• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

        Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә шәкертләре мәдрәсә җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров һәм мөгаллимнәр белән бергәләп Тукай әдәби музеенда булдылар. Музей экскурсоводы Резеда Вәгыйзова балаларны сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның биографиясе, язмышы, иҗаты белән таныштырды.

        Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә шәкертләре мәдрәсә җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров һәм мөгаллимнәр белән бергәләп Тукай әдәби музеенда булдылар. Музей экскурсоводы Резеда Вәгыйзова балаларны сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның биографиясе, язмышы, иҗаты белән таныштырды.

        Музейдагы аерым залларга урнашкан экспозицияләр Тукайның балачагына, мәдрәсәдә укыган чорына, Казан чорына, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе буларак танылган чорларга багышланган. Шагыйрьнең безнең көннәргә кадәр сакланып килгән шәхси әйберләрен - 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәен; Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканын; аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмаларын (запонки); үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачыкны; шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗинен һәм Петербургтагы татар мәктәбе укучылары бүләк иткән кара савытын балалар аеруча зур кызыксыну белән карадылар. Тукай әдәби музее урнашкан тарихи бина - Шамил йорты (Тукай ур., 74 йорт) турында да шактый мәгълүмат тупладылар.

        Музей елдан артык барган төзекләндерүдән соң – узган елның 30 августында ишекләрен кабат ачкан. Анда эшләүче хезмәткәрләр сүзләренә караганда, музейга йөрүчеләр саны шактый –5-6 шар төркемне кабул иткән көннәре дә була икән. Экскурсияләрне татар һәм рус телләрендә алып баралар.