• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Апанай (Күл буе) мәдрәсәсе Казан шәһәренең иң борынгы мәдрәсәләренең берсе булып санала. Аңа Апанай мәчете төзелгән вакытларда ук нигез салына, ягъни аның эшчәнлеге XVIII гасырда башлануы билгеле. Шушы мәдрәсәдә халкыбызның олуг галимнәре, күренекле зыялылары белем алган.

{xtypo_dropcap}А{/xtypo_dropcap} панай (Күл буе) мәдрәсәсе Казан шәһәренең иң борынгы мәдрәсәләренең берсе булып санала. Аңа Апанай мәчете төзелгән вакытларда ук нигез салына, ягъни аның эшчәнлеге XVIII гасырда башлануы билгеле.

 

Шушы мәдрәсәдә халкыбызның олуг галимнәре, күренекле зыялылары белем алган. Мәсәлән, галим, дин белгече, педагог һәм журналист Әхмәдһади Максуди, тарихчы Әхмәдзәки Вәлиди, язучылар Гафур Коләхмәтов, Гаяз Исхакый, Галиәсгар Камал, галим Муса Бигиев, сәясәтче Садри Максуди, Россиянең беренче сайланган мөфтие Галимҗан хәзрәт Баруди һ.б. Зәки Вәлиди раславынча, Апанай мәдрәсәсе Казан дини уку йортлары арасында беренче урында торган. Үз вакытында Шиһабетдин Мәрҗани дә ул мәдрәсәгә гаять уңай бәя биргән.

Бүгенге көндә Казан шәһәренең Мәрҗани урамы, 28 йортта урнашкан мәдрәсәнең тарихи бинасы Апанай мәчетенә РФ Хөкүмәте карары буенча тапшырылды. 80 ел дәвамында бу бинаны башка максатларда файдалануы, аңа зур зыян салган һәм ул комплекслы реконструкциягә бик мохтаҗ.

Мөхтәрәм кардәшләр! Бу мәдрәсә киләчәктә Аллаһның рәхмәте һәм Сезнең ярдәмегез белән динебез, татар халкының бай мирасы, гореф-гадәтләре турында белем бирүче рухи-мәдәни үзәк булачак.

карап, хәер-садакаларыгызны мәдрәсә реставрациясе хисабына җибәрсәгез иде. Тамчылардан күл җыела, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул, һәр садакага җибәргәннәргә изге теләк, догалар кылып, сөенеп кабул итәчәкбез. Салган акчаларыгыз Аллаһы Тәгалә каршысында садакаи җария мәгънәсеннән булып, үзегезне, гаиләгезне озак вакытлар дәвамында шатландырып торыр, ин шәә Аллаһ.  

 

Садакаларны түбәндәге банк картасына күчерергә мөмкин (мәдрәсә өчен дигән язу белән):

4276620017753629 Сбербанк (карта Сабиров А.Х. исемендә)

шулай ук түбәндәге исәп-хисап счетына акча күчерергә мөмкин:

ММРО — приход Апанаевской мечети Централизованной религиозной организации — Духовного управления мусульман Республики Татарстан

ИНН: 7725114488

КПП: 7725114488

ОГРН: 1027700342890

БИК 049205706

р/счет 40703810867530000001  

к/с 30101810400000000706 в АО «Россельхозбанк» г. Казань

яки мәчет адресына җибәрергә була: 420021, Казан ш., К. Насыйри ур., 27.

Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен биргән садакаларыгызны Раббыбыз кабуллардан кылып, теләгән изге максатларыгызга ирешергә насыйп итсә иде! IMG 20181114 WA0004

 IMG 20181114 WA0003