• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы һәм тәкъдиме белән Коръәннең тарихы турында документаль фильм әзерләнә. Әлеге фильмда Кәлам шәрифнең әһәмияте, бөеклеге, аның ничек иңүе, саклануы, басылуы күрсәтелә. Шулай ук татар галимнәренең Коръәнне бастыруга, саклауга керткән өлеше турында да сүз булачак, Татарстан мөфтияте Коръәннең яңа басмасын ни рәвешле әзерләве, бастыруы турында да мәгълүмат биреләчәк.

{xtypo_dropcap}Т{/xtypo_dropcap} атарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы һәм тәкъдиме белән Коръәннең тарихы турында документаль фильм әзерләнә. Әлеге фильмда Кәлам шәрифнең әһәмияте, бөеклеге, аның ничек иңүе, саклануы, басылуы күрсәтелә. Шулай ук татар галимнәренең Коръәнне бастыруга, саклауга керткән өлеше турында да сүз булачак, Татарстан мөфтияте Коръәннең яңа басмасын ни рәвешле әзерләве, бастыруы турында да мәгълүмат биреләчәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров шушы көннәрдә Санкт-Петербург шәһәрендә төшерү төркеме белән фильмга материаллар туплый. Монда Нияз хәзрәт исламовед, тарих фәннәре докторы Ефим Резван, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский белән очрашты, алардан интервьюлар алды. Очрашу кунаклары Россиядә Коръәннең тарихы турында сөйләделәр.

Татарстан Диния нәзарәте төшерә торган фильмда Коръәннең тарихын Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм чорыннан бүгенге көнгә кадәр күрсәтү планлаштырыла һәм Изге китапның бөеклеге, үзенчәлекләре, Казан басмасының тарихы турында сөйләячәкләр.

http://dumrt.ru/news/news_19340.html

 третьевторое