• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

19 июль, җомга көнне җиде ел элек шәһитләрчә арабыздан киткән танылган дин әһеле, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чарасы була. Аны Апанай мәчете һәм “Иман” нәшрияты җитәкчелеге оештыра.

19 июль, җомга көнне җиде ел элек шәһитләрчә арабыздан киткән танылган дин әһеле, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чарасы була. Аны Апанай мәчете һәм “Иман” нәшрияты җитәкчелеге оештыра.

Чара 9:00 дә мөселман зиратында хәзрәтнең рухына дога кылу белән башланып китә.

10:30 да Апанай мәчете бинасында “Иман” нәшриятында басылып чыккан “Валиулла хазрат Якупов: жизнь и деятельность” дигән китапның презентациясе була.

Хәзрәтнең тормышы – илебез, Татарстан мөселманнары тормышындагы үзгәрешләр чорының бер чагылышы иде. Әлеге китап шул чор - Вәлиулла хәзрәтнең шәхес буларак формалашуы, иҗтимагый, дини һәм фәнни эшчәнлеге, Татарстан мөселманнары өммәте үсешенә керткән өлеше турында.

Вәлиулла хәзрәт Якупов - “Иман” нәшриятына нигез салган шәхес. Чарада нәшриятта яңа басылып чыккан китаплар да тәкъдим ителәчәк. Хәзрәтне искә алу чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институты галимнәре, Вәлиулла хәзрәтнең чордашлары – аны белгән, аның белән хезмәт иткән кешеләр, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, имамнар һәм мәхәллә халкы катнаша.

Чараны яктырту өчен журналистларны чакырабыз.