• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия «Туган тел» форумы оештырды.

Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре чакырулы иде.

14 нче ноябрь көнне «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узды. Пленар утырыштан соң мөгаллимнәр өчен методик мәйданчыклар утырышы каралганнан иде. Әлеге чарада Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр да катнашты.