29 июль көнне Апанай мәчетендә кыз балалар өчен Ислам нигезләре буенча курслар тәмамланды.
{xtypo_dropcap}29{/xtypo_dropcap}июль көнне Апанай мәчетендә кыз балалар өчен Ислам нигезләре буенча курслар тәмамланды.
Курслар барышында кызлар дини белемнәр генә алып калмыйча, бай тарихыбыз буенча белемнәрен арттырдылар, гореф-гадәтләр белән таныштылар. Кыз балалар өчен кул эше буенча мастер-класслар, экскурсия һәм төрледән-төрле чаралар үткәрелде.
Курслар ябылу уңаеннан Апанай мәчетендә мәҗлес үтте. Чара вакытында барлык укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелде, укытучыларга һәм курслар барышында булышкан хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Текст һәм фото: Сөмбел Хасанова