дә кагыла. Әйтик, ул нәфел намазларын гел укырмын дип ният итеп куеп та, авырып китү сәбәпле моны эшли алмаса, барыбер савабын алачак.

Ни өчен без гамәлне Аллаһ ризалыгы өчен дип башкарырга тиешбез? Чөнки Ул безнең Хуҗабыз, безгә төрле изгелекләр кылу өчен дә мөмкинлекләрне Ул гына бирә. Аның ярдәме, рәхмәте булмаса, үзебез генә берни дә эшли алмыйбыз. Мөэмин кешенең теләсә кайсы гамәле изге нияте аркасында гыйбадәт булып саналырга мөмкин. Мәсәлән, йоклар алдыннан тәһарәт алып, дога укып ятса, күңеле белән «мин йокларга ятам, иртәгә дә уянып изгелекләр кылачакмын, гыйбадәттә булачакмын» дип ниятләсә, аның йокысы да гыйбадәт булырга мөмкин. Өстәл янына ашарга утыргач та, Аллаһ ризалыгы өчен изгелекләр кылырга көч булсын дип ниятләп хәләл ризыкны ашаса да, әҗер-савап язылачак. Яшәү рәвешенә карап, аның бөтен тормышы гыйбадәт булып саналырга мөмкин.

–Кайчакта сүз арасында әллә ниләр кылырга талпынабыз, хәтта телебездән дә өзелә. Хәл белешкән чакта гына “сиңа кунакка сугылам әле” дип ихлас ният белән әйтелгән сүзебез дә икенче көнне үк онытылырга мөмкин. Ул ният өстебездә нәзер булып калмыймы?

– Тел белән әйткән сүз үтәлергә тиешле. Вәгъдә – иман диләр бит. Мөселманнарны һәрчак вәгъдәләрендә тору сыйфаты бизи. Коръәндә болай дип әйтелгән: «Әй иман китерүчеләр! Вәгъдәләрегезне үтәгез!» («Мәидә» сүрәсе, 1нче аять). Онытылу бар анысы, ләкин искә төшергәч, аны үтәргә кирәк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Кеше изгелек кылырга ниятләсә, ләкин ниндидер сәбәпләр арасында кыла алмаса, ул әҗер алачак. Ниятләсә һәм башкарса, аңа 10нан алып 700гә хәтле әҗер язылырга мөмкин. Әгәр кеше начар гамәлне кылырга ниятләсә һәм аны кылмаса – аңа да әҗер язылыр. Әгәр начар гамәлгә ниятләсә һәм кылса – гөнаһ язылыр». Фудәйл бин Гияд дигән галим болай дип әйткән: «Безнең гамәлләребез кабул булсын өчен ике шарт үтәлергә тиеш. Беренчесе – ихласлык, икенчесе – ул гамәлнең Коръәнгә һәм сөннәткә туры килүе. Никадәр ихласлык белән кылынган яхшы гамәл булса да, ул сөннәткә һәм Коръәнгә туры килми икән, ул кабул булмас. Киресенчә, изге китапка һәм сөннәткә туры килә торган гамәл булса да, кешенең ихласлыгы юк икән, ул да кабул булмас».

–Начар ниятләребез дә була. Гөнаһлы булмас өчен, ул гамәлне кылмый калу да җитәме, әллә начар уйлар өчен тәүбә итү кирәкме?

–Хәтта изге гамәлләр кылганнан соң да Аллаһтан гафу сорарга кирәк. Ник дигәндә, беркем дә гамәлләрне кимчелексез башкара алмый. Кемгәдер карата начар хис, начар мөнәсәбәт туса, әлбәттә, без тәүбә итәргә тиеш. Ул ният гамәлгә әйләнмәсен. Без һәр көнне Аллаһка тәүбә белән мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Тәүбә иткәндә, без Аллаһка мохтаҗлыгыбызны таныйбыз. Белмичә генә дә гөнаһ кылырга мөмкинбез бит. Гөнаһлар ике төрле була: Аллаһ каршында һәм кешеләр каршындагы гөнаһлар. Әгәр күңелебездә начар ният булса, ләкин ул гамәлгә күчмәсә, Аллаһ каршында тәүбә итү җитә. Ләкин кемнедер рәнҗеткән булсак, Аллаһтан сорау гына җитми, рәнҗетелгән кешедән дә кичерүен үтенергә кирәк.

Көннәрдән бер кәнне сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең сәхабәләренә шундый сорау биргән: “Кем ул банкрот?” – дигән. “Безнең аңлаубызча бу сүз товарның, акча юклыгын аңлата”, – дип җавап кайтарганнар сәхабәләр. Аллаһның расүле әйткән: “Минем өммәтемнән булган банкрот кеше шул булыр – кем Кыямәт көнендә укылган намазлары, тотылган уразалары, бирелгән сәдәкалары белән килер ләкин шуның белән бергә ул кемнедер орышкан, кемнедер хур иткән, хаксыз кемнеңдер малын кулланган, кемнеңдер канын түккән, кемгәдер суккан. Һәм шул начар гамәлләр өчен аңа үзенең изге гамәлләре белән түләргә кирәк булачак. Әгәр аның саваплары бетсә, ул рәнҗетелгән кешеләрнең гөнаһларын үзенә алачак. Шуннан соң ул җәһәннәмгә ташланачак”, – дигән (Мөслим).

–Психологлар уздырган заманына күрә актуаль тренинглар белән параллель дә сизелә ният итү дигәндә. Алар да бит максат куярга, үз көчеңә ышанырга кирәк дип өйрәтәләр.

–Психологлар бөтен потенциалны кешенең үзеннән эзли. “Син булдырасың, үз көчеңә, мөмкинлекләреңә ышан” диләр. Бер яктан ул дөрес. Тик кешегә ул көч һәм энергия каян килә соң? Рухи дөньяңны кем яратты синең? Шуңа күрә диндәге максат күпкә югарырак. Имам Раббани дигән мәшһүр галим болай дип әйткән: “Без беренче урынга нәфесебезне канәгатьләндерүне куярга тиеш түгел. Яхшы кием кигәндә дә Аллаһның “кайда гына гыйбадәт кылсагыз да, күркәм киемнәр киегез” («Әгъраф» сүрәсе, 31 аять) дип кушканны үтәүне максат итәргә кирәк. Ә үзебезне башкалар алданда матур итеп күрсәтергә омтылу, мактану килешми. Изге гамәлләр кылганда да, кеше күрсен өчен яисә шул гамәлебезгә күрә башкалардан нидер өмет итеп кылу дөрес булмас”. Аллаһ ризалыгы өчен гамәл кылганда, без әҗерне, нәтиҗәне Аның үзеннән көтәбез, кешеләрдән нидер өмет итү дөрес түгел. Ихлас ният шундый була. Шундый ният белән башкарылган изге гамәлләр кешене чын һәм мәңге булган бәхеткә китерә. Ният иткәннән соң, “Аллаһ теләсә”, “ин шәә Аллаһ” дигәнне гел әйтеп кую тиешле. Никадәр генә тырышсак та, Аллаһ юлын ачмаса, мөмкинлекләр тудырмаса, без бер гамәлне дә кыла алмыйбыз.“Мин булдырам” дип үзеңә генә таяну дөрес булмас.

Тик икенче ягы да бар. Ин шәә Аллаһ дип әйтеп кенә, менә Аллаһ бирсә – булыр, бирмәсә – юк дип кул кушырып утырырга ярамый. Дөрес ният – дөрес гамәлнең нигезе. Ният дөрес булсын өчен, Аллаһ турында, хак динебез турында белемнәребезне арттырыйк. Исламны тирән өйрәнгән кеше, һәрбер изгелекне Аллаһ ризалыгы өчен башкарырга тырыша. Хәтта үзенә начар мөгамәләдәге кешеләргә дә изгелек эшли башлый. Мәсәлән, туганнар, ир белән хатын арасын гына алыйк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына бер кеше килгән дә әйткән: «Минем туганнарым бар. Мин туганлык җепләрен ныгытырга тырышам, ә алар шул җепләрне өзәләр. Мин аларга изгелек кылам, ә алар явызлык белән җавап бирәләр. Миңа шулай дәвам итәргәме, әллә алар кебек начарлык күрсәтергәме?» – дип сораган. Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм аңа шул рәвешле изгелектә яшәвен дәвам итәргә киңәш иткән. «Син аларга изге мөнәсәбәттә булганда, Аллаһ синең белән булыр, аның ярдәмен сизәчәксең»,– дигән (Бохари, Мөслим).  

                                                                                            Ләйсән НИЗАМОВА