• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Нагорный бистәсендәге «Иман нуры» мәчете белән берлектә «Ни өчен мин үз динемне яратам?» дип исемләнгән фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрде. Әлеге чарада катнашырга 9-14 яшьлек балалар килде. Бирелгән тема кысаларында укучылар алдан фәнни-тикшеренү эшен педагог яки ата-аналар белән бергә башкарып, үзләренең идея-дәлилләре нигезендә төзелгән проект эшләрен якладылар. Əлеге конференциядә Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдән 10 шәкерт катнашты.

 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Нагорный бистәсендәге «Иман нуры» мәчете белән берлектә «Ни өчен мин үз динемне яратам?» дип исемләнгән фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрде. Әлеге чарада катнашырга 9-14 яшьлек балалар килде. Бирелгән тема кысаларында укучылар алдан фәнни-тикшеренү эшен педагог яки ата-аналар белән бергә башкарып, үзләренең идея-дәлилләре нигезендә төзелгән проект эшләрен якладылар. Əлеге конференциядә Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдән 10 шәкерт катнашты.

Барлык катнашучылар  иртәнге тугызга нәзарәтнең конференц-залына җыелды. Балаларны, аларның әти-әниләрен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде:

– Әлеге конкурста катнашырга теләк белдерүегез – ул үзе үк сезнең җиңүегез булып тора. Һәрберегезнең темасы – олы яшьтәге кеше укырлык, әһәмият биреп өйрәнерлек темалар. Киләчәктә дә үзегезнең җитдилегегез, динебезгә мәхәббәтегез камилләшеп кенә барсын. «Ни өчен мин үз динемне яратам?» соравына һәрвакыт төгәлрәк, тирәнрәк җаваплар табып яшәргә язсын.

Алга таба әлеге мөбарәк чараны оештыру өстендә зур тырышлык куйган Казанның «Иман нуры» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закировка сүз бирелде:

– Әлеге чараны оештыруда, үткәрүдә зур ярдәм күрсәтүчеләргә, беренче чиратта Татарстан мөфтиятенә киң рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Мөфти урынбасары, мөхтәсибебез Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин конкурс үткәрү идеясен аңлап, әһәмиятен тоеп, аны күтәреп алды. Мин катнашучылар саны шулкадәр күп булыр дип күз алдына да китермәдем. Барыгыз да яхшылап әзерләнеп килдегез, барлык таләпләр буенча чыгышларыгызны әзерләдегез. Аллаһы Тәгалә әҗер-саваплар бирсен сезгә! Киләчәк тормышыгызда нинди генә һөнәр юлын сайласагыз да, сез бу чараларда катнашуыгызны матур хатирә, истәлек булып искә төшерерсез дип ышанам.

Көн дәвамында «Ни өчен мин үз динемне яратам?» соравына утыз биштән артык бала җавап бирергә өлгерде. Оештыручылар тарафыннан куелган төп таләп буенча, чыгыш ясау өчен биш минут вакыт бирелде. Фәнни-тикшеренү эшләренә бәя бирүчеләр хезмәтнең оригинальлегенә, актуальлегенә, яңалыгына, тикшеренүнең әһәмиятенә зур игътибар бирде. Балалар чыгыш ясаганда үзләренең ораторлык осталыкларын файдаланырга, аудиторияне үзенә каратып торырлык итеп, докладлар ясый белергә тиешләр иде. Кыска гына вакыт эчендә барлык мәгълүматны үтемле, аңлаешлы итеп җиткерү максатыннан, катнашучыларның күпчелеге презентация, күрсәтмә материаллар ярдәмендә “имтихан тотты”. Моннан тыш төрле плакатлар, стена газетлары, төрле миниатюралар ярдәмендә чыгышларын баетучылар да булды. Шулай ук, чыгышларның үтемлелеген арттыру максатыннан, балалар яттан хәдисләр һәм догалар сөйләп күрсәтте, билгеле бер эзлеклелектә тарихи вакыйгаларны тасвирлады. Гомумән, укучыларның фәнни эзләнү эшләрен зур теләк белән башкарулары әти-әниләрдә, кунакларда зур кызыксыну уятты.

Конференция беренче тапкыр гына уздырылуга карамастан, катнашучылар арасында башкалабыз укучылары гына түгел, Татарстанның Сарман, Саба, Питрәч районнары, Чаллы шәһәре балалары да бар иде. Шунысы әһәмиятле: укучылар тарафыннан чыгыш өчен күп төрле темалар сайлап алынган иде: Аллаһыга мәхәббәт, күршеләрне хөрмәтләү, динебездә ятимнәргә булган мөнәсәбәт, мөселманнарның төрле бәйрәмнәргә карашы, ислам – тынычлык дине, ислам динендә кошларны кайгырту, әйләнә-тирә мохитне саклау һ.б.

Икенде намазыннан соң, жюри җиңүчеләрне ачыклады һәм бүләкләү тантанасы уздырылды. Оештыручылар тарафыннан шулай ук һәр катнашучыга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

______