• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

10нчы ноябрь көнне Апанай мәчетендә «Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләре» курсларын тәмамлаучы мөселманнарга һәм мөслимәләргә, шулай ук татар галиме Сөнгатулла Бикбулатовның «Мәбдәүл-кыйраәт» китабы буенча гарәп телен өйрәнгән шәкертләргә  сертификатлар тапшырылды. 

Әлеге чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, мөхтәрәм кунак - Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, мәдрәсә укытучылары һ. б. катнашты.
ТНВ каналы журналисты Апанай мәдрәсәсенең, «Иман» нәшриятының эшчәнлеге турында Әхмәт хәзрәттән интервью алды.

Рәүф Хәсәноа курсларны тәмамлаучыларны тәбрикләде һәм үзенең нәсыйхәтләрен бирде.

15 сәгатьлек курслар  Апанай мәдрәсәсендә үткәрелде.