• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, хаҗ гамәлен кылып исән-имин туган илгә әйләнеп кайту уңаеннан мәчет коллективын, мәдрәсә мөгаллимнәрен һәм “Иман” нәшрияты хезмәткәрләрен җыеп, күркәм мәҗлес уздырды. Изге җиргә ул Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан төркем җитәкчесе буларак җибәрелгән иде. Хәзрәт хаҗ сәфәренең хәвеф-хәтәрләрсез, имин узуы турында хәбәр итте.

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, хаҗ гамәлен кылып исән-имин туган илгә әйләнеп кайту уңаеннан мәчет коллективын, мәдрәсә мөгаллимнәрен һәм “Иман” нәшрияты хезмәткәрләрен җыеп, күркәм мәҗлес уздырды. Изге җиргә ул Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан төркем җитәкчесе буларак җибәрелгән иде. Хәзрәт хаҗ сәфәренең хәвеф-хәтәрләрсез, имин узуы турында хәбәр итте.

Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург, Самара, Красноярск, Тольятти шәһәрләреннән мөселман кардәшләр булган. ДУМРТ Хаҗ операторы аларга хаҗ гамәлләрен кылуда тиешле бөтен шартларны тудырган. Көн саен диярлек дәресләр үткәрелгән.

Хаҗилар Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән бәйле тарихи урыннарны зиярәт иткәннәр. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган йорты урынында (анда хәзер китапханә икән) булганнар, Җеннәр мәчетенә барганнар (ул урында Пәйгамбәр (с.г.в.) җеннәргә Коръән укыган, җеннәр аңа иман китергәннәр, һәм шушы җирдә Җеннәр мәчете төзелгән).

- Аллаһы Тәгалә матди һәм физик мөмкинлекләре булган кешеләргә рухи дөньябызны пакьләр өчен хаҗны фарыз кылды. Хаҗ ул гыйбадәт кенә түгел, үз-үзебезне тәрбияләү мәктәбе дә. Кеше шушы гыйбадәтне җиренә җиткереп, ихластан башкарырга тырышса, ул Аллаһка якыная һәм үзенә күп дәресләр ала. Хаҗның төп фарызы – Гарәфә көнендә Гарәфәт үзәнлегендә дога кылу. Менә шунда бер үзәнлектә 5-6 миллион хаҗи җыела, барысы да ихрамда. Төрле дәрәҗәле, төрле милләт кешеләре өйлә намазыннан алып кояш баеганчыга кадәр кулларын күтәреп дога белән, елый-елый Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәләр: “Йә, Раббым! Син безнең Раббыбыз, Тәрбиячебез, Син безнең Хуҗабыз, Син бар нәрсәне күрәсең, ишетәсең, синең рәхмәтең аркасында яшибез! Йә, Раббым, гөнаһларымны кичер! Бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхетле булырга насыйп ит!” Шунда аңлыйсың инде барыбызның да Аллаһка мохтаҗ икәнлекне. Күңелләр нечкәрә, пакьләнә һәм кеше үз алдына яңа, дөрес максатлар куя. Менә шулай итеп хаҗ кешенең күңелен үзгәртә, хакыйкатьне тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Кылган хаҗларыбыз кабул булса иде. Әлегә бармаганнарга шул изге җирләргә барып, хаҗ гамәлен кылырга насыйп итсә иде, - дип сөйләде Нияз хәзрәт.

Аннары кунакларын изге җирләрдән алып кайткан зәмзәм суы белән сыйлады. Табын артында дәвам иткән мәҗлестә мәчетнең юбилеена, алдагы уку елына, хуҗалык эшләренә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Тиздән Апанай мәчетенә 250 ел тула. Шушы уңайдан 26-27 сентябрь көннәрендә мәхәлләдә һәм шәһәр күләмендә чаралар да оештырылачак.

Апанай мәчете бәйрәмне шактый әзерлек белән каршы ала. Уннан артык төркемдә Ислам дине гыйлемнәре укытыла, узган уку елында мәдрәсә каршында этно-мәдәни үзәк үзенең эшен башлап җибәрде. Мәчет карамагындагы биналар, Күл буе мәдрәсәсе төзекләндерелә. Мәчетнең ачылганнан башлап бүгенге көнгәчә тарихы, эшчәнлеге турында Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров тәфсилләп чыгыш ясады, юбилейга кагылышлы һәм коллектив алдында торган башка мәсьәләләрне күтәрде.

Мәҗлес дәвамында җәмәгать белән намазлар, Коръән укылды, Аллаһы Раббыбыздан ил-көннәребезгә иминлек, хәерле гыйлемнәр алу һәм таратуны насыйп итүен сорап догалар кылынды. Шулай ук танылган дин эшлеклесе, мәчетебезнең элекке имамы Вәлиулла хәзрәт Якуповны да искә алып, аның рухына дога кылдылар. Исән булса, аңа 56 яшь тулган булыр иде.