• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

8нче ноябрь көнне Сембер (Ульян) өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) шәһәрендә «Мөнәҗәтләрдә халкыбызның язмышы» дигән төбәкара мәҗлес узды. Шушы күркәм чарада «Апанай» мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, «Апанай» мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабыр, Апанай мәдрәсәсе каршында эшләүче «Апанай апайлары»  иҗат төркеме, Сембер имамнары, мөселманнары һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. «Апанай апайлары» борынгы бәет-мөнәҗәтләр әйтте.

Сембер өлкәсененең татар мәдәният үзәгендә эшләүче «Урама» фольклор коллективы Сембер авылларында язып алынган мөнәҗәтләрне тамашачыларга буләк итте. Тамаша залына жыелган кунакларны Мәләкәс районы башлыгы Азат Мидаров һәм шәһәр мәчете имамы, бу чараны оештыручы Ильяс хәзрәт Мөхетдинов сәламләделәр. Чара узучы залда төрле темага күргәзмәләр дә оештырылган иде.
Апанай мәдрәсәсе шушы чараны үткәрергә ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтен җиткерә.