• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • lK8a8EZBO0o.jpg
  • yrjGKj98so8.jpg

Бүгенге көндә Казанда дистәләгән мәчетләр эшләп килә. Берләре тарихи, икенчеләре заманча итеп корылган, зурлары, кечерәкләре бар... Һәркайсының үз йөзе. Без “Җомгага кая барырга?” дип аталган проект башлап җибәрәбез. Аның мәгънәсе шуннан гыйбарәт – һәр җомгада безнең авторларыбыз Казанның бер мәчетенә җомга укырга барачак. Мәхәллә халкы белән аралашып, биредә күргәннәре белән уртаклашыр дип көтелә. Әлеге проект кысаларында узган атнада, 29 июльдә, беренче барган мәчет Апанай булды. Шул хактагы язманы тәкъдим итәбез

Апанай мәчете – Казанда Екатерина II боерыгы белән 1768-1769нчы елларда төзелгән ике таш мәчетнең (беренчесе - Мәрҗәни мәчете) берсе. Ул вакытта Иске Татар бистәсендә яшәүчеләр Рәсәй дәүләте башлыгыннан таш мәчетләр төзергә рөхсәт сорыйлар. Патшабикә уңай җавап бирә. Бу уңайдан кызыклы тарихи бер факт. Ул заманда мәчетләр төзелешенә каршы чыгучылар була, бигрәк тә манаралар биеклеге эчләрен пошыра. Шул чакта Әби патшаның: “Мин аларга җирдәге урыннарын күрсәттем, ә күк минем биләмә түгел!” дигән сүзләре мәгълүм.

Апанай мәчете ТатҮБК Президиумының карары нигезендә 1930 елда ябыла. Совет чорында манара, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке як өч каткабүленә. Декоратив элементларның күбесе юк ителә. Бинада балалар бакчасы урнаштырыла.

1995 елда мәчетне мөселман мәхәлләсенә кайтаралар. Шул вакыттан алып, фаҗигале төстә вафат булган көненә кадәр, мәчетнең имамы мәшһүр дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якупов булды. Апанай мәхәлләсе бөтен Россиягә билгеле булган “Иман” нәшрияты эшчәнлеген дәвам иттерә.

Бүгенге көндә мәчетнең имам-хатыйбы булып 1999 елдан бирле Вәлиулла хәзрәт янында хезмәт иткән җөмһүриятебезнең билгеле дин әһеле Нияз хәзрәт Сабиров эшли. Мәчет Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибәтенә керә (мөхтәсиб – Мансур хәзрәт Җәләлетдинов).

1997-2011 елларда Апанай мәчетендә комплекслы төзекләндерү эшләре үткәрелде. Манара, михраб, эчке яктагы ике этажы торгызыла. Мәчет федераль әһәмияткә ия һәйкәлләр исемлегенә керә.

Апанай мәчете Иске Татар бистәсенең Каюм Насыри урамында урнашкан. Мәчетнең ишек алды зур түгел. Әмма җомга намазы вакытында күрше бинаның җитәкчелеге мәчеткә килүче кешеләрнең автомобилләре өчен үз территориясен тәкъдим итә. Башка көннәрдә машиналарны Кабан күле буенда калдыралар.

Мәчет янында зур булмаган административ бина тора. Шул бинада ирләр һәм хатыннар өчен тәһарәтханәләр урнашкан. Былтыр бу бинада ремонт эшләре алып барылды. Тәһарәтханәдә чисталыкны сакларга тырышканнары күренә.

Мәчеткә керүгә үк кизү торучы каршы ала, ул тиз генә сорауларга җавап бирә, тәһарәтханә бүлмәсен дә күрсәтә. Шунда ук гардероб бар, аяк киемнәрен куя торган тартмалар куелган. Болар барысы да мәчеткә килгән кешегә уңайлы итеп эшләнгән. Әлбәттә, мәчетнең кизү каршы ала торган урыны таррак. Җомга көннәрендә бу тарлык бигрәк тә сиздерә үзен. Казанның күп мәчетләрендә шундый хәл күзәтелә.

Мәчет чиста һәм пөхтә. Күптән түгел эшләнгән реставрация эшләре чыдам борынгылык рухын җиткереп тора. Бинаның калын диварлары аша кызудан да саклый. Җәйге эссе көннәрдә дә анда җиләз, кондиционер кирәкми.

Белгәнебезчә, мөселманнар Кәгъбә (Мәккәдәге мәчет) ягына карап гыйбадәт кыла. Кәгъбә ягына мәчет эчендәге михраб күрсәтеп тора. Әмма Апанайга йөрүчеләр намазны михраб ягыннан берез гына сулгарак карап укыйлар. Бу төзелеш вакытында җибәрелгән хатага бәйле. 2000 елларда мәчетнең беренчел төзелешендә үк аның юнәлешен дөрес урнаштырмаулары ачыкланды. Тарихи бинаны урыныннан күчереп борып куеп булмый. Шуңа да карамастан, биредә шәригать кушканнарны үтиләр, гыйбадәтләрне тиешенчә укыйлар.

Җомга намазы мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үткәрде. Хәзрәт “Шура” журналында дөнья күргән җомга вәгазен сөйләде. Мөселманнар арасындагы мөнәсбәтләр хакында аңлатты. Бигрәк тә телебезне пычрак, оятсыз сүзләрдән сакларга чакырды. Хәзрәт вәгазен үзе чиста әдәби татар телендә сөйләде.

Шуны да әйтергә кирәк,бу мәчеттә балалар өчен ислам нигезләрен өйрәтү буенча курслар оештырылган. Җомга көнне шунда йөрүче балаларга бәйрәм ашы оештырылган. Күптән түгел, мәчет янында “Кунаклар” дип аталаган, милли бизәкләр белән бизәлгән чәйханә ачылды. Җомга намазыннан соң да бик күп татарлар таралырга ашыкмадылар, биредә чәйләп утырдылар, гап кордылар.

ТР МДН Матбугат хезмәте

1 1 1 1 1
3