• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

121 ел элек, 1902 елның 20 августында, бөек галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри бакыйлыкка күчте.

25нче август, изге җомга көнендә, шул мөһим вакыйганы искә алып, Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән Каюм Насыйриның кабере зиярәт ителде.

Бу чарада Казандагы Каюм Насыйриның музее җитәкчесе Раушания Шафигуллина, «Безнең Мирас» журналының баш мөхәррире Лябиб Лерон, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин, филология фәннәре кандидаты Резедә Сафиуллина, Каюм Насыйри туган Кече Шырдан авылын торгызучы, Казанның «Акведук» проект компаниясенең җитәкчесе Асия ханым Губайдуллина, Каюм Насыйриның бертуган энесенең оныкчыгы Илдар Бариев һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.

Каюм Насыйри кабере янында Коръән аятләре укылды, догалар кылынды, бөек галим турында җылы сүзләр әйтелде, аның бихисап хезмәтләре искә алынды.