• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

19 июль көнне Казан мөселман зиратында сигез ел элек шәһитләрчә арабыздан киткән танылган дин әһеле, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чарасы узды.

Чарада Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессының муниципаль Казан шәһәре җирле иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге белгече Сарманов Илгиз Нәрмин улы һәм башкалар катнашты.
Мөхтәрәм хәрәтнең рухына Коръән укып дога кылынды. Вәлиулла хәзрәтнең хезмәттәшләре, якын дуслары үзләренең хатиләре белән уртаклашты. Хәзерге вакытта Нияз хәзрәт һәм Әхмәт хәзрәт Сабировларның тырышлыгы аркасында Вәлиулла хәзрәт оештырган «Иман» нәшрияты эшчәнлеге дәвам итә, Апанай мәчете, аның каршыгдагы мәдрәсә эшли. Шул ук көнне Апанай мәдрәсәсенең бинасында «Иман» нәшриятының 30 еллык юбилеена багышланган конференция узды.