Чын иманлы кеше, бу дөньяның бакый түгел, ә - фани, ул бакыйлыкка күчкән вакыттагы бер чара гына һәм безгә аның белән хушлашырга туры киләчәк бер урын гына булганын - яхшы аңлый. Ул, үзенең кылган гамәлләре өчен Аллаһ алдында җавап тотарга туры киләчәгән – бер вакыт та онытмый

Чын иманлы кеше, бу дөньяның бакый түгел, ә - фани, ул бакыйлыкка күчкән вакыттагы бер чара гына һәм безгә аның белән хушлашырга туры киләчәк бер урын гына булганын - яхшы аңлый. Ул, үзенең кылган гамәлләре өчен Аллаһ алдында җавап тотарга туры киләчәгән – бер вакыт та онытмый. Шуңа күрә дә, ул, бу дөньяда булганындагы һәр көненә, һәр сәгатенә, һәр мизгеленә сакчыл карый, дөньяви дәртләр вәсвәсәсенә бирелми, дөньяның бәрәкәтләрен куллану белән генә шөгыльләнми, - ул, үз-үзенә югары тәрбия биреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алуга ирешергә омтыла. Ә аның өчен үрнәклек өлгесе булып, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тора, чөнки ул, - кешеләр арасында иң камиле, күркәм холык иясе, Аллаһның могҗизаи Яратылганы. Коръәндә аның турында: “Ий Мөхәммәд галәйһиссәләм, Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек” (“Пәйгамбәрләр” сүрәсе, 107 аят), - диелгән. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән: “Иман нуры төшкән күңелнең өч сыйфаты бар: беренчесе – ул рәнҗетми, икенчесе – рәнҗеми, өченчесе – игелекле эшләре өчен бернинди дә әҗер сорамый, ул аны Аллаһ ризалыгы өчен генә эшли”, – дигән.

Болар – иманлы кешенең төп сыйфатлары. Аллаһның расүле Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзенең хәдисләренең берсендә: “Дин – ул әхлаклылык”, – дигән. Андый күңелгә ия булу – һәр динле кешенең чын бәхете. Шулай итеп, ислам диненең максаты – үзенең бар күңеле һәм аңы белән Аллаһка итәгать итүен танучы, югары әхлаклы кеше тәрбияләү.
Исламның чын максатын аңлау өчен, Аллаһ ризалыгын алу юлында, бар омтылышлары да, бар Яратылганнарга да хезмәт итү, аларга Аллаһ хакыйкатьләрен җиткерүгә юнәлтелгән булган Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!), сәхәбәләрнең, тәкъваларның тормышын тирән өйрәнергә кирәк.
Исламның бер тәкъвасы – Мәгъруф Кархи тормышыннан бер мисал китерәсе килә, ул шулай дигән: “Әгәр Аллаһ үз бәндәсен сөйсә, Ул аңа изге гамәлләр ишеген ача”. Бер көнне Мәгъруф Кархи өенә бер авыру карт килә. Мәгъруф Кархи аны ашата, ял итәргә тәкъдим итә. Бу карт остазның йортында яши башлый. Карт төннәр буе түзеп тормаслык авыртуларга чыдый алмыйча, бик каты улый, йорт әһелләренең берсе дә тыныч йоклый алмый. Карт бик кире һәм көйсез була. Барлык кешеләргә дә кычкыра һәм барысына да комачаулый. Йорт әһелләре акрын ганы йорттан китә башлыйлар. Өйдә йортның хуҗасы, ягъни Мәгъруф Кархи һәм аның хатыны гына кала. Мәгъруф Кархи көне-төне бу картка хезмәт кыла, һәрвакыт аның күңелен табырга тырыша. Бервакыт ул хәлсезләнеп, картның урын җирендә йоклап китә. Карт бу хәлне күргәч: “Бу нинди кешеләр? Бу нинди монафикълар? Тыштан изгеләр булып күренәләр, ә эчтән әшәкеләр икән. Башкаларга нәсыйхәтләр бирәләр, ә үзләре шәригать боерыкларын үтәмиләр. Бу да менә йоклап китте. Минем турыда бер дә уйламый. Миңа ничек авыр булганын ул белә микән?” – дип ачулана башлый.
Мәгъруф Кархи бу сүзләрне тыңлый, ләкин ишетмәгән кебек аңа хезмәт кылуны дәвам итә. Ләкин аның хатыны түзә алмый һәм иренең колагына болай дип әйтә: “Ничек инде бу шыксызлыкка, ямьсезлеккә түзәргә була! Сез ишеттегезме яхшылыкны белмәүче бу картның сүзләрен! Әйтегез аңа, безнең йорттан китсен. Яхшылыкның кадерен белгән кешеләргә генә ярдәм итәргә кирәк”.
Мәгъруф Кархи дәшмичә хатынының сүзен тыңлый да, елмаеп әйтте: “Ни өчен син аның сүзләренә үпкәлисен? Ул миңа кычкырды бит, миңа карата әдәпсезлек кылды. Аның сүзләре миңа бернинди зыян китермәде. Син күрәсең бит, аңа бик авыр, хәтта тыныч йоклый алмый. Бел шуны – үзе газапланган һәм башкаларны да газаплаган кешеләргә хезмәт кылу, аларга карата миһербанлы, шәфкатьле булу – олы бер сәнгатьтер”.
Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында болай дип әйтә:
“Аллаһының үзенә ихлас гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиндәш кылмагыз. Ата-анага, якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган һәм кардәш булмаган күршеләргә изгелек итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек кылыгыз. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһы, әлбәттә, сөйми”. (“Ниса” сүрәсе, 36нчы аять)
Аллаһы Тәгалә безнең күңелләребезне күркәм сыйфатлар белән баетсын, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхет-сәгадәткә ирешергә насыйп итсен!

Нияз хәзрәт Сабиров