• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

7нче сентябрь көнне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә «XII Якупов укулары» узды. Җыен Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тарафыннан оештырылды.


Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, Ислам яңарышы чорында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче директоры Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасын саклау һәм өйрәнү максатыннан үткәрелде.
Бу конференциядә тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Апанай мәдрәсәсенең мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр катнаштылар. Нияз хәзрәт «Вәлиулла хәзрәт Якуповның татар телен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше» дигән темага чыгыш ясады.