• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

23 июль көнендә Минзәлә шәһәренең мәчетендә Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Мөхәррәм аеның фазыйләтләре, рухи тәрбия мәсьәләләре турында вәгазь сөйләде, Минзәлә мөселманнарының сорауларына җаваплар бирде. Кичәдә Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков та катнашты.

Аллаһ юлында хезмәт иткәннәре өчен һәм дини кичәне оештырганнары өчен Нияз хәзрәт Рәмзил хәзрәткә һәм Минзәлә районы мөслимәләренең җитәкчесе, мөгаллимә Роза Котдус кызына «Иман» нәшриятында чыккан дини китапларны бүләк итте.
24 июль көнне Минзәлә районының Хуҗамәт (Куземетьево) авылы мәчетендә балалар һәм олылар катнашында күркәм мәҗлес узды. Әлеге мәҗлестә Хуҗамәт авылы ир балалары матур итеп Коръән сүрәләрен укыдылар, Нияз хәзрәт эчтәлекле вәгазь сөйләде, сорауларга җаваплар бирде, Хуҗамәт мәчете имам-хатыйбына, балаларга дини дәресләр бирүче мөгаллимәләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, дини китаплар бүләк итте.