• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

12 сентябрь көнне Апас районы Олы Бакырча мәктәбе бинасында бөтен авыл халкы өчен корбан ашы үткәрелде.

{xtypo_dropcap}12{/xtypo_dropcap}  сентябрь көнне  Апас районы Олы Бакырчы мәктәбе бинасында бөтен авыл халкы өчен корбан ашы үткәрелде.

 Әлеге чарада йөздән артык кеше, шул исәптән район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Голәмалар шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев, мөнәҗәтче Динар Шәймәрданов катнашты. Мәҗлестә вәгазьләр сөйләнде, мөнәҗәтләр әйтелде, догалар укылды, сорауларга җавап бирелде. Нияз хәзрәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде һәм авыл халкына дини китаплар, 2018 нче елга мөселман календаре бүләк итте. Апас мөхтәсибәте Татарстанда иң беренчеләрдән булып оешкан мөхтәсибәт буларак билгеле. Бәйрәмгә килгән кунаклар мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышты, элекке имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Гайнуллинның хәлен белергә керде.

 

korban bakyrchy 63 Kopirovat korban bakyrchy 81 Kopirovat korban bakyrchy 83 Kopirovat

korban bakyrchy 36 Kopirovat

http://dumrt.ru/news/news_18562.html