• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Узган якшәмбедә Апанай мәчетендә, уку елына йомгак ясап, шәкертләр арасында намаз уку бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә башлангыч һәм дәвам итүче төркемнәрдә гыйлем алучы 15 яшькә кадәрге 30 лап малай һәм кыз бала катнашты. Мәчеткә аларның остазлары, әти-әниләре дә килгән иде. Бәйге изге Коръән аятьләрен уку һәм дога кылу белән башланып китте.

Узган якшәмбедә Апанай мәчетендә, уку елына йомгак ясап, шәкертләр арасында намаз уку бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә башлангыч һәм дәвам итүче төркемнәрдә гыйлем алучы 15 яшькә кадәрге 30 лап малай һәм кыз бала катнашты. Мәчеткә аларның остазлары, әти-әниләре дә килгән иде. Бәйге изге Коръән аятьләрен уку һәм дога кылу белән башланып китте.

Аннары Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров балаларга болай дип мөрәҗәгать итте:

- Бүген уку елының соңгы көне. Әлхәмдүлилләһ, тырыштыгыз, якшәмбе көнне иптәшләрегез җылы урыннарында йоклап ятканда, мавыктыргыч уеннар уйнап йөргәндә сез мәчеткә килдегез. Гыйлемне даими рәвештә алу, һәм шуның буенча гамәл кылу мөһим. Мәктәп гыйлеме белән дөньяви эшләрне башкарсак, дини белемнәр бу дөньяда да, Ахирәт өчен дә файдалы. Иман китергәч, беренче бурыч – намаз уку. Аллаһның нигъмәтләрен даими куллангач, шөкер кылырга кирәк. Изгелек кылган кешегә дә рәхмәт әйтәбез бит. Ә иң күп бүләкләрне безгә Аллаһы Тәгалә бирә. Шуңа күрә иң зур рәхмәтебез дә Аллаһка булырга тиеш. Рәхмәт әйтү ул - намаз уку. Һәр мөселман намазны дөрес итеп укырга тиеш. Чөнки ул һәркем өчен фарыз гамәл. Кыямәттә дә беренче сорау намаз турында булачак. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән бер сәхабә: “Йә, Расүлуллаһ, Аллаһ каршында нинди гамәл иң хәерлесе?”, - дип сораган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Вакытында укыган намаз”, - дип җавап биргән. Намаз укысаң, бу дөньяда да, Ахирәттә дә уңышларга ирешәчәксең. Намаз укысаң, догалар кабул була. Һәркемнең изге максаты бар, аңа ирешүдә дә намаз ярдәм итә. Гомәр радыяллаһу ганһү: “Минем өчен иң мөһим гамәл ул - намаз. Чөнки намазга игътибар биргән кеше башка изгелекләргә дә игътибар бирә. Кем намаз калдыра, ул башка изгелекләрне дә калдыра”,- дигән”.

Аннары хәзрәт балаларны бәйгенең тәртибе белән таныштырды. Балалар, төркемнәргә бүленеп, дүрт залда остазлары һәм остаз ярдәмчеләре, имамнар, абыстайлар, ата-аналар каршында намаз укып күрсәттеләр; намаздагы сүрәләрне, догаларны яттан сөйләделәр; иман мәсьәләләре, динебез нигезләре турындагы сорауларга җавап бирделәр; малайлар азан әйтте, кызлар дога кылып күрсәтте. Соңыннан имамнар һәм остазлар, бәйгегә нәтиҗә ясап, балаларның намаз укыганда җибәргән хата-кимчелекләрен төзәттеләр һәм җыйган баллар буенча урыннар игълан ителде:

 кызларның башлангыч төркеме (остазлары Венера абыстай):

1 нче урында – Канышева Камилә,

2 нче урында – Сәйфетдинова Хәбибә,

3 нче урында – Хәмидуллина Әминә;

кызларның дәвам итүче төркеме (остазлары - Мәрьям ханым):

1 нче урын – Шакирьянова Мәликә,

2 нче урында – Мисбахова Сәидә,

3 нче урында - Вахитова Мәрьям;

малайларның башлангыч төркеме (остазлары - Нәсимә абыстай):

1 нче урында – Хәмидуллин Әмир,

2 нче урында - Исхаков Инсаф,

3 нче урында - Ибраһимов Данияр;

малайларның дәвам итүче төркеме (остазлары - Фуад хәзрәт):

1 нче урында – Сабиров Илһам,

2 нче урында - Гыйльметдинов Илшат,

3 нче урында – Бәширов Ильяс.

Гыйлем алуда уңышка ирешкән балаларны котлап, бүләкләр тапшырганнан соң, Нияз хәзрәт:

- Бәйгедә катнашкан балалар, бүген сез барыгыз да җиңүче. Чөнки сез: “Мәчеткә йөрмә”, “Укырга барма!” – дип котыртып торган шайтанны җиңдегез. Һәрвакыт шулай җиңүчеләрдән булырга язсын! Гыйлем алудан тукталмаска, гел камилләштерергә насыйп булсын! - дип балаларның барчасына да бүләкләр өләште.

Бәйге мул сыйлы бәйрәм табыны янында тәмамланды.

бәйге1 эчкә

бәйге2 эчкә