• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

28 апрель көнне Казанның Апанай мәчетендә Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте буенча 13 яшькә кадәрге кыз балалар арасында намаз уку бәйгесе узды. Бәйгегә егермедән артык бала җыелды. Иң яшь катнашучы 3 яшьлек Әхмәдиева Зәйнәп булды. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен, килгән кунакларны Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин исеменнән сәламләгәннән соң, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров болай диде:

- Бүгенге намаз бәйгесендә балалар намаз уку буенча үзләренең белемнәрен күрсәтәчәкләр. Намаз - һәрбер мөселман өчен фарыз гамәл булып тора. Намаз укуның тәртибен, шартларын һәрбер мөселман белергә тиеш, чөнки бу гыйбадәт - Аллаһ каршындагы иң беренче бурычыбыз.

Аллаһы Тәгалә намазның әһәмияте турында безгә Коръән аятьләре аша җиткерә. Пәйгамбәребез дә намаз укуга зур игътибар бирергә чакырган. Бер хәдистә болай дип китерелә: “Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән бер сәхабә: “Йә, Расүлуллаһ, Аллаһ каршында нинди гамәл иң хәерлесе?”, - дип сораган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Вакытында укылган намаз”, - дип җавап биргән”. Әгәр намазны бөтен шартларын, тәртибен үтәп, Пәйгамбәребез сөннәте буенча ихластан укысак, ул безне үзгәртә, камилләштерә һәм Раббыбыз Аллаһка якынайта, - дип, Нияз хәзрәт балаларны гыйбадәтне җиренә җиткереп үтәргә өндәде.

Бәйге өч номинациядә барды. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм 1, 2 нче сыйныф укучылары ике рәкәгать намаз укып күрсәттеләр һәм ислам нигезләре буенча кыска сорауларга җавап бирделәр. 3, 4 нче сыйныф укучылары биш вакыт намаз уку тәртибен күрсәттеләр һәм сорауларга тулы җаваплар бирделәр. 5 һәм 6 нчы сыйныф укучылары биш вакыт намаз һәм намаз эчендәге догаларны укып күрсәттеләр һәм шулай ук динебез турындагы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук барлык балалар өчен мәчет остазлары файдалы уеннар һәм викторина үткәрделәр.

Намаз уку буенча район бәйгесендә катнашкан балаларның барысын да тыңлаганнан соң жюри нәтиҗә ясады.

Мәктәпкәчә яшьтәге һәм 1, 2 нче сыйныф балалары арасында:

1 урынны – Канышева Камилә (7 яшь),

2 урынны – Низамова Сәлимә (7 яшь),

3 урынны Хәкимуллина Әминә (6 яшь) алды.

3, 4 нче сыйныф балалары арасында:

1 урында – Хәмидуллина Әминә (9 яшь),

2 урында – Вахидова Мәрьям (9 яшь),

3 урында – Тимуршина Камилә (9 яшь).

5, 6 сыйныф укучылары арасында:

1 урында – Низамова Мәрьям (13 яшь),

2 урында – Шакирьянова Мәликә (12 яшь),

3 урында – Арсланова Мәрьям (13 яшь).

Призлы урын яулаганнарга һәм бәйгедә катнашкан барлык балаларга бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм мул сыйлы табын артында дәвам итте.  

Бәйге 28 эчкәә

Бәйге 28 эчкәәә