• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

28 нче май көнне Апанай мәчетенең, "Иман" нәшриятының эшчәнлеге белән танышу өчен Дагыстан Республикасы мөфтие Әхмәд хаҗи Абдуллаев килеп китте. 

Әхмәт хаҗи мәчетебезнең элеккеге имамы Вәлиулла хәзрәт Якуповны яхшы белгән, бик хөрмәт иткән. Вәлиулла хәзрәт хезмәт иткән мәчет бүгенге көндә ни хәлдә, аның эшчәнлеге ничек дәвам итә - аны бигрәк тә шул кызыксындырган. 

Кунакларны Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров hәм мәчет каршындагы мәдрәсә җитәкчесе Əхмәт хәзрәт Сабиров каршы алды. Алар кунакларны мәчетнең тарихы белән таныштырдылар, Вәлиулла хәзрәт музеендагы экспонатларны күрсәттеләр, хәзрәтнең тормыш юлы, хезмәтләре турында сөйләделәр.
Нияз хәзрәт мөхтәрәм кунакларга "Иман" нәшриятында басылып чыккан, шулак ук Вәлиулла хәзрәт Якупов авторлыгында нәшер ителгән китапларны бүләк итте. Әхмәт хаҗи Абдуллаев: "Әлхәмдүлилләһ! Вәлиулла хәзрәтнең эше дәвам итә икән. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә насыйп булсын!" - дип теләк теләде, дога кылды. 
Әхмәд хаҗиның Апанай мәчетендә беренче тапкыр булуы. Ул мәчетнең архитектурасына соклануын белдерде. Совет чорында диварларының нинди хәлдә булуы белән дә кызыксынды. 
Нияз хәзрәт кунакларны Апанай мәчете каршында эшләп килүче мәгърифәт-сәнгать үзәгенең эшчәнлеге белән дә таныштырды. Остаз Илдар Шәйхетдинов кунакларга татар халкында күн эшкәртү һөнәрчелеге тарихы турында сөйләде, күнгә милли бизәкләр чигеп күрсәтте. 
Әхмәд хаҗи Абдуллаев Апанай мәчетендә җәмәгать белән бергә өйлә намазын укыды.