• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

      Апанай мәдрәсәсе мөгаллимнәренең чираттагы җыелышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның боерыгы нигезендә “Намаз уку бәйгесе” үткәрүгә әзерлек һәм милли-мәдәни үзәк эшчәнлеге турында сөйләшү булды. Намаз уку бәйгесе мөхтәсибәтләрдә март-апрель айларында мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге ир һәм кыз балалар арасында үткәреләчәк.

        Апанай мәдрәсәсе мөгаллимнәренең чираттагы җыелышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның боерыгы нигезендә “Намаз уку бәйгесе” үткәрүгә әзерлек һәм милли-мәдәни үзәк эшчәнлеге турында сөйләшү булды. Намаз уку бәйгесе мөхтәсибәтләрдә март-апрель айларында мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге ир һәм кыз балалар арасында үткәреләчәк.

        Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров әлеге бәйгенең әһәмиятен билгеләп болай диде:

        - Намаз бәйгесен үткәрүгә зур игътибар бирергә кирәк, чөнки намаз бик мөһим гыйбадәт булып санала. Намазның шартларын, уку тәртибен, уку рәвешен һәрбер мөселман яхшы белергә тиеш. Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) хәлиф булган вакытта болай дип әйткән: “Минем фикеремчә, намаз иң мөһим гамәл булып тора. Кем һәр намазны вакытында укыса, ул Исламның башка таләпләрен дә үтәргә тырышачак. Кем намазга игътибар бирми, ул зур җиңеллек белән Исламның башка гамәлләрен дә калдыра” (Имам Мәлик, Муватта).

        Әлхәмдүлилләһ, бөтен җөмһүриятебездә, бөтен Ислам дөньясында ел саен, хәтта елына берничә тапкыр, Коръән бәйгеләре үткәрелеп килә, бу - яхшы күренеш. Ул бәйгенең нәтиҗәләре безне бик шатландыра, чөнки анда катнашучы балаларның саны да, аларның белемнәре дә елдан-ел арта бара. Шуңа күрә Коръән уку буенча зур ихтилафлар килеп чыкмый.

        Ә менә намаз мәсьәләсендә хаталар, каршылыклар бар. Кайбер мөселманнарыбыз намаз укыганда кулларны кендектән югарырак күтәреп куялар; икенчеләр намаз башында гына түгел, рөкүгъ алдыннан да кулларын күтәрә; “Фатиха”дан соң “Әмин” дип кычкыручылар бар. Алар, хәдисләрдә шулай язылган, без сөннәт буенча укырга тырышабыз, дип әйтәләр. Әйе, бу уку рәвеше сөннәткә туры килә, ләкин безнең мәзһәбкә туры килми. Безнең җирлектә элек-электән хәнәфи мәзһәбе буенча гамәл кылалар, шуңа күрә безгә шушы мәзһәб буенча намаз уку рәвешен өйрәнергә кирәк, ул да сөннәткә туры килә. Киләчәктә менә шундый каршылыклар булмасын өчен бу бәйгене үткәрү бик мөһим.

        2015 елда Апанай мәчетендә“Гыйбадәте исламия” китабы буенча республика бәйгесе үткәрелгән иде. Ул бәйге бик файдалы булды, балалар бу китапны баштан ахырына кадәр тагын бер кат укып чыктылар, кайберләре беренче тапкыр таныштылар. Анда 30 якын бала катнашты. Соңыннан без шундый нәтиҗәгә килдек - бу бәйге дәвамлы булырга тиеш.

        Әлхәмдүлилләһ,Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның боерыгы белән быел республика күләмендә намаз бәйгесе үткәреләчәк. Бу бәйге дә “Гыйбадәте исламия” китабына нигезләнә, димәк, балаларга шушы китапта язылганча намаз уку тәртибен ныклап өйрәнергә кирәк булачак. “Намаз уку бәйгесе”нең мөхтәсибәт күләмендәге турын Апанай мәчетендә апрель ахырларында үткәрергә планлаштырабыз. Шулай ук “Коръән бәйгесе”нә берничә шәкертне җибәрергә уйлыйбыз.

        Хәзерге вакытта Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте буенча Коръән бәйгесенә әзерлек бара. Ул 31 мартта Әмәт мәчетендә узачак.