• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Республика мөхтәсибәтләрендә Татарстан мөфтие карары нигезендә, октябрь аеннан башлап, Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча викторина үткәрелеп килә. Тәүге мәртәбә уздырылучы викторина кысаларында сорауларга җавап бирү белән бергә, татар дин әһелләренә багышланган чыгышлар сөйләү дә каралган.

{xtypo_dropcap}Р{/xtypo_dropcap}еспублика мөхтәсибәтләрендә Татарстан мөфтие карары нигезендә, октябрь аеннан башлап, Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча викторина үткәрелеп килә. Тәүге мәртәбә уздырылучы викторина кысаларында сорауларга җавап бирү белән бергә, татар дин әһелләренә багышланган чыгышлар сөйләү дә каралган.  Бу хакта без нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров белән сөйләштек.

- Хәзрәт, бу викторина ни өчен нәкъ менә “Гыйбадәте исламия” китабына нигезләнеп уздырыла?

- Билгеле булганча, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан 2016 ел “Әбү Хәнифә мәзһәбе елы” дип игълан ителде. Бу ел кысаларында Әбү Хәнифә мәзһәбенең әһәмияте, аның мирасы, байлыгы белән таныштыручы күп кенә чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе -Әхмәтһади Максудиның (1868-1941) “Гыйбадәте исламия” китабы буенча балалар арасындагы викторина. Әлеге бәйгенең төп максаты яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре буенча белемнәрен арттыру.

Әхмәтһади Максуди – атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист. Ул язган дәреслекләр, китаплар бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Аның иң мәшһүр хезмәтләренең берсе «Гыйбадәте исламия» китабы. Бу китап Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча һәр мөселман белергә тиеш булган шәригать хөкемнәре, динебезнең нигезләре белән танышыра. Шулай ук анда еш кулланыла торган догалар, ислам бәйрәмнәре, мөбәрак көннәр һәм кичәләр турында язылган. “Гыйбадәте исламия” һәр татар мөселманның өстәл китабы булырга тиеш. Аны бала чактан өйрәнеп үсү кирәк. Белгәнебезчә, һәркемгә аңлаешлы булсын өчен “Гыйбадәте исламия” китабы хәзерге татар теленә күчерелде һәм “Хозур” нәшрият йортында берничә мәртәбә бастырылды.

Соңгы вакытта мөселманнар арасында мәзһәбләрне хурлаучы, аларның әһәмиятен түбәнәйтергә тырышучы, хәтта мәзһәбне тулысынча инкарь итүче төрле фиркалар тарала башлады. Алар бөек галимнәребезнең әсәрләрен, китапларын читкә куеп, Коръән аятьләрен һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләрен үзләренчә аңлаталар, динебездә рөхсәт ителгән эшләргә каршылык күрсәтәләр. Шуңа күрә Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” китабы буенча бәйге үткәрү бик мөһим.

- Викторинаны уздыруның тәртипләре белән таныштырсагыз иде.

- Викторинада 10-15 яшендәге малайлар һәм кызлар катнаша. Викторина 3 турда үтә: 1 – район туры; 2 – төбәк туры; 3 – Республика туры. Беренче тур октябрь аенда һәр район мөхтәсибәтендә уздырылды.

Викторина сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленде. 30 сораудан торган язмача тест формасында үткәрелде. Һәр дөрес җавап өчен иң югары (максималь) бәя – 5 балл. Тест вариантлары алдан ук Татарстанның һәр мөхтәсибәтенә дә җибәрелгән иде. Район турында җиңүчеләр (3 малай һәм 3 кыз) төбәк турында катнашу хокукына ия булдылар. Төбәк туры Татарстан казыятьләрендә үткәрелә:

- төньяк төбәге;

- мәркәз (Казан шәһәре);

- төньяк-көнбатыш төбәге;

- көньяк-көнбатыш төбәге;

- көньяк төбәге;

- көньяк-көнчыгыш төбәге;

- көнчыгыш төбәге;

- төньяк-көнчыгыш төбәге;

- Чулман ягы төбәге.

Төбәк турында викторина сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән. 45 сораудан торган язмача тест формасында үткәрелә. Һәр дөрес җавап өчен иң югары (максималь) бәя – 5 балл.

Төбәк турында җиңүчеләр (2 малай һәм 2 кыз) Республика турында катнашу хокукына ия була.

- Ә викторинаның бу иң югары өлеше кайчан уздырыла һәм ул башка турлардан үзгәме?

- Республика туры Казан шәһәренең Галиев мәчетендә 24 декабрьдә уздыралачак, Алла боерса. Бу юлы викторина сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленәчәк. 45 сораудан торган язмача тест формасында үткәреләчәк. Башка турлардан аермалы буларак, һәр катнашучы үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән чыгыш әзерләргә тиеш. Чыгыш ясау вакыты – 5-7 мин.

Республика викторинасында җиңүчеләргә Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.

- Хәзрәт, сораулар катлаулыгы ягыннан аерыла дидегез. Берничәсен әйтеп үтсәгез иде.

- Викторина сораулары гакыйдә (иман шартлары), ислам нигезләре (намаз, ураза, зәкят, хаҗ), мөселман бәйрәмнәре һәм мөбәрәк кичәләр турында әзерләнде. Мәсәлән,

1. Нәрсә ул фарыз?

2.Коръәндә ничә пәйгамбәр искә алына?

3. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Мәккәдә ничә ел пәйгамбәр була?

4.Ир балалар ничә яштән балигъ булып санала?

5. Тәһарәтнең ничә фарызы бар?

6. Ирләр кыям вакытында кулларын кая куерга тиеш?

7.Имам сүрәләрне укыган вакытта моктәди (имамга оючы) нәрсә укырга тиеш?

8. Тәравих намазы ничә рәкәгатьтән тора?

9. Нәрсә ул гошер?

10. Нәрсә ул фидия?

11. Хиҗри буенча яңа мөселман елы нинди айдан башлана?

- Балалар нинди сорауларда күбрәк ялгыша?

- Әлхәмдү лилләһ, балалар бәйгегә яхшы әзерләнделәр, тырыштылар. Кайбер районнарда беренче урынга берничә бала лаек булды. Аннары өстәмә сораулар биреп, иң белемлесе сайланды.

-Хәзрәт, ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә балаларга һәм аларның ата-аналарына нәрсә хакында күбрәк дәгъватлау мөһим?

- Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: "Сезнең малларыгыз һәм балаларыгыз – дөнья тормышының бизәге, зиннәте (“Кәһеф” сүрәсе, 46 аять). Балаларыбыз, оныкларыбыз тормышыбызның матурлыгы булып тора. Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә аларга карата мәхәббәт хисен салган, ләкин шуның белән бергә балаларыбыз безнең өчен сынау да.

Бу хакта Бөек Раббыбыз болай дип әйтә: "Дөреслектә, байлыкларыгыз һәм балаларыгыз сезнең өчен фетнә (сынау) булып тора (“Тәгабүн” сүрәсе, 15 аят).

Бер аяттә Аллаһ балаларыгыз – тормышыгызның зиннәте, ди. Икенче аяттә балаларыгыз сезнең өчен фетнә, дип әйтә. Бу сүзләр нәрсәне аңлата соң? Без балалар өчен тырышып йөргәндә, хезмәт иткәндә Аллаһы Тәгалә белән элемтәне саклый алачакбызмы, Аны истә тотачакбызмы?

Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Әй, иман китергән кешеләр! Сезнең малларыгыз, балаларыгыз Аллаһны искә төшерүдән ераклаштырмасыннар, оныттырмасыннар. Кем Аллаһның исемен оныта, шул зыян-зәхмәт күрер” (“Монафикълар” сүрәсе, 9нчы аять).

Икенчедән, балалар – Аллаһның зур бүләге икәнен истә тотып, аларга дөрес, күркәм тәрбия бирә алачакбызмы яки без аларны җәмгыять тәрбиясенә бирәчәкбезме? Кайбер ата-аналар болай дип әйтәләр: “Хәзер балабызга дини тәрбия бирмибез, үскәч, балигъ яшенә җиткәч динне үзе сайлар”, диләр. Әгәр балаларыбызга вакытында дини тәрбия бирмәсәк, хәрамне һәм хәләлне аңлатмасак, аларның остазы шайтан булачак, ул аларга начар юлларны дөрес юллар итеп күрсәтәчәк, хәрам гамәлләрне матур итеп күрсәтәчәк. Шулай итеп кечкенәдән дини тәрбия алмган бала – бәхетсезлеккә илтүче юлга кереп китәргә мөмкин.

“Әй, иманлы кешеләр, утын урынына кешеләр һәм ташлар ягылган җәһәннәмнән үзегезне һәм гаиләгезне саклагыз” (“Тәхрим” сүрәсе, 6 аят), диелгән Коръәндә. Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булса иде) бу аятьне болай дип аңлатты: “Балаларыгызны җәһәннәм утыннан саклар өчен аларга дини тәрбия” бирегез, диде.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Атадан балага калган иң яхшы мирас – ул күркәм тәрбия” (Әхмәд ибн Хәнбәл, Муснад).

Балаларыбызга дини тәрбияне сүзләребез, вәгазьләребез белән генә түгел, ә шәхси үрнәк белән бирергә кирәк. Балаларыбызның күңелләрендә Аллаһка карата мәхәббәт тәрбияләсәк, Аларны бары тик хәләл ризыклар белән генә үстерсәк, аларның киләчәге өчен борчылмасак була.

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте