Хәтер сәхифәләреннән

1552 ел. Казан ханлыгы Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яуланган. Шәһәр халкы чебен урынына кырылган, асылган-киселгән... Казандагы барлык мәчетләр җимереп ташланган. Исән калган татарлар шәһәрдән куылган. Аларга шәһәргә кайтырга рөхсәт юк, Кабан күле артыннан чокыр-чакырлы, сазлыклы җирләрне бүлеп бирәләр. Бу биләмәләрне биек койма белән бүлеп куялар. Татарларга шәһәрнең төп өлешенә чыгып йөрергә ярамый. Ләкин тормыш дәвам итә. Көл өстендә гөлләр үсеп чыккан кебек, Кабан артындагы әрәмә-сазлыкларда Татар бистәсе үсеп чыга. XVI гасырда калыккан бистә XVII-XVIII гасырларда татар милли сәнгатенең, рухи тормышының оазисына әйләнә.

Шәһәрдә мөселманнарга мәчетләр төзү тыелган. Шуңа да карамастан халкыбыз аң-белемгә омтылудан, рухи үсештән тукталмаган. Мәчетләр төзелә торган, рус хакимияте тарафыннан җимерелә торган. XVIII йөздә урыслаштыру, чукындыру сәясәте яңа бер карагруһ көч белән куәтләнеп китә. Төзелгән мәчет-мәдрәсәләрне яңадан җимерү башлана. 1742-1744 елларда гына да Казан провинциясендәге 536 мәчетнең 418 е юк ителә. 1762-1796 елларда Россия белән Екатерина II идарә итә. Татар мөселманнарга карата көчләп чукындыру һәм урыслаштыру сәясәте бераз йомшый төшә. Әби патша татарлар дөньясына карата мондый сәясәт алып баруның файдасыз һәм хәтта зарарлы булуын аңлый. 1767 елда Екатерина II Идел буйлап сәяхәткә чыга. Казанда да була ул. Иске бистә татарлары бу форсатны ычкындырмый – патшабикә белән очрашып, аңа үзләренең зарларын җиткерә, шәһәрдә таштан мәчетләр төзергә рөхсәт бирүен сорый. Казан императрицада тирән тәэсирләр калдыра. Сәяхәттән соң сенатор А.Олсуфьевка язган хатында ул болай ди: “Бу шәһәр, бәхәссез, Россия­дә Мәскәүдән кала беренче”. Петербургка кайтуга, Екатерина II Татар бистәсендә таштан мәчетләр төзергә рөхсәт биргән указны имзалый. Шуны гына көткән татар җәмәгатьчелеге уртак көч белән 1767 елда ук иң беренче таш мәчетне – хәзер Мәрҗани исемен йөртүче Аллаһ йортын төзи башлый. Ул рус провинциаль бароккосы өслүбендә эшләнә.

Ә 1768 елда исә Татар бистәсендәге икенче таш мәчет нигезләнә. Аны бай сәүдәгәр Якуб Солтангалиев үз акчасына төзетә. Мәчет башта бер 8 кырлы манаралы итеп төзелә. Бизәлешендә рус бароккосы һәм татар нәкыш сәнгате үрнәкләре чагылыш тапкан. 1872 елда архитектор Романов проекты белән төньяктан 2 катлы корылма өстәп төзелә. 1882 елда мәчет кирпеч белән коймалана һәм бер катлы өстәмә бина корыла. Еллар үткәч, бу корылмага икенче кат өстәп төзелә. Мәчетне башта Бай мәчете дип йөрткәннәр, монда күбрәк хәлле мөселманнар, зыялылар яратып йөргән. Тора-бара мәчетне Апанай мәчете дип йөртә башлыйлар, чөнки аны бай сәүдәгәр Апанаевлар тәэмин итеп тора. Шәһәребез тарихында икенче таш мәчет булып калыккан шушы сөекле Апанай мәчете быел үзенең 250 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Апанайлар

Апанаевлар – Казанның атак­лы байлары. Династиянең башында XVII гасырда яшәгән күнче Әмәт тора. Аның углы Ханбулат һәм оныгы Айтулла, Казан яулап алынгач, Лаеш вулысының Янбулат авылында төп­ләнә. Алар күн эшкәртә, сәүдә итә һәм җир эшкәртеп көн күрә. Айтулланың оныгы Ярмәк Казан белән ике арада сәүдә йөртә һәм Татар бистәсендә төп­ләнеп тә кала. Ул бик сәләтле булып, үз сәүдәсен җәелдереп җибәрә. Улы тугач, Апанай дип исем куша һәм шулай итеп, Апанаевлар династиясе үсә башлый. Бу гаилә Татар бистәсендәге Сафьян һәм Күнче урамнары чатындагы йортта яшәгән. Печән базарында Апанайлар нәселе лавкалар тоткан, кунакханәләр төзеткән. Исмәгыйль Апанаев аеруча танылган шәхес була. Ул шәһәр ратушасында татарлардан вәкил булып тора, 1794 елда 79 яшендә үлә, аның эшен уллары Муса һәм Йосыф дәвам итә. Алардан нәселнең ике зур тармагы башлана. Исмәгыйльнең кече улы Йосыфтан Апанайларның сәүдәгәр –промышленниклар юнәлеше үсеп китә. Йосыфның углы Исхак Пләтәндә зур сабын заводы ача. Муса гаиләсеннән дә зур сәүдәгәрләр һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары чыга. Муса елына 13 әр мең тире эшкәртүче 2 күн заводы тота. Муса Апанаев – зур хәйрияче, меценат, икенче мәхәллә мәчетен карап, тәэмин итеп тора. Нәкъ менә аның хөрмәтенә бу мәчет Апанай мәчете дип йөртелә дә башлый. Муса әфәнде ярлы мөселманнарга да күп ярдәм иткән.

Йосыф Апанаевның тагын бер углы – Габдулла Апанаев. Буыннан буынга күчеп килгән борынгы кулъязмаларны җыеп бара, акча кызганмый. Гомумән, Апанаевлар барысы да чит телләр өйрәнгән, русча, гарәпчә яхшы сөйләшкән, кытайчаны аңлаган. Габдулланың да төп эше коммерция булган. Ул гаиләнең күчемсез милке белән идарә иткән, әтисе фирмасындагы барлык эшне алып барган. Ул шәһәр Думасында тавышка ия була, Шәһәр Управасында 4 комиссиядә эшләргә өлгерә. Шәһәрдәге беренче татар китапханәсе “Китапханәи Исламия”не, “Шәрык клубы”н ачуда зур өлеш кертә. Аның кызы Гайшә – югары медицина белеме алган беренче татар кызы. Гайшә Казанның иң матур кызы дип саналган. Танылган язучы, шагыйрь һәм галим Гали Рәхим аның кулын сорап, “Кәккүк” дигән шигырен яза, беренче татар композиторы Солтан Габәши аңа көй багышлый һәм бу романсны гүзәл тавышка ия Гайшә әдәби-музыкаль кичәләрнең берсендә беренче тапкыр җырлый.

Апанаевлар нәселеннән тагын бер Габдулла – танылган педагог һәм җәмәгать эшлеклесе бар әле. 18 яшендә ул Печән базары мәчетенең имам-хатыйбы була. 1892 елда шунда ук яңа ысуллы мәдрәсә оештыра, ул данлыклы Күл буе мәдрәсәсе дип йөртелә. Педагоглык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, “Азат” газетасы чыгара. “Казанның ярлы мөселманнарга ярдәм җәмгыяте” идарәсе рәисе булып тора. 1906 елда Габдулла Апанаев Түбән Новгородта җыелган III Бөтенроссия мөселман съездын оештыру комитеты рәисе буларак таныла. Бу съезд “Иттифак әл-Мөслимин” партиясе программасын кабул итә. Аны төзүдә һәм партияне финанслау­да Габдулла Апанаевның турыдан-туры катнашы булган. Патша хакимияте аның эшчәнлеген өзлексез күзәтеп килә. 1908 елда ул 2 елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә. 1917 елдан соң да милли алгарыш идеясе өчен Совет власте тарафыннан гаепләнә, 1918 елда атып үтерелә.

Апанаевлар нәселе XIX башында ук 1 нче гильдия, 5 нче һәм 2 нче гильдияле өч сәүдәгәр гаиләсеннән гыйбарәт булган. Татар бистәсендәге Апанаевларның 14 бинасы булып, алар арасында атаклы “Болгар” номерлары да бар.

Апанаевлар икенче мәхәллә мәчете тотудан тыш үз мәчетләрен дә салдырганнар. Ш.Мәрҗанинең “Мөстафад әл-әхбәр” китабында Казанның борынгы мәчетләренә багышланган бүлек бар. Анда Татар бистәсендәге Алсу мәчет хакында да сүз бар. “Ул 1808 елда Муса ибн Исмәгыйль ибн Апанайның кызы Зөбәйдәгә мирас булып күчкән акчасына төзелгән” дип мәгълүмат бирелгән. Габделкәрим Апанаев исә 1863 елда Югары Курса авылында үз акчасына таш мәчет салдырган.

Милләт өчен, аның аң-белеме, үсүе өчен акча кызганмаган Апанаевларның Совет власте урнашкач, бөтен шәхси милекләре, байлыклары тартып алына. Үзләре исә лагерьларга сөреп, атып үлемгә дучар ителә. Нәселнең зыялы-затлы 8 кешесе юк ителә. Әйтик, 1937 елда Габделхәмит Исхак улы Апанаев, Гарун Габдрахман углы Апанаев, 1938 елда Ибраһим Исмәгыйль улы Апанаев, Якуб Исмәгыйль улы Апанаев атып үтерелә. Ибраһим Исхак улы Апанаев 1941 елда лагерьда үлә. 1942 елда Әхмәд Бәдретдин улы да шул язмышка дучар була... Кыскасы, Апанаевлар нәселе пыран-заран китерелә, аларның исемен, кылган игелекләрен хәтерләтеп, Апанай мәчете генә утырып кала.

Дөрес, 2012 елда ук бер төркем татар галимнәре Апанаевлар истәлеген мәңгеләштерү максаты белән Казанның бер урамына Апанаевлар исемен бирү һәм элеккеге Апанайлар йортында (Сафьян урамы, 5 нче йорт) Татар сәүдәгәрләре һәм иганәчелек музеен төзүне сорап, шәһәр мэры И.Метшинга һәм мәдәният министры А.Сибагатуллинга хат юллаган булган. Мәдәният министры алышынырга өлгерде, ә башкалабызда Апанаевлар урамы әлегә хәтле барлыкка килмәде.

Апанай мәчете – татар тормышының бер үзәге

Апанай мәчете каршында зур мәдрәсә эшләгән, аны Күл буе мәдрәсәсе дип йөрткәннәр. Бу уку йортында төрле елларда Г.Исхакый, З.Бигиев, М.Гали, А.Шамов, К.Мотыйгый һ.б лар белем ала. Мәдрәсәдә бик тирән белемле имамнар дәрес бирә: Салих Сәгыйтов, Фәхретдин хәзрәт, Сәләхетдин ибн Исхак, Таҗетдин ибн Бәшир, аталы-уллы Салиховлар... Апанай мәчете Татреспублика Башкарма комитеты карары белән 1930 елның 6 февралендә ябыла. Манарасы һәм михрабы җимерелә, бинада балалар бакчасы урнаша. 1995 елда гына мәчет яңадан мәхәлләгә кайтарып бирелә. Башта анда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе эшли, 2000 елларда реставрация эшләре башлана. 2011 елда тулысынча яңартылган Апанай мәчете яңадан ишекләрен ача, азан тавышы намазга чакыра башлый. Апанай мәчетен халыкка кайтаруда, яңартуда Вәлиулла хәзрәт Якупов һәм Әхмәт хәзрәт Сабиров күп көч куя. Реставрация борынгы бинада элек булганча итеп зур төгәллек белән, сакланып калган архитектура документлары нигезендә башкарыла.

Яңартылган мәчетнең беренче имамы – халкыбызга яхшы таныш Вәлиулла хәзрәт Якупов иде. Ул – милләтпәрвәр һәм гыйлемле шәхес – монда “Иман” нәшриятын оештырып җибәрде. Дингә, Аллаһ сүзенә сусаган халыкка китаплар бик тә кирәк иде. Вәлиулла хәзрәтнең фаҗигале үлеменнән соң Апанай мәчетендә Нияз хәзрәт Сабиров имам-хатыйблык итә башлады. Атаклы Вафа хәзрәтнең оныгы, татар язмышы өчен борчылып, иҗтиһат итеп яшәүче яшь дин әһеле, үтемле вәгазьләр остасы, китаплар авторы дип беләбез аны. Апанай мәчетенең 250 еллык юбилей мөнәсәбәте илә аның белән әңгәмә корып алдык.

"Максатыбыз – “Күл буе” мәдрәсәсен торгызу"

– Нияз хәзрәт, Сез шәһәрдә туып-үскәнсез, саф татарча сөйләшәсез, вәгазьләр сөйлисез. Дин юлына ничек кереп киттегез?

– Мин 1984 елда Казанда дини гаиләдә туып-үстем. Әти-әнием миңа һәм 2 энемә яхшы рухи тәрбия бирде. 52 нче мәктәптә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, 10-11 нче сыйныфларны Казан дәүләт университеты каршындагы лицейда укыдым. Анда тел сыйныфында белем алдым, гарәп, төрек телләрен өйрәндем. Гарәп теленә мәхәббәтем башлангыч сыйныфларда ук барлыкка килде, әтием кечкенә вакытымда ук, күршедәге малайларны да җыеп, Әҗем мәчетенә йөртә иде, анда безгә Габделхак хәзрәт Каюмов сабак бирә иде. Шулай итеп, сабак өйрәнеп, кечкенәдән намазда булып үстек. Лицейны тәмам иткәч, Татар дәүләт гуманитар университетына укырга кердем, 2006 елда татар филологиясе бүлеген тәмамладым. Россия ислам университетында укыта башладым. Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтындагы аспирантурага кердем, “XVII-XVIII гасырларда татар иҗтимагый фикер тарихы” темасына диссертация яздым, суфичылык традицияләренең татар фикеренә йогынтысын өйрәндем. Диссертацияне 2013 елда якладым. Казан Ислам университетында директор урынбасары, Мәрҗани мәчетендә имам, мөфтияттә урынбасар вазифаларында хезмәт иттем. 2013 елдан башлап Апанай мәчетендә имам-хатыйб булып торам. Җәмәгатем белән ике ул үстерәбез (Ибраһим һәм Гомәр). Өебез мәдрәсә кебек булды. Әти-әни гел сүрәләр өйрәнергә бирем бирә иде. Әтием гади эшче, заводта эшли. Әнием исә бик күркәм холыклы, әдәпле булганга күрә, безгә һәрвакыт киңәш, ярдәм сорап кешеләр килә иде. Энеләрем дөньяви уку йортларында белем алды, намаз әһелләре.

– Апанай мәчетенә элек-электән зыялылар тартылган. Алдынгы карашлы мәдрәсә дә эшләгән. Бүген мәхәллә ничек яши?

– Мәчетебез чыннан да мәш­һүр. Безгә йөрүче мөселманнарыбызның 97 проценты – үз татарыбыз. Монда зур имамнар эшләгән. Атаклы “Күл буе” мәдрәсәсе 1770 елларда барлык­ка килгән. Без бу мәдрәсәнең бинасын төзекләндереп, аны торгызырга ниятлибез.

– Ул нинди юнәлештә эшләячәк? Казаныбызда мәдрәсәләр аз түгел.

– Бу этник-мәдәни мәгариф үзәге булачак. Без халкыбызның милли рухи байлыгын, телен, тарихын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Шушы юнәлештә Апанай мәчетендә күптәннән эш бара. Әйтик, бездә динебез нигезләренә төшендерүче даими курслардан тыш, күн эшенә өйрәтү; милли киемнәребезне тегәргә өйрәтү; каллиграфия курслары да эшләп килә. Болар барысы да татарның милли асылын, милли рухын яшьләргә җиткезү өчен оештырылды. Бу курсларга бик күп кеше йөри, ә мәчетебезнең мөмкинлекләре чикле, чөнки урын аз. Шуңа күрә дә “Күл буе” мәдрәсәсен торгызып, этник-мәдәни үзәк итеп эшләтеп җибәрү безнең бурычыбыз булып тора. Ш.Мәрҗани урамындагы, 28 нче йорт адреслы бу бина бүген сипләүгә мохтаҗ. Анда совет чорында төрле оешмалар утырган, хәзер бина мөфтият тарафыннан Апанай мәчетенә кулланылышка бирелде. Безнең мәчет тарафыннан бүген анда төзекләндерү эшләре алып барыла. Бинага газ кертелде, җылылык системасы рәткә салынды. Бу эштә мәчеткә финанс ярдәме күрсәтүче ихласлы дин кардәшләребез бар, төзекләндерү алардан килгән акчага башкарыла. Әлбәттә, бу борынгы бинаны сафка бастыру бик күп чыгымнар таләп итә. Ләкин төзекләндереп, үз ишекләрен ачкач, анда һәр мөселманга файда булыр. Әйтик, кемдер халкыбызның тарихын өйрәнергә тели. Рәхим итсен, тарих буенча курс оештырылачак. Ә кемдер Коръән укырга өйрәнергә теләр. Читек тегәргә, кәләпүш чигәргә, милли озын күлмәкләр тегәргә өйрәнәсе килеп йөрүчеләр дә шактый. Бу үзәктә һәркем үзенә кирәкле курсны өйрәнер, иншалла.

Гомумән, Иске Татар бистәсе үзенең һөнәрчеләре белән данлыклы бистә булган. Урам исемнәре дә шул хакта сөйли: әйтик, безнең мәчет урнашкан Каюм Насыйри урамы белән Мәрҗани урамын Күнче урамы тоташтыра, ул – шәһәребезнең иң кыска урамы. Аңа параллель урам – Сафьян урамы. Хәзер дә милли кәсепләрне белүче, сак­лаучы осталар бар. Тик аларга эшләргә, һөнәрләрен яшьләргә өйрәтергә мәйдан юк иде. Үзәк әнә шул таләпне исәпкә алып ачылды да инде. Мәдрәсә бинасы өлгергәч, үзәкнең юнәлеш­ләре дә киңәячәк: күн мозаика, милли нәкыш, милли кием, каллиграфия юнәлешләренә батик, суга рәсем ясау һ.б.лар өстәлер дип уйлыйбыз.

– Апанай мәчетендә “Иман” нәшрияты да эшләп килә бит.

– “Иман” нәшрияты 1990 ел­дан бирле китаплар чыгарып килгән, Россиядә беренче булып ачылган мөселман нәшрияты. Монда барлыгы меңнән артык исемдәге басма чыгарылган. Елга уртача 20-30 исемдәге китап нәшер ителә. Китапларның күпчелеге татар телендә бастырыла.

– Апанай мәчетенең ачылуына 250 ел тулуга багышлап нинди чаралар үткәрелер?

– Юбилей чаралары “Иске Казан” шәһәр префектурасы белән берлектә уздырылачак. Җәй айларында төрле бәйгеләр, конкурслар оештырырга уйлыйбыз. Көзен исә Иске Татар бистәсенең тарихына багышлап, Тарих институты белән берлектә зур фәнни конференция үткәреләчәк. Апанай мәчете турында документаль фильм да төшерелә. Ул конференциядә беренче тапкыр күрсәтеләчәк. XVI гасыр татар галиме Атнаш Хафизның “Иман” нәшриятында әзерләнгән “Сираҗел колүб” (“Күңелләр яктырткычы”) китабын тәкъдир итүне оештырачакбыз. Ул кириллицада, аңлатмалар белән бастырыла. Басма тарих институты белән берлектә әзерләнә. Китап пәйгамбәребезнең 40 сорауга биргән җавапларыннан гыйбарәт.

Халкыбыз үз дәүләтчелеген югалтса да, аң-белемгә омтылудан туктамаган, галимнәребез иң авыр чорларда да хезмәтләр язган, аларны шәкертләре күчереп тараткан... Ул китапларны туплап, халкыбызга кире кайтару эше әле дә дәвам итә.

сираҗи язмасына

                                                                                                                        Эльмира СИРАҖИ, .http://madanizhomga.ru/

1 1 1 1 1
1