Раҗәб аеның 26 нчы көненнән 27 сенә каршы кичә Мигъраҗ дип атала. Бүген кояш баегач, мөбарәк Мигъраҗ кичәсе башлана. «Мигъраҗ» күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышында олуг могҗиза булып санала. Раҗәб аеның 27 нче төнендә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһның кодрәте белән гадәти булмаган сәфәр кыла.

Бу хакта Аллаһы Раббыбыз «Исра» сүрәсенең 1 нче аятендә болай дип әйтә: سُبْحَانَ الَّذِي أَسْرَى بِعَبْدِهِ لَيْلاً مِّنَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ إِلَى الْمَسْجِدِ الأَقْصَى الَّذِي بَارَكْنَا حَوْلَهُ لِنُرِيَهُ مِنْ آيَاتِنَا إِنَّهُ هُوَ السَّمِيعُ البَصِيرُ «Үз колын бер төндә Хәрам мәчетеннән аятьләребезне күрсәтү өчен тирә-ягын бәрәкәтле иткән Ерак мәчеткә күчергән Затка дан! Ул, чынлап та, һәрнәрсәне Ишетүче, Күрүче». Риваятьләр буенча, 620 елда (пәйгамбәрлекнең 10нчы елында) Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәи-Мөкәррәмә шәһәрендәге Хәрам мәчете («Изге мәчет» дигән сүз), ягъни Кәгъбәтулла диварына таянып утырганда, йокы һәм уяулык арасында булганда Җәбраил фәрештә Борак дип аталган хайван белән килә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә: “Әй Аллаһның сөеклесе! Сиңа Аллаһ сәлам бирә һәм Үзенә чакыра”, - дип сөенечле хәбәр китерә. Шуннан соң Җәбраил галәйһиссәләм Пәйгамбәребезнең күкрәген ачып аның мөбарәк йөрәген ала. Аны зәм-зәм суы белән өч мәртәбә юа, белем һәм хикмәт белән тутыра. Аннары кире урынына куя. Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм бернинди авырту хисен тоймый һәм кан да чыкмый. Аннары Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Борак белән яшен тизлегендә Хәрам мәчетеннән Кодүс (Иерусалим) шәһәрендәге Әл-Әкъса мәчетенә (Ерак мәчеткә) күчә. Шунда ул башка пәйгамбәрләргә имам булып алгы сафта намаз укый. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең башка пәйгамбәрләрдән өстен булуын күрсәтә. Соңрак Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә ике савыт китереп куялар: аларның беренчесендә — сөт, икенчесендә — шәраб (хәмер) була. Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөт салынган савытны сайлый. Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребезнең сайлавын күргәч: «Сине пәйгамбәр итеп җибәргән Аллаһка мактау булсын. Әгәр син хәмер салынган савытны сайлаган булсаң, өммәтең саташыр иде», — дип әйтә (Мөслим). Сөтнең ак төстә булуы хакыйкать, дөреслек, иминлек билгесе булып тора. Аннары Аллаһы Тәгаләнең әмере килә: Пәйгамбәребез Мөхәммәд Җәбраил фәрештә белән күккә менә. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, җиде кат күк аша үткәндә, күкнең һәр капусында үзенә кадәр җир йөзенә килеп киткән пәйгамбәрләр – Адәм, Яхья, Гайсә, Йосыф, Идрис, Харун, Муса һәм Ибраһим (аларга Аллаһның сәламе ирешсә иде) белән очраша. Алар барысы да Пәйгамбәребезгә сәлам бирәләр (Бохари).

Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мигъраҗ вакытында төрле вакыйгалар күрә. Бер өммәткә күз сала. Ул кешеләрнең иреннәре дөянеке кебек була. Бер төркем хезмәтчеләр, аларның иреннәрен кисеп, авызларына таш салалар. Пәйгамбәребез Җәбраилдән сорый: “Болар кемнәр”. Ул әйтә: “Алар хаксыз рәвештә ятимнәрнең малларын исраф иттеләр” (Табари). Шуннан соң Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм икенче өммәтне күрә. Ул өммәтнең кешеләре үз йөзләрен һәм күкрәкләрен бакыр тырнаклар белән тырныйлар. Аллаһның Расүле Җәбраилдән сорый: “Бу кешеләр кемнәр?” Ул әйтә: “Алар гайбәт сөйләп, яла ягып кешеләрнең итләрен ашадылар” (Әбү Давыд). Соңрак Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәетләрне һәм үләксәләрне ашаучы зиначыларны, күпергән эчләре белән риба ашаучыларны, башлары белән аска таба асылынган үз балаларын үтерүчеләрне күрә (Табари). Шуңа күрә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә әйткән: “Әгәр сез мин белгәнне белсәгез, аз көлеп, күп елар идегез” (Бохари).

Җәбраил фәрештә махсус бер чиккә («Сидрә әл-мунтаха») кадәр генә бара ала. Шул урынга җиткәч, Җәбраил фәрештә: «Миңа куелган чик шушында бетте, алга таба барырга рөхсәт юк», — дип әйтә. Пәйгамбәребез сәфәрне үзе генә дәвам итә. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә. Аллаһ хозурына баргач ул: «Әт-тәхиййәтү лилләәһи үәс-саләүәәтү үәт-таййибәәт», — дип сәламли, ягъни: «Тел һәм тән гыйбадәтләребезнең барысы да фәкать Аллаһ өчен генә». Аллаһы Тәгалә: «Әс-сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ», — дип җавап бирә, ягъни: «Әй пәйгамбәр, сиңа Раббыңның сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын». Моңа каршы Пәйгамбәребез: «Әс-сәләәмү гәләйнә үә гәләә гибәәдил-ләәһис-салихиин», — ди, ягъни: «Сәлам безгә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын». Шуннан соң фәрештәләр: «Әшһәдү әл-ләәә иләәһә илләл-лааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ», — дип, шәһадәт кәлимәсен әйтә, ягъни: «Чын күңелдән гуаһлык (шаһитлек) бирәбез ки, бер Аллаһтан башка һичбер илаһ юк, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм — Аның колы һәм илчесе».

Хөрмәтле мөселманнар! Бу сүзләрне без барыбыз да намазда, ягъни кагъдәдә, «Әттәхият»кә утыргач әйтәбез. Без өч затның: Аллаһы Тәгаләнең, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм фәрештәләрнең әйткән сүзләрен кабатлыйбыз, шуңа күрә хәдис шәрифтә: «Намаз — мөэминнең мигъраҗы», — дип әйтелгән. Димәк, намазда без Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәбез, Аңа мөрәҗәгать итәбез, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аңа якын булабыз. Шундый олуг бәхеткә көн саен биш тапкыр ирешәбез. Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә шушы кичәдә Пәйгамбәребезгә өч бүләк тапшыра:

— биш вакыт намаз фарыз кылына;

— «Бәкара» сүрәсенең ахыргы аятьләре бирелә (285-286 нчы аятьләр);

— ширек кылмаганнарның зур гөнаһлары гафу ителәчәк дигән хәбәр бирелә (Мөслим).

Мигъраҗ кичәсендә нәфел гыйбадәтләр, догалар кылырга, истигъфар, зикер һәм салаватлар әйтергә киңәш ителә.

                                                                                                             Нияз хәзрәт Сабиров,

                                                                                                  Апанай мәчетенең имам-хатыйбы,

                                                                         ТҖ МДНнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты

1 1 1 1 1
3