• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

25нче октябрь көнне Апанай мәдрәсәсендә хәнәфи мәзһәбенең танылган галиме Нәҗмеддин Әбү Хәфс Гомәр ән-Нәсәфинең (1068-1142) «Әл-Гакаид ән-нәсәфия» китабы буенча беренче дәрес үткәрелде.
«Әл-Гакаид ән-нәсәфия» китабы һәр мөселман белергә тиеш булган иман мәсьәләләре белән таныштыра. Бу китапны элек-электән татар мәдрәсәләрендә укытканнар, шәкертләр аны яттан өйрәнгәннәр. Татар дин галимнәре Габденнасыйр Курсави һәм Шиһабетдин Мәрҗани бу китапка шәрех (аңлатма) язганнар.
Дәресләр атна саен чәршәмбе көнне гарәп һәм татар телләрендә үткәрелә. Үткәрү вакыты: 18:00-19:00.


Дәресләрдән соң шәкертләрнең сорауларына җаваплар бирелә һәм Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер хәдисе аңлатыла. Дәрестә теләгән һәр кеше катнаша ала.
Тиздән дәресләрне Апанай мәчетенең Ютуб каналында да карарга мөмкин булачак.