• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

19нчы октябрь көнне Чистай шәһәренең «Нур» мәчетендә XI Саматов укулары үткәрелде. Бу чара татар халкының күренекле дин галиме, Татарстанның беренче казые Габделхак хәзрәт Саматовка багышланды. Конференция Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Имамнар – милләтебезнең рухи көзгесе» дигән исем белән үтте.


Укулар вакытында Габделхак хәзрәт Саматов шәхесе татар-мөселман мәдәнияте традицияләрен дәвам итүче югары рухка ия шәхес буларак каралды.
Фәнни җыенда Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Апанай  мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабыр катнашты.
Нияз хәзрәт үз чыгышында тәсаввуфның әһәмиятенә тукталды, тәсаввуфны, аның кагыйдәләрен, ысулларын дөрес аңлар өчен безнең җирлектә яшәгән һәм хезмәт иткән дин галимнәрнең, ишаннарның мирасын өйрәнергә, аннары кулланырга кирәк дип билгеләп үтте, аннары Зәйнулла ишан Расулевның хезмәтләрендә рухи тәрбия мәсьәләләренә тукталды.