• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

7 декабрь көнне Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында “Бертуган Максудиларның милли мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге” дигән халыкара фәнни конференция үткәрелде. Әлеге чара танылган җәмәгать эшлеклесе, галим, журналист Әхмәтһади Максудиның тууына 150 ел; мәшһүр дәүләт эшлеклесе, галим, хокук фәннәре профессоры Садри Максудиның тууына140 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, әлеге конференция эшчәнлегендә катнашып, Әхмәтһади хәзрәт Максуди хезмәтләренең әһәмияте турында доклад укыды.

Һәр мөселман белергә тиешле гыйлемнәр бар: иман шартлары, исламның нигезләре, намазның фарызлары, ваҗиблары, сөннәтләре. Әхмәтһади хәзрәт Максуди үзенең хезмәтләрендә бу гыйлемнәрне аңлаешлы, гади телдә аңлатып калдырган.

- Татар-мөселман халкы инде мең елдан артык хәнәфи мәзһәбенә, ә иман мәсьәләләре буенча Әбү Мансур әл-Мәтуриди мәзһәбенә ияреп яши. Әхмәтһади хәзрәт үзенең дини хезмәтләрен шушы мәзһәбләрнең мирасына таянып язган. Ни өчен гади телдә, дигәндә, аның китаплары һәр мөселман өчен, хәтта мәдрәсә гыйлеме булмаганнар өчен дә әзерләнгән. Мәсәлән, “Гыйбадате исламия”китабы гыйбадәтләрнең төрләре белән таныштыра. Әлеге китапта дәлилләр китерелмәгән, әмма һәр сүз дәлилгә – Коръәнгә, сөннәткә һәм мәзһәб галимнәренең мирасына таянган. Дәлилләр китерелгән булса,“Гыйбадәте исламия” китабы берничә томнан торган булыр иде, - дип шәрехләде үзенең докладын Нияз хәзрәт Сабиров.